Г.Тукайның «Су анасы» әкиятендә үткән заман хикәя фигыльләренең кулланылышы

(4 нче сыйныф өчен интегральләштерелгән татар теле һәм инглиз теле дәресе)

Лилия ГЫЙЛАҖИЕВА, Рузилә САБИРОВА,

Арчадагы 5 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

белем бирүдә: татар телендә үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышын, зат-сан белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын инглиз теле белән чагыштырып кабатлау;

үстерелешле: укучылырнын сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен, игътибарлылыкларын үстерү, хәтерләрен ныгыту;

тәрбияви: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, белем алуга ихтыяҗ булдыру, бер-берең белән парларда, төркемнәрдә эшләү өчен коммуникатив культура тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Метод һәм алымнар: проект методы, интерактив (укучы-укытучы һәм бер-берең белән эшчәнлек итү).

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру һәм ныгыту дәресе.

Фәнара бәйләнеш: инглиз теле, татар әдәбияты.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Татар теле укытучысы. Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртәләр теләп, елмаеп, дәресебезне башлап җибәрик.

Инглиз теле укытучысы. Good morning boys, girls and our guests. We are very glad to see you. How are you?

Today we are having an unusual lesson. We are  speaking   English and Tatar . Sit down, please. Let’s begin our lesson. (1 нче слайд)

Татар теле укытучысы. Укучылар, бүгенге дәресебез гади генә түгел, ә татар теле белән инглиз теле бергә бәйләнеп барачак. Шуңа күрә сездән зур игътибарлылык һәм активлылык сорала.

– Һәр дәрестә куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар? Шуны искә төшерик.

Укучылар. Тулы җөмләләр белән җавап бир. Cive a full answer.

– Игътибар белән тыңла. Be attentive.

– Кеше фикерен кабатлама, үзеңнекен әйт. Think yourself.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Татар теле укытучысы. Ә хәзер игътибарны экранга юнәлттек, фонетик зарядка, ягъни авазларны кабатлап алабыз.

Инглиз теле укытучысы. Children! Some Tatar sounds help us to learn English sounds. Look,listen and repeat,please. (2 нче слайд)

Well done.

Нәтиҗә. Димәк, бу ике телдә дә булган авазлар безгә телебезне тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куйыйк.

Матур язу минуты: бер юлга әле кабатлаган татар теле сүзләрен, икенче юлга инглиз теле сүзләрен язып куябыз.

Do the task, please. (Укучылар яза.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Инглиз теле укытучысы. You are going to  do interesting exercises today. We have guests, that’s why do your best and show what you know about the  Past simple tense.

For your first task you need to remember some irregular verbs

Look at the following  pictures. What do you see? Say and write 3 forms of the verbs. (На экране появляются рисунки, изображающие действия: плавать, смотреть, взять бежать, дать. Ученики смотрят на экран, определяют действие, записывают 3 формы неправильных глаголов, по очереди записывают на доске, затем идет проверка по презентации.) Swim-swam-swum, See-saw-seen,Take-took-taken, Run-ran-run, Give-gave-given. (3 – 12 нче слайдлар)

Татар теле укытучысы. Укучылар, бу сүзләр сезгә нинди әкиятне хәтерләтә? (Г.Тукайның «Су анасы» әкиятен.) (13 нче слайд)

– Сезнең өстәлләрдә номерлы карточкалар бирелгән. 1 нче номерлы карточкаларны алабыз. Игътибар белән карагыз әле, анда нинди сүзләр төшеп калган? (Фигыльләр) (14 нче слайд)

– Ә әкияткә нинди фигыльләр куябыз? (14 нче слайд)

– Бу фигыльләр нинди заманда? (Үткән заманда)

– Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? (Үткән заман хикәя фигыль)

– Дәресебезнең максатын билгелик әле. Димәк, бүген дәрестә нишләрбез? (Үткән заман хикәя фигыльләрне кабатларбыз, фигыльләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнербез;  инглиз теле белән чагыштырырбыз.) (15 нче слайд)

Инглиз теле укытучысы. What  topic will we  continue to talk about? (Учитель также обращает внимание на доску, где написано правило.) (Слайд 16) Делаем вывод) We will continue to talk about The Past Simple Tense.

It’s important to learn the rules. I would like you to remember them

(Учитель сначала предлагает сравнить предложении утвердительное и вопросительное (общий вопрос) предложении.)

Look at the sentences. Compare them. What is the rule?

What do we add to the verb? (17 – 18 нче слайдлар)

What is the  word order in interrogative sentences? (19 – 20 нче слайдлар)

Now look at the screen, write the past simple form of a verb. (Выполнение упражнения на интерактивной доске. Учащиеся выбирают и подставляют правильную форму глагола в простом прошедшем времени.) (1 нче кушымта)

Физкультминутка

Инглиз теле укытучысы. Listen and sing a song «Oh, what a mystery!» (Ученики смотрят на экран, слушают песню и повторяют с движениями.) (21 нче слайд)

  1. Алган белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
  2. Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын кабатлау.

Татар теле укытучысы. Балалар, инглиз телендә үткән заман хикәя фигыльгә кушымчалар ялгана. Бу күренеш татар телендә дә шулай ук барлыкка килә.

Татар телендә үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? Нинди кушымчалар ялгана?

