Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча йомгаклау дәресе   

№ 188

(9 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гөлия ШӘЙХЕТДИНОВА,

Нурлаттагы М.Е.Сергееев исемендәге гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Ак чәчәкләр» романын аналзлау, геройларга характеристика бирү;

– врачлар, авырулар дөньясы белән танышу аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү;

– укучыларда матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру.

Җиһазлау: дәреслек (Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9нчы сыйныфы өчен), компьютер, нетбуклар, карточклар, банер.

Дәрес барышы  

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресебезнең уңышлы үтүе безнең күңел халәтебездән тора. Кәефләребезне күтәрү өчен җыр тыңлап алыйк әле. (1 нче слайд)

– Укучылар, җыр сезгә ошадымы?

– Җыр нәрсә турында? (Ак чәчәкләр хакында.)

– Бу җырның исеме ничек икән? («Ак чәчәкләр»)

– Ә сезгә ак чәчәкләр ошыймы? (Әйе.)

– Дәрес барышында дөрес җавапларыгыз өчен мин сезгә шушы ак чәчәкләрне тапшырырмын.

– «Ак чәчәкләр» исемле тагын нинди әдәби әсәрләр беләсез? (Без Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укыдык.)

– Әйе, укучылар, ә бүген йомгаклау дәресе үткәрербез. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? (Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча йомгаклау дәресе.) (2 нче слайд)

– Дәресебезнең максаты ничек булыр икән? (Әсәрне анализлау, төп образларга характеристика бирү.) (3 нче слайд)

– Анализлауга керешкәнче, алдагы дәресләрдә бу әсәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне тест сораулары аша ачыклыйк. Гаджетларыбызны алабыз һәм тест сорауларына җавап бирәбез.

– Афәрин, укучылар! Тест нәтиҗәләре әсәрне яхшы үзләштерүегезне күрсәтте. Алган «5»леләрегезне котлап, миннән сезгә ап-ак чәчәкләр! (4 нче слайд)

– Укучылар, мондый чәчәкләр кайларда үсә? (Бакчада, болында, су буйларында.)

– Бу матур, гүзәл күренешләр җанга рәхәтлек бирә, шулай бит? Кызганыч, без тормышта еш кына менә мондыйрак табигать күренешләренә дә тап булабыз. (5 – 6 нче слайдлар)

– Укучылар, кайсы күренеш сезгә күбрәк ошый? Ә без табигатьне матурайту өчен үзебездән өлеш кертә алабызмы? Ничек? (Елгаларны чистарту, чүп-чар ташламау, табигатьтә булгач, үз артыңнан җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту һ.б.)

– Ничек уйлыйсыз, болар кемнәр? (7 нче слайд) Волонтерлар кемнәр алар? Алар ни белән шөгылләнә? (Билгеләмәсен әйтәләр.) (8 нче слайд)

– Сезнең дә волонтер буласыгыз киләме? Бүгенге дәресебездә безгә мондый мөмкинлек булачак. Банерыбызга игътибар итик әле. Нинди ямьсез күренеш! Әйдәгез, бу матур табигать күренешен дәрес барышында чүпләрдән арындырыйк. Моның өчен безгә «Ак чәчәкләр» романы буенча биремнәрне үтәргә кирәк була.

– Ягез, укучылар, кем беренче булып чыгар?

1 нче чүп. Әсәрнең жанры. (Роман) (9 нчы слайд)

2 нче чүп. Язылу тарихы вакыты. (Г.Әпсәләмов инфаркт кичереп, күп тапкырлар шифаханәдә ята. Шунда ятканда, врачлар, больница тормышын өйрәнә һәм, аларга багышлап, әсәр язарга уйлый. Роман беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы 11 нче санында басыла. Соңрак Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда 3 мең тираж белән басыла. Роман буенча фильм 1970 елда төшерелә, ләкин ул сакланмый. 2015 елда «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесендә яңадан төшерелә. Дәрес барышында, укучылар, без ул фильмнардан өзекләр карарбыз. (10 нчы слайд)

3 нче чүп. Әсәрнең төзелеше. (Әсәр барлыгы биш бүлектән тора, аларга исемнәр куелмаган.) (11 нче слайд)

4 нче чүп. Әсәрнең темасы. (Романда ак халатлы кешеләр – медицина хезмәткәрләре дөньясы һәм аларга өмет, ышаныч, хөрмәт бн караучы авырулар  дөньясы ачыла.) (12 нче слайд)

5 нче чүп. Әсәрнең сюжет сызыгы. (Әсәр ике сюжет сызыгы тирәсенә жыела: бер сызык, медицина эшчеләре тормышын яктыртып, аңа хас проблемалар күтәрә. Икенчесе – Гөлшаһидә белән Мансурның мәхәббәт тарихы.) (13 нче слайд)

6 нчы чүп. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар. (Мәхәббәт хисе: аның тууы, матурлыгы һәм җаваплылык белән бәйле булуы; тормышта үз урыныңны табу, бәхетле булу һәм яшәү мәгънәсе; хезмәткә җаваплы караш.) (14 нче слайд)

7 нче чүп. Әсәрнең идеясе. (Врачлар тормышының никадәр катлаулы, авыр икәнлеген сурәтли. Алар арасында да төрле характерлы кешеләр бар икәнлеген күрсәтә.) 15 нче слайд

8 нче чүп. Әсәрдә төп образлар. (Әбүзәр Гиреевич, Мансур, Гөлшаһидә.) (16 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән әсәргә тулы анализ бирдек. (17 нче слайд)

– Болар нинди образлар? (Уңай образлар.)

