Г. Лотфиның «Балалар ярдәм итә» шигырен уку

№46

урлар төркемендә шөгыль конспекты)

Инзиля НАЗАРГАЛИНА,

воспитатель детского сада №378 Кировского района г.Казани

Максат:

– балаларның сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү;

– әйләнә-тирә мөхит үзгәрешләрен, аларның бер-берсе белән бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү;

– матур әдәбият аша балаларда мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Сүзлек: җим, җимлек, кышлаучы.

Җиһазлар: кышлаучы кошлар рәсемнәре, «Кошлар килгән җимлеккә» рәсеме, магнитофон, һәр балага кош рәсемнәре белән маскалар, мендәрләр.

Эшчәнлек барышы

Балалар керәләр һәм басып торалар.

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? (Яхшы.) Мин бик шат. Кунакларның да кәефләре яхшырсын әле, аларга да хәерле иртә телик:

Хәерле иртә, кояш!

Хәерле иртә, илем!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

Һәрберебезнең көннәре хәерле булсын! Бүгенге эшчәнлегебез дә хәерле булсын. Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим!

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез миңа җавабын табыгыз.

Озын томшык, ике канат,

Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.

Бу нәрсә? (Кош) Дөрес, кош.

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән Гасыйм Лотфиның «Балалар ярдәм итә» дигән шигыре белән танышырбыз. Шигырьне укыганчы, әйдәгез, мендәрләргә җайлап утырыйк. Ә хәзер мин сезгә кошлар тавышы тыңларга тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз. Бу тавышлар сезгә соңрак табышмакларга җаваплар табарга ярдәм итәр.

(Кошлар тавышы тыңлау).

Балалар, әйтегез әле, нинди кошларны таныдыгыз? (Балаларның җавабы.)

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, жавабын табыгыз.

Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

Менә, ул, карга, мә, Сабирә, эл әле карга рәсемен.

Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Әйе, тукран. Менә ул, тукран. Әйдәгез, аны да элеп куябыз.

Яшькелт – сары түшле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

Дөрес, песнәк. Менә бу кош – песнәк.

Иртә таңнан кичкә хәтле

Чык – чырык та чык – чырык. (Чыпчык)

Әйе, чыпчык.

Бу кошларны без нинди төркемгә кертәбез? (Кышлаучы кошлар.)

Тәрбияче. Балалар, кышын бездә кышлаучы кошларга бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә кошлар кырлардан һәм урманнан кешеләр янына очып киләләр. Аларга бездән ярдәм кирәк.

Әйдәгез, балалар, Г. Лотфиның «Балалар ярдәм итә» шигырен укыйк.

(Шигырь уку.)

Әйдәгез, хәзер шигырь буенча сорауларга җавап бирик, әңгәмә үткәрик.

Шигырь буенча сораулар:

1. Шигырьдә нинди ел фасылы турында сүз бара?

2. Нинди кышлаучы кошлар турында шигырдә сөйләнелә?

3. Ни өчен аларга кышын кыен?

4. Кышкы салкыннарда кошларга нинди ярдәм кирәк?

5. Балалар шигырьдә ничек ярдәм итәләр кошларга?

6. Кошлар балаларга ничек итеп рәхмәт әйтәләр?

7. Безнең якларда тагын нинди кышлаучы кошлар бар?

Хәзер бераз ял итеп алабыз. Әйдәгез, физкультминуткага торыгыз.

Физкультминутка «Кошлар ашату».

Менә кошлар очып килде җимлеккә (очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Әй, сөенде алар анда җим күпкә (сикергәлиләр).

Әй, чукыйлар алар җимне җимлектән (башлары белән чукыган хәрәкәтләр ясыйлар).

Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә (тыпырдыйлар).

Әйдәгез, җайлап кына утырыгыз һәм шигырьне тагын бер кат исебезгә төшерәбез.

Шигырь уку (кабатлап).

Ә хәзер мин сезне «Килегез, кил, кошкайлар!» уенын уйнарга чакырам. Безгә чыпчык, карга, песнәкне сайларга кирәк. Калганнар кулга-кул тотышып, түгәрәктә әйләнә. Кошларны чакыргач, алар уртага чыга һәм бии.

Сүзле-хәрәкәтле уен «Килегез, кил, кошкайлар!».

Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар!

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз!

Чыпчык, чыпчык – чык-чырык,

Җим сиптем, кил тиз очып!

(Чыпчык битлеге кигән бала уртага чыга, «җим чүпли» яки бии. Балалар, шулай сүзләргә туры китереп, уртага чыгалар.)

Песнәк, песнәк, кил тизрәк –

Җим сибәм сиңа әзрәк.

Карга, карга, син кара,

Кабып кал азык барда!

Тәрбияче. Ай-яй, булдырасыз, балалар! Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Без бүген нинди шигырь белән таныштык? (Балаларның җаваплары.)

Әйдәгез, кунаклар белән саубуллашабыз һәм урамга чыгабыз, безнең җимлеккә очып килгән кошларны сыйлыйбыз.