Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт
№ 148
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге)
Зөлфирә КӘРИМОВА,
Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре буенча булган белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар:
тәрбияви: әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү;
үстерелешле: бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
белем бирүдә: балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү, таныш булган әкиятләрнең исемнәрен әйтә белүләренә ирешү. Әкият геройларның эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфасәти тәрбия (әвәләү).
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.
Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, тозлы камыр
Алдан үткәрелгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, уеннар өйрәнү, музыка әсәрен сайлау.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, кунаклар!
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Хәерле көн!
Балалар. Хәерле көн!
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Тәрбияче. Хәлләрегез ничек?
Балалар. Яхшы.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар. Яз.
Тәрбияче. Әйе, балалар, яз җитте. Кояш көлә, көн җылы. Матур итеп кошлар сайрый, яз килүгә шатланалар.
Яз айлары җитеп, кояш ныграк кыздыра башлагач, кошлар җылы яклардан кайтканда – апрель аенда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Балалар, Габдулла Тукай исеме сезгә танышмы?
Балалар. Әйе, таныш. (Проектор аша Г.Тукай тормыш юлы турында слайдлар карау.)
Тәрбияче. Кем сон ул Тукай? (1 нче слайд)
Балалар. Габдулла Тукай – ул шагыйрь.
Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Г.Тукай – татар халкының иң яраткан талантлы шагыйре . Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер аларны без өйрәнәбез. Бүген бар җирдә дә аны искә алалар, Шигырь бәйрәме үткәрәләр. Әйдәгез әле, без дә Тукайның туган көне уңаеннан “Бәйрәм бүген”дигән җырын җырлап алабыз. (Җырлыйлар.)
Тәрбияче. Габдулла Тукай Арча районы Кушлавыч авылында туа. (2 нче слайд) Бик кечкенә чагында әтисе дә, әнисе дә үлеп китә. Ул чит кешеләр тәрбиясендә яши.
Аны яратып «Кечкенә Апуш» (3 нче слайд) дип йөрткәннәр. (Апуш рәсеме күрсәтелә.) Кечкенә Апуш урман-болыннарда, су буйларында уйнап үскән. Авыл малайлары белән елгага балык тотарга йөргән. Ул табигатьне, туган авылын бик яраткан. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә, яратырга кушкан. Кечкенәдән бик күп укырга яраткан. Менә шул малай бөек шагыйрь булып үсеп җиткән.
Габдулла, үсеп җиткәч, Уральск шәһәренә күченә. (4 нче слайд) Ул анда рус телен өйрәнә. Бөек рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә.
Каты авырудан сон (5 нче слайд), Тукай 27 яшендә үлеп китә. Кыска гына гомере эчендә бик матур шигырьләр, әкиятләр язып калдыра. Без бүген Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре турында сөйләшербез. Балалар, сез аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? Әйдәгез, искә төшерик әле. (Балалар җавабы.)
Тәрбияче. Дөрес. Без сезнең белән аның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Гали белән кәҗә” әкиятләрен беләбез. Әйдәгез әле, экранда әкият иллюстрацияләрен карап үтик. (Слайдлар ярдәмендә геройларны искә төшерү, кыскача эчтәлеген сөйләү.)
“Искә төшер” уены
(Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр. Проекторда рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр.)
Тәрбияче. Малай су коенырга бара да Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен: “Мин таракны таптым”, – дип ялганлый. Су анасы, төнлә килеп, тарагын алып китә. Әнисе малайны нык итеп ачулана. Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?
Балалар. Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.
Тәрбияче. Сезнең арада андый хата ясаучылар юкмы?
Балалар. Юк.
Тәрбияче. Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш түгел. Алар үзләре дә, янындагы кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.
Икенче рәсем “Бала белән Күбәләк” шигыренә.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, шигырьне искә төшереп китик. (Шигырьне рольләргә бүлеп сөйлиләр.)
Тәрбияче. Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?
Балалар. Күбәләкләрне җәберләргә ярамый!
(Бер бала “Гали белән кәҗә“ шигыре сөйли.)
Тәрбияче. Ә өченче шигырь нәрсә турында?
Балалар. Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында. Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр. Малай Кәҗәсен ярата, аны печән белән сыйлап тора. (Карап бетерүгә, Су анасы килеп керә.)
Су анасы. Тукта, тукта, карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам!
Тәрбияче. Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең дәресне бозасың! Башта исәнләшер идең.
Су анасы. Ай аллам, ярый сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез, балалар, кем дә кем мине танымый, мин – Су анасы булам.
Тәрбияче. Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә кунаклар бар, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.
Су анасы. Минем сезнең белән күңел ачарга вакытым да, кәефем дә юк.
Тәрбияче. Нәрсә булды, Су анасы, кая ашыгасың?
Су анасы. Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шул малайны эзләп йөрим , сезнең бакчага кереп киткәнен күрдем. Яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер эзләп табам.
Тәрбияче. Су анасы бер дә кайгырма, без сиңа ярдәм итәрбез. Безнең балалар бик матур алтын тараклар ясап бирерләр, теләгәнен сайлап алырсың. Балалар, әйдәгез, алдан әзерләп куйган тозлы камырны алабыз, тәгәрәтеп калын тасма ясыйбыз. Шул тасмаларны бармак белән басып тигезлибез, таякчыклар алып сызыклар ясап чыгабыз, бизәкләр төшерәбез.
Су анасы, тараклар кибә торсын, ә без синең белән “Су анасы” уенын уйнап алабыз.
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора –
Ялгышмыйча әйт әле.
Су анасы. Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы уйный, җырлый, әвәли беләсез икән. Мин дә сезгә уен әзерләдем. Дидактик уен “Кайсы артык?” дип атала. (Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтелә, Г.Тукай әкиятләрен сайлап алып, башка әкиятләрне атыйлар.)
Тәрбияче. Г.Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез икән, афәрин! Сез ничек уйлыйсыз: Г.Тукай әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә? (Балалар җаваплары.)
Тәрбияче. Дөрес. Дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.
Су анасы. Мин дә шулай уйлыйм. Рәхмәт, сөендердегез. Сәламәт, акыллы булып үсегез!
Миңа ашыгырга кирәк, балалар көтеп калды. Сау булыгыз.
Тәрбияче. Зур рәхмәт. Без дә сина тараклар бүләк итәбез, кызларыгызга, оныкларыгызга бүләк итәрсез.
Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз. Бүген сез бик актив булдыгыз, сорауларга дөрес җаваплар биреп, белемнәрегезне күрсәттегез. Сезгә зур рәхмәт. Ә хәзер, әйдәгез, Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен кунакларга уйнап күрсәтик.