– Әсәр гел уңай образлардан гына тормый, ә тискәре образларга кемнәрне кертә алабыз? (Фазылҗан Яңгура, Сәлах Саматов, Илһамия.) (18 нче слайд)

– Әйдәгез, укучылар, хәзер образларга характеристика бирик.

– Әбүзәр Таһиров турында нәрсәләр белдек? Кешеләргә карата мөнәсәбәте нинди була? Шул сорауга җавап бирү өчен, әйдәгез, әсәрдән «Профессор-Асия» диалогын сәхнәләштереп үтик. (Диалогны уку, сәхнәләштерү.)

– Бу эпизодта аның авыруларга карата нинди мөнәсәбәте ачылды? (Игътибарлы, мәрхәмәтле, миһербанлы, җор телле.)

– Ә үз эшенә ни дәрәҗәдә тугрылыклы булуын фильмдагы бер эпизодны карап нәтиҗә ясыйк. (Фильмнан өзек карау.) (19 нчы слайд)

– Больницадан шалтыратып Николай Максимовичның йөрәк пристубы турында хәбәр килгәндә ул, үзе үлем хәлендә  булуына карамастан, авыру янына ашыга. Һәм анарда яшәүгә көч уята. Димәк, бу аны кайсы яктан ача? (Үз эшенә тугры, фидакарь.)

– Укучылар, сезнең өстәлләрдә бүгенге геройларның характерларына хас сыйфатлар язылган битләр бар. Әбүзәр Гиреевичка туры килгәнен табып, тактага урнаштырыйк әле. (Һәр төркемнән бер кеше.)

– Һәм менә шуңа да аны халык хөрмәт итә, үз итә.

– Ә Мансур кем ул? (Әбүзар Гиреевичның оныгы, асрамага алынган. Әбүзәр Гиреевичны «дәү әти» дип атый.)

– Аның турында нәрсәләр белдек?

– Мансур, институтны тәмамлагач, Казанда каламы? (Юк, ул Төньякка китә.)

– Ни өчен? (Дәү әтисе аспирантурага кадәр берничә ел практик врач булып эшләвен тели. Мансур фикерне кабул итә.)

– Төньяк аларны ничек каршы ала? (Дәреслектән 99 нчы битне уку.)

– Мансур төньяк табигатенең кырыслыгыннан һәм тормыш куйган авырлыклардан куркып каламы? (Юк, ул килгән көнне үк төньяк бураны белән көрәшкә чыга.)

– Әйе, дөрес. Әйдәгез, пейзажны җанландыру алымы белән эшләнгән эпизодны карап үтик. (Озвучка) (20 нче слайд)

– Укучылар, Мансур 500 чакрым ераклыкта урнашкан поселокка самолет белән авыру янына ашыга… Бу эпизодта ул кайсы ягы белән ачыла? (Тәвәккәл, авырлыклардан куркып калмый.)

– Әйе, укучылар. Шундый авыр, кырыс шартларда да Мансур, үз эшеннән тәм табып эшләвенә карамастан, күңеленә тынычлык таба алмый.

– Ничек уйлыйсыз, Мансурның җанын борчыган нәрсәнең сәбәбе нидә икән? (Ул Гөлшаһидәне оныта алмый, аның белән булган бәхетле вакытларны бик еш кына искә төшерә.)

Фильмнан өзек. (Ак чәчәкләр биргән вакыты, икәү бәхетле чаклары.) (21 нче слайд)

– Укучылар, Мансурны характерлаган сыйфатларны табып, тактага урнаштырыйк әле.

– Хәзер әсәрдәге 2 нче сюжет линиясенә – Мансур-Гөлшаһидә мәхәббәте тарихына күз салыйк. (Бу тарих тормыш агышында бик зур сынаулар аша үтә. Гөлшаһидә белән Мансур күңелендә хис белән акыл көрәшә. Гөлшаһидә дә 1 нче мәхәбәте Мансурны оныта алмый. Ул үзенең хисләрен чагылдырган җыр яза.) (22 нче слайд) («Гөлшаһидә җыры» куела. 1 куплет: матур , моңсу мизгелләр.)

– Әсәрдән без Гөлшаһидә турында нәрсәләр белдек? (Институтны тәмамлагач, үз теләге белән туган авылы Акъярга кайта. Баш-аягы белән эшкә чума. Акъярда больница салдыра.)

