Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек “ әсәрендә фразеологизмнарның кулланылышы

                           Рәзилә ГАЯЗОВА,

  Казандагы  110 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация. В статье рассматривается употребление фразеологизмов в произведении Гумара Баширова «Мой родной край зеленая колыбель». Из этого произведения находятся фразеологизмы. Анализируются, поясняются фразеологизмы, дается определение фразеологизмам. Предлагаются практические методы работы.

Ключевые слова: родной язык и литература, фразеологизмы, художественное мышление

 

 

Кереш

Фразеологизмнар – халык сөйләменнән алынган, тотрыклы әйтелмәләр. Алар әсәрнең телен халык теленә якынайта, ясалмалылыктан арындыра, табигыйлек һәм җанлылык өсти. Фразеологизмнар кулланган әсәр укучыга аңлаешлырак һәм якынрак була. Фразеологизмнар гадәти сүзләргә караганда тирәнрәк мәгънәгә ия булалар. Алар образлылыкны көчәйтә, әйтергә теләгән фикерне ачыграк һәм тәэсирлерәк итәргә ярдәм итә. Фразеологизмнар персонажларның хисләрен, кичерешләрен, сөйләм үзенчәлекләрен тасвирлау өчен бик уңайлы. Алар аша геройның эчке дөньясын, аның психологиясен тирәнрәк ачарга мөмкин.. Фразеологизмнар кулланмаган әдип юк.

Шул исәптән, фразеологизмнарны тормышта һәр кеше куллана белергә тиеш. Алар кешенең сөйләм телен матурлыйлар, тулыландыралар, ачыклык кертәләр, вакыйгага, сорауга, мәсьәләгә, кешегә карата фикерне төгәлрәк итеп әйтергә ярдәм итәләр.

Без Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә фразеологизмнарның  кулланылышын өйрәнәбез һәм аларның нинди очракларда кулланылганлыгын карап китәбез.

Максат: Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә фразеолгизмнарның  кулланылышын өйрәнү

Бурычлар:

1) Фразеологизм төшенчәсенә теоретик күзәтү ясау

2) Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә кулланылган фразеологизмның төрләрен барлау

3) Татарча сөйләм теленә әдәби әсәрләр аша кызыксыну, хөрмәт уяту.

Төп өлеш. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”     әсәрендә  фразеологизмнарның  кулланылышы

                                  Фразеологизм төшенчәсенә теоретик күзәтү

Кеше үз сөйләмендә фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәжәдә уңышлы файдаланса, аның фикере башкаларга шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм тизрәк барып җитә.

Фразеология (грек. phrasis – тәгъбир, гыйбарә, әйтем, әйләнмә, logos – өйрәнү) сүзе ике мәгънәдә йөри: 1) телнең тотрыклы сүзтезмәләр җыелмасы; 2) тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган тел белеме тармагы. Фразеологик әйтелмә мәгънәсе белән бер сүзгә синоним булып тора ала, дигән фикер яши, һәм күпчелек бу фикерне раслый, мәсәлән: алтын куллы – оста; карт төлке – тәҗрибәле; керфегеннән гөл тама – матур; мәми авыз – юаш, булдыксыз.

Формаларына килгәндә, фразеологик әйтелмәләр сүзтезмәләргә яки җөмләләргә охшыйлар: ике яки берничә сүздән оешалар.

Г.Х.Әхәтов язганча, “фразеологик әйтелмәдә форма эчтәлектән бик нык артта кала, эчтәлек эчке формага нигезләнә. Димәк, форма ягы – фразеологик әйтелмәләрне сүздән, мәгънә ягы сүзтезмәләрдән аеру өчен төп критерий исәпләнә. Шулай итеп, фразеологик әйтелмә – сүз белән сүзтезмә арасында ята торган категория ул”.

Татар телендәге фразеологимзмнарны күп кенә татар тел белгечләре, әдипләр өйрәнгән. Алар арасында Г.Х.Әхәтовның “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”, Н.Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге”, Ф.С.Сафиуллинаның “Тел дигән дәрья бар”, “Татарча-русча фразеологик сүзлек”, “Хәзерге татар әдәби теле”, “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология” китаплары зур әһәмияткә ия.

