Функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын формалаштыру   

№ 199

Ләйсән ШӘЙДУЛЛИНА,

Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицее директоры

Укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә заманыбыз мөгаллимнәр алдында яңа бурычлар куя. Гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру өстенлекле максатларның берсе булып тора. Шул исәптән, функциональ грамоталылыкны формалаштыруның төп ысулы буларак, белем бирүдә инновацион карашларны үзләштерүгә игътибар бирелә. Функциональ грамоталылык терминына килгәндә,  совет һәм Россия лингвисты, психолог А.А.Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул». Белгәнебезчә, функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә. Ул уку грамоталылыгын, математик грамоталылыкны, табигый-фәнни грамоталылыкны, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләүне үз эченә ала. Шуларның берсенә – уку грамоталылыгына тирәнрәк тукталып китәм. Бүгенге цифрлаштыру гасырында укучыларда уку грамоталылыгын үстерү аеруча әһәмияткә ия дип уйлыйм. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк. Боларны исәпкә алып, без – татар теле укытучылары алдында да яңа бурычлар килеп туа. Иң беренче чиратта, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру әһәмиятле. Укучыларда туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу максаттан чыгып, төрле алым һәм формаларга таянам, Интернет-чыганаклардан файдаланам. Мәктәбебез рус мәктәбе булганлыктан, күпчелек рус төркемендә укучы балалар белән эшлим. Төп максатларның берсе – укучыларның алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән эшләүнең роле зур. Дәрестә текст белән эшләүне укучыларга кызыклы да, аңлаешлы да булырлык итеп оештырырга кирәк. Язма текстлар белән эшләгәндә дәресләрдә  түбәндәге эш алымнары кулланыла:

– текстның исеменә игътибар итү, «Ни өчен текст шулай дип аталган?» соравына җавап эзләү, темасын билгеләү;

– төп сүзләрне аерып алу һәм язып кую;

– тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны яки фактларны таба белү, аларны тормыштан алынган мисаллар белән ныгыту;

– текстны кисәкләргә бүлү, планын төзү;

– тексттан төп вакыйгаларны аерып ала белү;

– тәкъдим ителгән рәсем һәм иллюстрацияләрнең текстның кайсы өлешен ачу өчен кулланылуын әйтү;

– текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

– укылган текст эчтәлеге буенча дискуссияләр, дебатлар оештыру һ.б.

Өстәмә эш итеп укучыларга, укылган текстка нигезләнеп, “storyjumper” платформасында үзләренә дә китапчык ясарга тәкъдим итәргә була. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда проектлар төзү һәм яклау, электрон презентацияләр төзү һәм аларны тәкъдим итү кебек алымнар куллану да отышлы.

Критик фикерләү технологиясе элементларын куллану укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыруның өстенлекле бер алымы булып тора. Фикерләү күнекмәсе укучыларга уку дәверендә генә түгел, алдагы тормышларында  кирәк булачак (килеп туган мәсьәләне дөрес чишү юлларын табу, күпсанлы мәгълүмат белән эшләү, анализлау). Критик фикерләү технлогиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга була:

– «Тукталышлар белән уку» алымы. Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

«Сораулык белән эш» алымы. Әлеге алымны дәреслек белән эш вакытында кулланырга була. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

«Беләм, белдем, белергә телим» алымы. Бу алымны яңа материалны аңлату һәм алынган материалны ныгыту этабында да кулланырга мөмкин. Өч графадан торган таблица бирелә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын язалар;

– «Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга ярый. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый;

– «Иҗади эш язу» алымы. Бу алымны өйрәнелгән теманы ныгыту этабында куллану уңай. Укучыларга яки әсәрне дәвам итәргә, яки үзгәртеп язарга, яисә үзләренә әкият, хикәя, шигырь язарга тәкъдим итәргә була. Әлбәттә, мондый эш биргәндә укучыларның сәләтен күз уңында тотарга кирәк.

Гомумән алганда, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру максатында кулланыла торган алымнар бихисап.  Шулай итеп, текст яки мәгълүмат белән эшләү уку процессы структурасында мөһим урын алып тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да текст белән эшләүнең мөмкинлекләре күп. Алардан уңышлы файдалану – һәр заман укытучысының изге бурычы.