Фонетика һәм орфоэпия
Фонетика һәм орфоэпия
(5 нче сыйныфта әлеге теманы кабатлау)
Резида ӨМЕТБАЕВА,
Лениногорск районы Тимәш урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: фонетика һәм орфоэпия буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, дөрес сөйләү, иҗади фикерләү өстендә эшләү.
Тәрбияви аспект: укучыларның таләпләрен һәм үтенечләрен уңай кабул итүгә, аларның игътибарын дәрестә тикшерелә торган мәгълүматка җәлеп итүгә, танып белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итүче педагогик хезмәткәр белән укучылар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру; укучыларның функциональ грамотолылыгын формалаштыру һәм җаваплылык, мөстәкыйльлек, тәнкыйтьчеллек, аралашучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.
Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси:
– төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү; җаваплылык хисе тәрбияләү; табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм системалаштыру;
экологик белемнәрне пропагандалау; әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль яктан актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү.
Метапредмет:
– укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве.
Танып белү:
- кирәкле информацияне эзләп табу; уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру.
Коммуникатив:
– аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; татар теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп, җөмләләр төзү осталыгына ия булу.
Регулятив:
– үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.
Предмет:
– фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту; фонетика һәм орфоэпия буенча алган белемнәрен практик куллану күнекмәләренә ия булу.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, биология.
Эшне оештыру: индивидуаль, иҗади, төркемнәрдә эш.
Чыганаклар: дәреслек, сүзлек, эш дәфтәрләре, ссылка
https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/814291
Җиһазлау: проектор, презентация, интерактив такта, ноутбук, текст язылган биремле карточкалар, тест.
Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.
Дәрес барышы
I . Мотивлаштыру һәм ориентлашу
- 1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. (Искә төшерү, яңаны белү, куллана белү.)
- Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
- Уңай психологик халәт тудыру .
– Мин сиңа чын күңелдән … телим. (бәхет, шатлык, байлык...)
4. Өй эшен тикшерү.
5. Фонетик күнегү.
– Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?
Көтелгән җавап. Фонетика, орфоэпия бүлеген өйрәнәбез.
Фонетика ул сөйләм авазларын өйрәнә.
Фонетика ни өчен кирәк? (Дәреслектән укып ныгыту, 17 нче бит.)
Орфоэпия – сүзләрнең дөрес әйтелешен өйрәнә.
Орфоэпия ни өчен кирәк ? (Дәреслектән укып ныгыту , 18 нче бит.)
Үзбәя.
– Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз.
II. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе
- Дөрес укуны, дөрес язуны ничек тикшерәбез?
Көтелгән җавап. Сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.
– Димәк, без бүген дәрестә сүзлекләр һәм алардан файдалану турында да сөйләшербез.
- Сүзлекләр ни өчен кирәк ?
Көтелгән җавап. Сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен…
III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
- –Укучылар, сез нинди сүзлекләр беләсез? Алардан ничек файдаланасыз?
– Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз? Ни өчен?
–Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?
– Сүзлекләрне без ике төргә бүләбез. Әйдәгез әле, сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз. Ничек итеп аерырсыз?
(Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.) Дәреслектәге белешмә белән танышып, сүзлекләрнең ике төре һәм һәр төргә караган сүзлекләр турында модель төзү (аңлатмалы – сүзнең мәгънәсе шул ук телдә аңлатыла; телара – сүзләрнең бер телдән икенчесенә тәрҗемәсе бирелә.)
Нәтиҗә. Үзбәя.
- Сүзлек диктант.
Бал корты, чебен, үрмәкүч, пәрәвез, кигәвен, коңгыз, черки, күбәләк, энә карагы, кырмыска, төклетура, шөпшә, камка, чикерткә (сикерткә).
Бирем. Дөрес язылышын тикшерергә, рус теленә тәрҗемә итергә. (парларда эш) Сүзләрнең дөрес язылышын, әйтелешен , рус телендәге тәрҗемәсен ничек тикшерәбез?
Көтелгән җавап: сүзлекләр ярдәмендә
– Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш? (алфавит).
– Әңгәмә (сөйләм үстерү). Бу бөҗәкләр турында нәрсәләр беләсез? Рәсемнәрдә бу бөҗәкләрне табыгыз.
– суфый чикерткә (богомол) турында өстәмә мәгълүмат бирү.(Рус телендә уку, татар телендә сөйләү) https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/814291
– Безгә бүген кайсы сүзлекләр кирәк булыр икән? (Орфоэпик, орфографик, тарча-русча сүзлек).
Үзбәя.
Ял итү.
- Текстлар белән эшләү. (Укытучы ярдәме белән)
Күбәләк һәм кырмыска. (Резеда Вәлиева)
Кечкенә генә бер Күбәләк Кырмыска янына килеп кунды.
– Әй тырыш та инде үзең, Кырмыска дус! Сине эшчән дип әйтсәң дә була! Бал кортын ник мактыйлардыр, аңламыйм. Бал җыя, имеш! Шул да булдымы эш! Балны бит аңа чәчәкләр әзерләп куя. Ул очып килә дә балны суырып кына алып китә. Әзер балны җыюның нәрсәсе бар! «Уңган», «булган», «тырыш», имеш! Тфү! – диде ул.