– Димәк, без Гөлшаһидәне нинди дип әйтә алабыз? (Уңган, эшлекле, максатчан.)

– Ә авыруларга карата мөнәсәбәтен искә төшерү өчен, дәреслектә бирелгән  «Гөлшаһидә-Сәхибҗамал» өзеген сәхнәләштерик әле. (105 нче бит)

– Димәк, Гөлшаһидә нинда табиб? (Игътибарлы, миһербанлы, мәрхәмәтле.)

– Гөлшаһидәгә туры килгән сүзләрне тактага урнаштырыйк әле.

– Укучылар, сезнең дәреслектә тискәре геройлар сурәтләнгән өлешләр бирелмәгән. Сезгә әсәрне укырга, фильмны карарга тәкъдим ителгән иде. Шуңа күрә тискәре образларга хас булган сыйфатларны гомумиләштереп кенә әйтеп үтик әле. (Сүзләр тактага куела.)

– Яңгура, Сәлах, Илһамия әсәрдә кайсы яктан ачылалар? (Үз эшләренә салкын мөнәсәбәт, икейөзле, астыртын, хәйләкәр, эгоист, көнче, тар күңелле кешеләр.)

– Укучылар, күргәнебезчә, романда геройлар капма-каршы ике төркемгә җыелды.

–Уңай геройларның эш-гамәлләрендә дә, эчке дөньяларында да яхшылык кылу сыйфаты калкып чыга. Ә тискәре геройның гамәлләрен дә, күңелләрен дә яманлык әйдәп бара. Ләкин яхшылык җиңә!

– Укучылар, менә бу геройлардан тыш әсәрдә тагын бер матур образ бар. Я, кайсыгыз белде? Әйтегез әле!

– Ул әсәрнең исеменә үк чыгарылган.

– Әйе, бу образ вакыйгалар агышында күп мәгьнәле символ дәрәҗәсенә күтәрелә. (Ак чәчәкләр) (23 нче слайд)

– Бу символны Әбүзәр Гиреевич үз шәкертләренә тапшыра. (Фильмнан өзек.) (24 нче слайд)

– Укучылар, Әбүзәр Гиреевич ак чәчәкләр символы белән бергә балаларына нинди васыятен җиткерә? (Тормышыгыз ак, пакъ булсын, символны киләчәктә врач кешегә тапшырырга куша.) Димәк, бу васыяте белән ул врач булып эшләүче балаларына гына түгел, барлык ак халатлы кешеләрне дә ак күңелле булырга чакыра. (25 нче слайд)

– Гомере буе кешеләргә игелек кылып яшәгән ак күңелле профессор үз балаларына да, шәкертләренә дә рухи югарылыкка ирешү юлларын күрсәтә.

– Шуңа күрә дә роман «Ак чәчәкләр» дип атала да!

– Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә Әбүзәр Гиреевичнең бу васыяте үтәләме? (Әйе, табибларыбыз кешелек сау-сәламәт булсын өчен тырыша. Пандемия китергән авырлыкларга каршы ялны белми көрәшәләр. Үз-үзләрен аямыйча гаиләләренә, балаларына бирәсе игътибарны авыруларга өләшәләр.) (26 нчы слайд)

– Бер ел элек бик еракта булып күренгән куркыныч вирус инде бүген күбебезнең ишекләрен шакыды. Сезнең дә, бәлки, әти-әниләрегез, якыннарыгыз чирләгәндер, бәлки әле үзегез дә авырып алгансыздыр. Менә шундый авыр вакытларда ак халатлы кешеләр безгә ярдәм кулы сузды. Яшәргә өмет, ышаныч уяттылар. Бөтен җир шарын каплап алган бу усал чирне юк итүдә табиблар үзләре генә җиңеп чыга алмаслар иде. Бу изге эшләрдә аларга кемнәр ярдәмгә килде? (27 нче слайд)

– Укучылар, бүген бит без дә бу изге хәрәкәткә кушылдык. Ниләр эшләдек? (Болыннарыбызны чүп үләннәрдән чистарту барышында әсәргә анализ ясадык, образларга характеристика бирдек.)

– Бу эш сезгә ошадымы? Бу матур башлангычны дәвам итик, барлык ак халатлы кешеләргә рәхмәтебезне җиткерик.

– Сезнең өстәлләрегездә «Ак чәчәкләр» фильмында һәм дәрес башында яңгыраган бик матур җырның сүзләре бар. (28 нче слайд) Әйдәгез, бу җырны бергәләп врачлар хөрмәтенә башкарыйк. Такта янына рәхим итегез. (Бергәләшеп бер куплет җыр башкарыла.)

– Ә хәзер «Рәхмәт Сезгә, ак халатлы, ак күңелле табибларыбыз!» сүзләре белән ак чәчәкләребезне аларга тапшырыйк. (29 нчы слайд)

– Укучылар, дәресебез тәмам. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сезнең барыгызга да бүген «5»ле билгеләре куям. Сау булыгыз!