Г. Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәрен өйрәнү

 №53

(Катнаш дәрес. IX сыйныф)

Эльвира МАРКОВА,

Казандагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Г. Бәшировның “Җидегән чишмә” романын өйрәнү аша укучыларда экологик тәрбия булдыру;

– туган як табигатенең бүгенге халәтен әсәргә бәйләп анализлау;

– укучыларда туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: Татарстанның икътисади, физик, экологик карталары, Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәре, язучының портреты, презентация, интерактив такта.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

Узган дәрестә үзләштерелгән белемнәр искә төшерелә6

Әдәбият укытучысы. Укучылар, Г. Бәшировның “Җидегән чишмә” романының без өйрәнгән өлешен искә төшерәбез. Әсәр ничек башланып китә?

– Зилия дөрес эшләгәнме?

– Гайнанның хыялында нинди лекция була һәм ул моның урынына кемнең “дәрес”ен тыңлый?

– Авылга кем килә? Аның максаты нинди? Аны бу авылга кем юллый?

– Әсәр, гомумән, нәрсә турында бара? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

III. Төп өлеш.

Укучылар белән фикер алышканнан соң, алга таба әсәрдә сурәтләнгән персонажлар төп һәм ярдәмче геройларга бүлеп карала, һәм ул таблица итеп тутырыла. (Дәфтәрләрдә эш.)

Төп геройлар Ярдәмче геройлар
Фәрит, Ризван, Дәрҗия, Гайнан, Минһаҗ, Идрис, Камил Дусай Гайшә-Малайша, Зиләй, Мәдәния, Сәет, Җәүһәрия, Фәсхетдин, Харис, Рәмзи, Язидә, Дилбәр, Шәүрә, Тәнзилә, Фәйрүзә

Бу эшне киңәшләшеп башкарганнан соң, кайсы персонажның уңай, кайсының тискәре икәнлеге ачыклана, укучылар моны әсәрдән өзекләр китереп дәлиллиләр.

  • Кабатлау-ныгыту өлеше

(Алга таба дәресне география укытучысы дәвам итә. Ул укучылар белән экология темасына әңгәмә кора.)

География укытучысы. Укучылар, сез экология сүзен ничек аңлыйсыз? (Икенче төрле табигать, табигатьнең теге яки бу халәте.)

– Нәрсә ул экологик кризис? (Табигатьнең ресурслары кимү аркасында килеп чыккан табигый тотрыксызлык.)

– Нинди табигый ресурсларны беләсез? (Урман, һава, сулыклар, файдалы казылмалар, туфрак, рекреацион ресурслар.)

– Сезнеңчә, безнең илдә нинди табигый ресурслар экологик кризис кичерә? (Билгеле булганча, рекреацион һәм файдалы казылмалардан тыш, барысы да.)

(География укытучысы укучыларны берничә төркемгә бүлә һәм аларга биремнәр тәкъдим итә.)

География укытучысы. Сезнең алдыгызда Татарстанның экологик реестры тора. Шуннан файдаланып, алдагы биремне үтәргә кирәк.

1 нче төркем. 2016 ел өчен атмосфераның торышын билгеләргә: зарарлы матдәләрнең нинди микъдарда һавага очуы, шуның күпмесе завод һәм фабрикалардан, күпмесе автомобильләрдән чыккан газдан булуын, үз районыгызда нинди предприятияләр барлыгын, аннан никадәр зарарлы газ бүленеп чыкканын ачыкларга. Һәм моны киметү өчен нинди чаралар башкарылуын әйтергә. (Татарстан буенча, үз районыгыз буенча. )

2 нче төркем. 2016 ел өчен су ресурсларының торышын билгеләргә: үз районыгызда нинди предприятияләрдән никадәр зарарлы матдәләр суга агызылган, никадәре фильтр аша уздырылмаган; авыл хуҗалыгына кагылышлы өлкәләрдә дә шундый ук җитешсезлекләрне реестр аша ачыкларга.