Укучылар. Ике төре бар: билгеле һәм билгесез. (Кагыйдәләрне искә төшерү.) (22 нче слайд)

  1. Парларда эш.

Укытучы. Сезнең каршыда 2 нче номер белән бирелгән карточкалар бар. Шушы карточкадан билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман фигыльләрен табып язасыз.

Тикшереп чыгу. (23, 24 нче слайдлар)

Укытучы. Балалар, әкият сезгә таныш. Хәзер мультфильмны карап узабыз. (25 нче слайд)

Инглиз теле укытучысы. For the second exercise you should work in pairs with the cards – you need to put words in the right order in different types of sentences. Make up the sentences from these cards. (После просмотра фильма учащиеся работают в парах, собирая предложения из слов и словосочетаний. Затем зачитывают их вслух. Класс слушает, отвечает на вопросы.) (Приложение 2)

  1. Барлык, юклык форманы кабатлау.

Укытучы. Балалар, ә хәзер сез инглиз телендәге бу фигыльләрне татар теленә тәрҗемә итеп язасыз.

– Нинди тәрҗемәләр барлыкка килде? (Булды, йөгердем, чыктым, киендем, күрдем.)

– Бу фигыльләр нинди формада? ( Барлыкта.)

– Ә хәзер юклыкка куеп язабыз. (Тикшереп чыгу.) (26 нче слайд)

Нәтиҗә. Димәк, фигыльләр барлыкта һәм юклыкта килә ала (определенная и неопределенная форма). Ә менә инглиз телендәге юклык форма татар телендә юклык форма буларак кулланыла.

– Ә бу әкиятнең авторы турында сез нәрсәләр беләсез? (Г.Тукай – якташ язучыбыз, татар халкының бөек шагыйре.) (27 нче слайд)

Төркемнәрдә эш

Укытучы. Һәр төркемгә әкиятнең бер сюжеты буенча рәсемнәр өләшәм. Каршыгызда әкиятнең тулы варианты бар. Сез шушы рәсемгә туры килгән өлешне табарга һәм шул өлештән фигыльләрне табып, заманнарын билгеләргә тиешсез. (28 – 31 нче слайдлар)

  1. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. Дәрестә үзең өчен нинди нәтиҗә чыгардың? «Рефлексив   экран»да   үз   эшчәнлегеңә   туры   килгән   җөмләләрне   сайлап   алып дәвам ит.

  • Хәзер мин  беләм…
  • Мин башкара алам…
  • Миңа кызык булды…

Инглиз теле укытучысы. What have you learnt today? Сomplete the sentences (28 нче слайд)

Open please your diaries and write down your home tasks. Read the fairy tale and write down verbs in the Past Simple Tense

My dear friends! Our lesson is over. Thank you very much for the lesson. Have a nice day! Stand up, please. Goodbye, my gear children!

  1. VI. Өй эше

Г.Тукайның “Су анасы”әкиятенең 2 нче бүлегеннән үткән заман хикәя фигыльләрне табып язарга.

Укытучы. Дәресебезне инглиз телендә исәнләшүдән башладык, татар телендә саубуллашу белән тәмамлыйбыз.

1 нче кушымта

Put the verbs into the correct form  (Past Simple)

1) Anna ___________ (have) a great last summer.

have       haved       has       had

2) My sister ___________ (play) computer games yesterday.

plays       played       plaied

3) He ___________ ___________ (not / bring) an umbrella an hour ago.

didn’t       bring       doesn’t       brought

4) ___________ Jake ___________ (buy) a car last month?

buy       Did       Does       bought

5) Suzzy ___________ (miss) the train two hours ago.

missd       misses       missed       missing

6) The Smiths ___________ ___________ (not / travel) to London last year.

don’t       travelled       didn’t       travel

7) Where ___________ Julia and Matt ___________ (eat) dinner?

ate       eat       did       do

Answer key:

1)     had

2)      played

3)      didn’t bring

4)      Did … buy

5)      missed

6)      didn’t travel

7)      did … eat

2 нче кушымта

1) he walk the summer day ? Did to a small village

P1 and P2: Did he walk to a small village the summer day ?      -Yes, he did.

2) for a rest? you stop Did

P3 and P4: Did you stop for a rest?     — Yes, I did.

3) he an awful woman  Did see?

P5 and P6: Did he see an awful woman  ?          — Yes, he did.

4)  sit near the river? A woman Did

P7 and P8: Did a woman  sit near the river?        -Yes, she did.

5) a boy want to take  Did the comb?

P 9 and P10: Did a boy want to take the comb?        -Yes, he did.

6) Did the boy? Water Maid run after

P11 and P12: Did Water Maid run after the boy?    Yes, she did.

7) put on a hat? Did a boy

P13 and P14: Did a boy put on a hat ?        —  No, he didn’t.

8)with his friends? Was he

P15 and P16: Was he with his friends?      -Yes, he was.

Кулланылган әдәбият

  1. Шәкүрова М.М. Туган (татар теле). 4 нче сыйныф. Ике кисәктә. Икенче кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020.
  2. Тукай иленә сәяхәт-Путешествия в мир Тукая/{төз.-авт.: Т.Шакирова, Г.Хәйдәрова}. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.
  3. Быкова Н.И., Дули Д., Поспелова М.Д. и др. Английский язык. 4 класс. – М.: «Просвещение».
  4. Спотлайт 4 класс, видео к учебнику
  5. englishvideoles.ru Sergey Chernishov