  1. Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә кулланылган фразеологизм төрләре

Тәмле тел (әйбәт итеп, матур итеп сөйләшү, аңлату):

“-Малайга аерата ягымлы булырга тырышып тәмле тел белән соңгы киңәшләрен бирәләр: − Чыккач ук бик каты кауламасаң да ярар, үз җаеңарак куй. Хайван үзе чамалый ул. Аягың белән кысма, башына сукма, алай итмә, болай итмә, диләр.” Әлеге фразеологизм сабан туенда катнашу өчен атны чабышка әзерләүче малайга карата әйтелә.

Күз ут булу (шаккату, исе китү):

− “Их, тавары да, тавары! – ди – Ефәк тә ефәк, бу да ефәк! Алып җибәрсәгезме, җиңгиләр! Алып җибәр, тегеп җибәр, күргәннәрнең күзе ут булсын!” Әлеге фразеолгизм шәһәрдән авылга товар сатырга килүчеләрнең үз товарларын ничек тәкъдим итүләрен тасвирлау өчен кулланыла.

Канга тоз салу (борчу, кыен хәлне тагы да кыен итү)

“Узып барышлый Гыйбаш аңа да ачуланды: – Кит әле моннан! Син йөрисең тагын канга тоз салып!” Әлеге фразеологизм печәнлектән дөрес җир чыкмагач туган хисләрне белдерү өчен кулланыла.

Җир дөрес бүленмәгәч, Бәширнең әтисен автор болай сурәтли:

Ачу күперү  (ачу килү, канәгать булмау көчәю):

“Әтинең ачуы торган саен күперә бара, аның саен күзләре усалрак карый. Ул катырак кычкыра башлады”.

Күзгә ак-кара күренмәү (башкаларны күрмәү, күрергә теләмәү)

“Әни безнең ике арба арасында Миңниса белән куышлы уйнаганны карап торды да елмайды: – Нәстә булган боларга? Күзләренә ак-кара күренми… Юк. Миңа бернәрсә дә булмаган. Тик Миңниса белән бергә булу бик кирәк, ничектер, үзеннән-үзе гел уйныйсы, йөгерәсе, көләсе килеп кенә тора.” Әлеге фразеологизм Бәшир белән Миңниса арасында булган дуслыкка әнисенең мөнәсәбәтен белдерү өчен кулланыла.

Күз салу (карау):

“Тышка күз салсам, безнең тирәдә яңгыр туктаган, авыл өстенә утлы-яшелле, сарылы-зәңгәрле булып, бик биек, бик матур салават күпере күтәрелгән. Арча ягында һаман күк күкри иде әле.” Әлеге фразеологизм Бәширнең табигатькә игътибарлылыгын сурәтләү өчен кулланылган.

Үрә кату (төз тору):

“Инде олылар да бик арыган. Әни әледән-әле үрә катып билен уарга тотына, абый белән апай, авызларын чылатып, маңгайларына юеш сөлге бәйлиләр.” Әлеге фразеологизм Бәширнең әнисенең ничек алҗаганлыгын сурәтләү өчен кулланыла.

Күңел күтәрелү (шатлану, канәгать булу):

“Ул көнне әни мине көндәгедәй иртәрәк уятты. – Тор, улым! Оныттыкмыни? Бүген мәдрәсәгә барасың бит, шәкерт булдың ич инде. Минем, үзем дә сизмәстән, йокым берьюлы ачылып, күңелем күтәрелеп китте. Шәкерт булам бит, шәкерт!” Әлеге фразеологизм Бәширнең мәдрәсәгә бару шатлыгын сурәтләү өчен кулланыла.

Баш имәү (буйсынмау)/ авырлыгы минем өскә төште (кыенлыкны үзеңдә кичерү):

“Әти тәкәббер кеше иде, ул үзенең дошманнарына баш имәде. Әмма моның бетен авырлыгы минем өскә төште.” Әлеге фразеологизм Бәширнең әтисенең горур кеше икәнлеген сурәтләү өчен  һәм шул сәбәпле Бәширнең кыенлыклар кичерүен сурәтләү өчен кулланыла.

Туң баш (акылсыз) / Миен черетү (җәфалау):

“Анда күңелсез. Җәгърафия дә укытмыйлар, туган телне дә. Гел күрми сабак кына. Җизни, башын чайкап, урыныннан ук торды. – Менә, менә, әйтәм бит! Ул туң башларның бөтен белгәне шул — җыен кирәкмәгән чүп-чар белән баланың миен черетү! Ничек була соң инде? Авылга кайтам дисеңмени? Мин шуны гына көтәм дә бит инде!” Әлеге фразеологизм Бәширнең икенче мәдрәсәгә күчүеннән килеп чыккан хисләрен сурәтләү өчен  кулланыла.

