Габдулла Тукай иҗаты. «Милли моңнар» шигыре

№ 135

(Проект эше)

Ләйлә САДРЕТДИНОВА,

Казандагы 84 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема Габдулла Тукай иҗаты. «Милли моңнар» шигыре
Максат

 

Бурычлар

 

Укучыларга Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. «Милли моңнар» шигырен өйрәнү

Укучыларның тыңлап-аңлау, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү

Укучыларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Шәхескә кагылышлы: татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып-белү УУГ: тыңлап-аңлау, аңлап уку, нәтиҗә ясау, логик фикерләү чылбырын төзү, гомумиләштерүләр ясый белү;

коммуникатив УУГ: диалог төзи белү, фикерләрен төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү;

регулятив УУГ:  уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра, үзбәя ясый белү;

предмет буенча: шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, «Милли моңнар» әсәрен өйрәнү

Дәреснең тибы Яңа тема өйрәнү дәресе
Төп төшенчәләр Милли, милли моң, көй, милләттәш, кардәш
Предметара бәйләнеш Татар теле, рус теле
Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль
Материал Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2017. Б. 32 – 34

Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре(татар телен өйрәнүче укучыларга).7 нче сыйныф.– Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014. Б. 8 – 9

Җиһазлау Г.Тукай портреты, китаплары, мультимедиа проекторы, ноутбук, презентация, «Милли моңнар» шигыренең рус теленә тәрҗемәсе, аудиоязмалар
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
I. Оештыру-

мотивлаштыру (1 – 2 мин)

 

 

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү ШУУГ: укытучыга, сыйныфташларына хөрмәт хисе тудыру. Дәрескә әзерлекккә үзбәя бирү

КУУГ: укытучы-сыныфташлары белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эш урынын оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү 1. Өй эшен тикшерү: туган ил турындагы мәкальләрне, аларның тәрҗемәләрен тыңлау. Эш дәфтәрендәге биремне тикшерү

2. Юнәлдерүче сораулар биреп, моң, җыр турында әңгәмә оештыру

Мәкальләрнең мәгьнәләрен үз сүзләре белән аңлаталар

Сорауларга җавап бирәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

ШУУГ: туган ил төшенчәсен аңлату

ТБУУГ: гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗә чыгара белү

КУУГ: сорауларга төгәл җавап бирү, әңгәмәдә катнаша алу

РУУГ: җавапларны дөресләү, бәяләү

III. Уку мәсьәләсен кую

 

Дәрестә моң, җырның халык тарихы белән бәйле булуы турында сөйләшәчәкләрен, Г.Тукай иҗаты белән танышуны дәвам иттерәчәкләрен әйтә Тема буенча фаразлау ясау. Уку мәсьәләсен билгеләү ТБУУГ: танып белү максатын аңлау

РУУГ: уку мәсьәләсен кую, планлаштыру

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Г.Тукай биографиясенә кагылышлы өстәмә материаллар белән танышу:

а) шагыйрьнең шигырьләрен, китапларын күрсәтә, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра;

ә) сораулар, күнегүләр ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә

2. Сүзлек эше:

а) сүзләрне укый, кабатлаттыра;

ә) сүзтезмә, җөмләләр төзетә

3. Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен уку

4. Шигырьне язмада тыңлау, рус теленә тәрҗемәсен уку

Сорауларга җавап бирәләр

Чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп әйтәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ШУУГ: милли моң төшенчәсен аңлату

ТБУУГ: текстны аңлау, аңлап уку, нәтиҗә ясау

КУУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, әңгәмәдә катнашу, фикерләрен төгәл итеп җиткерү

РУУГ: җавапларны бәяләү

Ял минуты
V. Яңа теманы ныгыту

(Яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

 

 

 

1. Укытучы сораулар бирә:

– Шигырь нәрсә турында?

– Беренче, икенче строфалардан нәрсә белдек?

– Лирик герой җырлаучыга карата нинди сүзләр куллана?

– Кардәш кем була ул?

– Милләттәш кем ул?

– Җыр нәрсә турында?

2. Илһам Шакиров башкаруында аудиоязмада «Милли моңнар» җыры тыңлана

3. «Ә син нинди җырлар тыңларга яратасың?» дигән темага диалог төзү

4. Укучыларны проект эшләргә әзерләү

Шигырьне үзлекләреннән укыйлар

Сорауларга җавап бирәләр

Диалог төзиләр

Төркемнәрдә проектка әзерләнү

этаплары турында фикер алышалар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ШУУГ: җыр сәнгатенә кызыксындыру уяту

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, диалог төзү, фикерләрне ачык җиткерү

РУУГ: җавапларны бәяләү, эшчәнлекне оештыру

VI. Өйгә эш бирү

 

 

Өй эше биремен аңлата (сайлап алына):

1. Эш дәфтәрендәге 1, 3 нче биремнәрне (8 – 9бит) эшләргә

2. Шигырьнең 1, 2 нче строфаларын ятларга

3. «Тукай эзләре буйлап» дигән темага проект эше башкарырга

Өй эшен язып алалар

Сораулар бирәләр

ТБУУГ: өй эше биремен аңлату

РУУГ: эшчәнлекне оештыру

VII. Рефлексия

 

 

 

 

Нәтиҗә ясау, укучыларның белемен тикшерү максаты белән дәреслектәге 4, 6 нчы (33 нче бит) биремнәрне телдән эшләтә. Бу биремнәрне эшләгәндә, шигырьнең эчтәлеге тулысынча кабатланырга тиеш

Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели, дәрестәге эшләрен бәяли

Сыйныфташларының чыгышларын тыңлыйлар,

фикер алышалар, бер-берсенә бәя бирәләр һәм үзбәя ясыйлар

ШУУГ: татар әдәбиятына, сәнгатенә кызыксындыру уяту

ТБУУГ: нәтиҗә ясый белү

КУУГ: әңгәмәдә катнашу

РУУГ: җавапларны адекват бәяли белү, үзбәя ясау