3 нче төркем. Туфрак (2016 ел өчен) ресурсларының торышын билгеләргә: үз районыгыздагы предприятияләрнең туфракка нинди зыян китерүен, авыл хуҗалыгы җирләренең ничек файдаланылуын, туфракка зыян килү-килмәү мәсьәләләрен реестр аша ачыкларга.

4 нче төркем. 2016 ел өчен урман ресурсларының торышын билгеләргә: никадәр агач киселгән, никадәр агач утыртылган? Нинди чаралар башкарылган?

(Укучыланың чыгышлары тыңлана, ә география укытучысы аларның сөйләгәннәренә өстәмәләр керә, тулыландыра.)

Әдәбият укытучысы. Укучылар, сез әле генә экологик проблемалар турында сөйләштегез. Аларның без өйрәнәсе әсәргә катнашы бармы? (Әсәрдә дә бу проблеманы укымышлы кешеләр һәм авылның аксакаллары кисәтеп киләләр.)

– Әсәрдә табигатьнең матурлыгын саклап калу, экологик проблемаларны хәл итәргә омтылучы нинди образларны беләсез? (Гайнан, Минһаҗ, Идрис һәм Камил Дусай).

– Ә проблемага күз йомучылар кемнәр? (Фәсхетдин һәм Ризван)

– Афәтне белеп тә Ризванны яклаган кеше кем? (Фәсхетдин).

– Ни өчен ул болай эшли? (Чөнки пенсия яше җиткән, ул да акчага табынган, зур пенсия аласы килә, моны Ризван ярдәме белән генә эшли ала. )

– Әсәрнең геройлары табигатьне үзгәртүдән киләчәктә, ягъни бүгенге көндә нинди экологик проблемалар буласын кисәтәр? (Туфракның эрозия күренешенә дучар булуын, төче су запасларының кимүен, урманнарда агачларның сирәгәюен.)

– Аларның кисәтүе хакыйкатькә туры киләме? (Әйе).

(Әсәрдән өзекләр укыла.)

(География укытучысы укучыларның географик терминнар буенча белемнәрен тикшерә; “эрозия” төшенчәсенә аңлатма биреп үтә; укучыларның белемнәрен бәяли; әсәр язылган елларда (1970–1980 еллар) табигатьнең нинди булуына характеристика биреп үтә. Үз презентациясеннән укучыларга шул еллардагы урман-сулыкларның фотосурәтләрен күрсәтә.

“Авыл хуҗалыгыннан тыш табигатькә тагын кемнәр һәм нинди зыян салучылар бар?” дигән сорауга бергәләп җавап эзлиләр, табигатькә тагын гади кешеләр дә, кыргый хайваннар да, табигый күренешләр дә зур зыян китерә дигән нәтиҗә ясала.)

Әдәбият укытучысы. Укучылар, әсәрдә дә мондый очраклар турында сүз алып барыламы? (Әйе, бу очракта бер төркем егетнең кош оясына балчык атуын китереп була.)

– Моңа кем комачауларга тели? (Гайнан.)

– Анда ни була? (Аны нык кыйныйлар, Гайнанның баш мие селкенә.)

– Егетләр ни өчен кош оясын җимерергә телиләр? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

(Төркемнәрдәге укучыларга алдан ук биремнәр бирелә. Алар өйдә шул темага әзерләнеп, презентация ясап киләләр. Дәреснең бер өлешендә шуны яклап үтәләр.

1 нче төркем. “Чишмәләр чыңында – күңел тынычлыгы”.

2 нче төркем. “Урман –  зур байлык”.

3 нче төркем. “Кара туфракның каралыгы – уңдырышлылык билгесе”.

4 нче төркем. “Һаваның матур аксыл зәңгәр төсе – яшәү билгесе”.)

IV. Йомгаклау

Укытучының йомгаклау сүзеннән соң Зөһрә Сәхәбиева башкаруында композитор Сара Садыйкованың Г.Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җыры тыңланыла.

Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә.