Габдулла Тукай иҗатында экология мәсьәләләре

№ 146

Эльмира МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казандагы 48 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле химия укытучысы

Презентация

Табигатьне саклау бүгенге көндә дә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Нәрсә соң ул экология? «Экология» сүзен беренче тапкыр 1886 елда Эрнст Геккель үзенең «Гомуми морфология» дигән хезмәтендә кулланган. Ул грек телендәге «ойкос» һәм «логос» сүзләрен тәрҗемә иткәндә фән дигәнне аңлата, ягьни яшәгән урының, йортың турындагы фән. Бу фән терек табигать белән терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә. Менә шушы экологик кануннар кешелек дөньясын сакларга ярдәм һәм хезмәт итә. Җир йозендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан-туры экологиягә бәйле. Кешеләр гомер-гомердән яшел бишегебез – Җир-анабыз үзенең үзенең табигый тотрыклылыгын мәнге саклар дип уйлаган. Шулай итеп, табигатькә үзгәрешләр кертергә тырышканнар. Шушы гамәлләре белән Җир-анабызга зыян салуларын башларына да китермәгәннәр. Үзен “табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми, киресенчә, фаҗигале үзгәрешләр дә алып килгәли.

Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре күп кенә шагыйрьләребезне һәм язучыларыбызны бик нык борчыган. Алар бу турыда бик күп уйланганнар, фикер йөрткәннәр.

Экология проблемасының актуальлелеген өйрәнү өчен сораштыру үткәрүне дә кирәк дип санадым. Сорашулар үткәргәннән соң, түбәндәе нәтиҗәне ясадым.

50 яшьтән өлкәнрәкләр – экология проблемасын бугенге көндә коточкыч хәлдә дип саный, 30-50 яшьтәгеләр бу проблема өстендә күп эш алып барыла һәм нәтиҗәсе уңай дип уйлый, 10-30 яшьтәгеләр экология проблемасы бөтенләй юк дип саный. Сорашуда 150 кеше катнашты. Аның нәтиҗәсе түбәндәге таблицада чагыла:

– экология проблемасын бүгенге көндә коточкыч хәлдә – 70 кеше;

– бу проблема өстендә күп эш алып барыла һәм нәтиҗәсе уңай – 45 кеше;

– экология проблемасы бөтенләй юк – 35 кеше.

куефк

Кеше табигать белән бербөтен. Кешене – табигатьтән, табигатьне кешедән аерып карау һич мөмкин түгел, шуңа күрә дә без аны яратырга һәм сакларга тиешбез.

Ә хәзер татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына күз салыйк: ул иҗат иткән әсәрләрнең күбесе экология проблемасын яктырта. Иң башта шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләренә тукталыйк:

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,–

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа! (“Бала белән күбәләк” шигыре)

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,

Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем. (“Бичара куян” шигыре)

Бу юлларны укыгач, күзгә яшьләр килә. Димәк, болай да гомере кыска булган күбәләкне рәнҗетәләр. Куянның балаларын ашаганнар, аналарын атканнар, ул ялгыз калган… .

Без – татарларда – ярдәмне читтән көтеп яту гадәте бар. Безнең өчен кемдер эшләр, безгә кемдер булышыр кебек. Минем уйлавымча, һәркем үзеннән башларга тиеш.

Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән.

Г.Тукай – үз шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы  үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Шигырьләренең исемен үк күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.

Шагыйрь фикеренчә, дөнья шушы матурлыкны күп вакыт “ибне адәм” үзе бетерә. Шагыйрь иҗатында әлеге тереклек иясе яшәгән бердәнбер урын буларак Җир күпмегү түзәр икән дигән борчылу бар. Шуңа да карамастан, шагыйребезнең әсәрләре туган ягына, аның табигатенә дан җырлаудан гыйбарәт.

Шагыйрьне илһамландыручы да – табигать үзе. Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле. Шагыйрь ул сулыкны “бер кечкенә инеш кенә” дип атый.

Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. (“Шүрәле”)

Су темасына бәйле тагын бер шигыре:

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән. (“Туган авыл”)

Габдулла Тукай табигатьнең һәр фасылын, һәр мизгелен үзенчә күрә. Ул табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше теләгеннән башка үтәлүенә шатлана. “Җир йокысы”, “Яз хәбәрләре”, “Буран”, “Яңгыр”, “Яз галәмәтләре”, “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләренә җан иңдерә.

Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?

Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре? (“Буран”)

Яз, аныңча – “матур кыз”, “язның алтын фәйтуны”, “гөлләр патшасы”.

Кыш – “аксакал”, аның матурлыгы чиксез. “Яз җитә”, – дип әйтәсе урынга, шагыйрь болай ди:

Күпме февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,

Барыбер, ди җитте яз һәм рухына ясин.

Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;

Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен. (“Яз хәбәрләре”)

Табигать күренешләрен сурәтләгәндә, шагыйрь матур сүзләрен кызганмый.

Аның һавасы да “ак күмәч белән ашарлык”. (“Валлаһи”)

Яңгыр яумый, ә “алтын төшә”. (“Яңгыр”)

Шагыйрь өчен:

Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач;

Син сабыйдай, нечкә авз берлә сайрый сандугач. (“Сагыныр вакытлар”)

Әдипнең таң ату вакыты, иртәләре, кичләре кояш бату күренешләре рәссам сурәте булып күз алдына килеп баса:

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. (“Җәйге таң хатирәсе”)

“Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;

Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! (“Яратырга ярый”)

Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гонаһсыз фәрештәләр белән тиңли. “Күгәрчен”, “Кошчык”, “Карлыгач”, “Карга”, “Кошларга” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүләренә басым ясый. Аларның иректә генә матур итеп сайрауларын әйтә.

“Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул”, – дип әйтә “Фатима белән сандугач” шигырендә.

“Кошларга” шигырендә исә:

“Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин”, – ди.

Шагыйрь хайваннарны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә дә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә – корткычлар.

“Мияубикә” шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була:

Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!

Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат!

Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан аеруы бигрәк яман!” – дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.

Әйе, экологиянең чикләре бик киң. XX гасыр башында сәнәгать яшен тизлеге белән үсә башлый. Башкалабыз авыл халкын үзенә тарта. Завод-фабрикаларда эшләр өчен эшчеләр кирәк. Саф табигать кочагында яшәгән кеше, кысырык шәһәр мохитенә эләгә. Әлбәттә, бу күренешләр шагыйрьне бик нык борчый. Сәнәгатьнең үсүе шәһәрнең алга китүенә уңай тәэсир итсә дә, табигый матурлыкка зыян китерә.

Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;

Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан. (“Казан”)

Шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра:

Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:

Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара. (“Казан вә Казан арты”)

Завод-фабрикаларның үсүенә дә тыныч карый алмый ул. Заводларда кешеләр имгәнә. Мондый күренешләрне ул “ямьсез тәмуг” белән тиңли.

Ул төтен, ул төтен!-

Алып та булмый тын!

Көпчәкләр дөберди,

Чыгарырлык котын. (“Кярханәдә”)

Шагыйрьне бигрәк тә үсеп килүче буыннның хәле уйландыра. Мәдрәсәләрдәге тәртипнең, чисталыкның куркыныч хәлдә булуы чиркандыра.

Чәйниләр монда әллә нинди мөһмәлят.

Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була монда һәлак. (“Авыл мәдрәсәсе”)

Тукайның киләчәкне үз кулларында тотучы сау-сәламәт яшьләрне күрәсе килә. Ул “абыныр-абынмас баручы яшьләрне түгел, бәлки милләтебезнең “чын бриллиант кашлары” булырлыкларын күрергә тели (“Яшьләр”, “Татар яшьләре”). Шуңа күрә шагыйрь яшьләрдә әхлаклылык сыйфатлары үстерүне үзенең бурычы дип саный. Үсеп килүче буында табигатькә, аның “тере почмагына” карата мәрхәмәт хисе тәрбияләргә омтыла. Иң кечкенә балаларга язылган “Бала белән күбәләк”, “Бичара куян” шигырьләре гомерлек үгет буларлык.

Гомумән, Г.Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы. Ул аны ярата, аның һәр күренешенә, һәр җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигтькә зур зыян салганын аңлата.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәр өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш таба. “Сагыныр вакытлар” шигыре үзе генә дә әдипнең җирдәге матурлыкның сагында торучы олы кеше икәнлеген сөйли.