Кеше җырын җырлау (кеше сүзен сөйләү):

“–Дөрес, әй! Ул сатлык җан, карак, кеше хакын ашаучы. Тик менә, бабай, үзең чамалыйсыңдырмы, юктырмы, кайчакны син дә бит аның җырын җырлыйсын!” Әлеге фразеологизм тиеш түгел очракта кеше фикеренә кушылуны аңлата.

Теле телгә йокмау (тиз сөйләшү, оста сөйләшү):

“Оялып кына сөлге чыгарып биргән апаңны да, телләре телгә йокмаган егетләрне дә гадәттән тыш кызыксыну белән күзәтәсең.” Өмә вакытында Бәширнең күзәтүчәнлеген сурәтләү өчен кулланылган.

Җан-бәгырьгә төшү (борчып ялкытып бетерү) / очын очка ялгау (көчкә җиткезү)/ башны ташка ору (нишләргә белмәү)/ Кая гына барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый(начар гадәт кешегә ияреп йөри)

“Тамакны туйдырырга кирәк, өс-башка, чәй-шикәргә янә дә кирәк. Ул инде имана түләтеп жан-бәгырьләргә төшүләрен әйтеп тә тормыйсың. Каян алырга, нишләргә? Ярты авыл тегүгә чыгып китә. Кайсыберсе, очын очка ялгый алмыйча, башын ташка орырдай булып йөри-йөри дә, өен бикләп, бөтенләй әллә кая җәһәннәмгә олага. Я күмергә анда, я Себергә. Тик әйтәләр бит: “Кая гына барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый”, дип… Менә шулай инде Кибәхужа хәлләре.” Шәһәрдән килгән сатучыларның әйберләрен алыр өчен авыл халкының акчасы булмаганлыгын сурәтләү өчен кулланылган.

Ис китмәү (аптырамау, игътибар итмәү, уйлап та бирмәү):

“Тик әтинең генә исе китмәде: – Ярар, бик нечкәртеп маташма. Беренче баруы түгел. Әни белә ул. Бөтен курыкканым да шул − чүнник яныннан үтү. Ул тирәләрдә өрәк шаяра дип сөйлиләр.” Бәширнең караңгыда ат белән узганда курку хисенә әтисенең исе китмәвен сурәтләү өчен кулланылган.

 

 

                                                                       Йомгак

Фразеологизмнар телебезнең бай, җыйнак булуы аларның зирәклеге турында сөйли. Һәр тел үз милләте белән бергә туа, бергә үсә.

Бу әсәр мисалында без аларның нинди очракларда кулланылганын тикшердек һәм мондый нәтиҗәләргә килдек:

Алар әсәрдәге геройларның, аларның тормышының, яшәү рәвешенең, бер-берләренә булган мөнәсәбәтен белдерү, Бәшир яшәгән заманнарда тормышның нинди икәнлеген, кешеләрнең нинди икәнлеген сурәтләү өчен кулланылганнар. Бу үрнәкләр аша без шул чор яшәешен күрдек, кешеләрнең авыр елларда яшәсәләр дә, күңелләре ачык, киң икәнлеген һәм аларның гореф-гадәтләр, йолаларны саклап матур итеп яшәүләрен, тормышны алып бару өчен тырышып эшләүләрен күрдек.

Димәк, фразеологизмнарны әдәби әсәрләрдә вакыйгаларны, образларны сурәтләгәндә аларга тагы да төгәл хисләр өстәү өчен кулланалар. Нәкъ шушы максат белән, без һәрберебез үз сөйләмебездә фразеологизмнар кулланып, матур, төгәл, кызыклы, күңелле, зирәк, җитди, шаян, гадәти, ләкин аңлаешлы, ачык, төгәл сөйләмгә ирешә алабыз.

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Әхәтов Г. Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге / Г.Х. Әхәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 176 б.

  1. Бәширов Г. Сайланма әсәрләр, 2том (5). – Казан: Тат.кит.нәшир., 2005. – 396б.

3.Фразеологизмнар һәм сөйләм культурасы / Л.М.Гиниятуллина, С.Х.Айдарова. – Казан федераль университеты. – https://kpfu.ru/staff_files/F427111223/Frazeologizmnar.pdf