Кырмыска эшеннән туктамады.
– Син дә чәчәктән чәчәккә кунып очасың бит. Нигә соң бал җыймыйсың? – диде ул Күбәләккә.
Күбәләкнең моңа бик нык хәтере калды. Ул Кырмыска яныннан очып китте. Шул көннән алып Кырмыска белән исәнләшмәс булды.
Бирем.
– Рольләргә бүленеп уку. Күбәләк белән килешәсезме ? Әңгәмә.
– Калын хәрефләр белән язылган сүзләрнең дөрес әйтелешен орфоэпик сүзлектән тикшерү. Транскрипциясен язу.
Нәтиҗә. Үзбәя.
Төркемнәрдә эш. Язучылар бөҗәкләр турында яза.
1 төркем. Бирем.
– Сәнгатьле уку. Әңгәмә. Сез малай урынында нишләр идегез?
– Шигырьдән ТСТ– ТСТ–ТС, ТС–ТСТ, ТС, ТС–ТС иҗек калыпларына туры килгән сүзләр табарга, басымын куярга.
Кырмыска (Зиннур Мансуров)
Бер кырмыска арып-талып
Эштән кайтып килә икән.
Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып,
Бу мескенем суга төшкән.
Чыга алмас иде, бәлки,
Күпме генә тырышса да.
Бер акыллы малай, күреп,
Чыбык сузган кырмыскага.
Уен ич бу! Малай әллә
Җан-фәрманга тырышканмы?
Юк, дусларым, ә шулай да
Коткарган ул кырмысканы…
Нәтиҗә. Үзбәя.
2 төркем. Бирем.
– Сәнгатьле уку. Әңгәмә. Сез күбәләк белән килешәсезме? Сез кунакка кемнәрне чакырасыз?
– Шигырьдән кушма сүзне табарга, фонетик анализ ясарга.
Күбәләк кунак җыя (Ренат Харис)
Аллы-гөлле күбәләк
Чәчәктән табын корган ,
Кемне чакырыйм диеп,
Уйга батып утыра:
Чикерткә каты чырлый,
Энә карагы – урлый,
Чебен тирескә куна –
Бик әшәке ул шуңа:
Озынборын, кигәвен
Сиздерми кан имгәнен:
Шөпшә һәм төклетура
Йөдәтәләр бал сорап…
Аптырашта күбәләк…
Киңәш бирик бергәләп
Нәтиҗә. Үзбәя.
3 төркем. Бирем.
– Сәнгатьле уку. Бал кортының файдасы турында сөйләшү, фикер алышу.
– Рәт гармониясе сакланмаган сүзне табып аңлату. Рәт гармониясе кайсы очракларда сакланмый? 5 мисал язарга.
– Ирен гармониясе кайсы сүзләрдә очрый, тексттан табып аңлату.
Бал корты (Разил Вәлиева)
Бакчага чыгып утырдым,
Чәчәк ясарга тотындым.
Ясадым шундый итеп,
Торам исләрем китеп.
Хәтта чын диеп белеп,
Бал корты кунды килеп.
Чага, диләр, бал кортын,
Ә мине ул чакмады,
Колагыма пышылдап,
Чәчәгемне мактады.
– Оста икәнсең, – диде,–
Яхшы иткәнсең,– диде.–
Инде безгә гел, –диде.
Бал ашарга кил,– диде.
Ышанмасаң, эзеннән
Бар да сора үзеннән.
Билгеле, үзен күрсәң,
Күргәч, сөйләшә белсәң..
Нәтиҗә. Үзбәя.
IV.Модельләштерү. (Фонетика – …)
- Йомгаклау.
Табигатьне бергә саклыйк!
И күңелле җәй көнендә
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла чүп атмагыз.!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз
Табигать – ул безнең әни
Табигатьне саклыйк!
- Нәтиҗә. Үзбәя. Укытучы бәясе
VII. Рефлексия.
VIII.Өй эше бирү.
- Ярым иҗади. Бөҗәкләр турында бер табышмак язып килергә, һәр сүзгә басымын куярга.
- Иҗади. Бер бөҗәк турында 1 куплетлы шигырь яисә реклама уйлап язарга.
- Дәрес тәмам, саубуллашу.
Өй эше. Тест
- Фонетика нәрсәне өйрәнә?
а) сөйләм авазларын;
ә) сүз ясалышын;
б) сүзләрнең дөрес язылышын.
- Сингармонизм законы нәрсәне белдерә?
а) сузык һәм тартыкларның ярашуын;
ә) сузыкларның ярашуын;
б) тартыкларның ярашуын.
- Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр төркемен билгеләгез.
а) ботак, төтен, чалгы;
- Бирелгән җөмләдә рәт гармониясенә буйсынмаган ничә сүз бар?
Миңа , гадәттә, Инсаф исемле дустым ярдәм итә.
а) 2;
ә) 3;
б) 1.
- [W] тартыгы булган сүзне билгеләгез
а) вакыт;
ә) вагон:
б) врач
ә) очкыч, болыт, төтен;
б) шөпшә, күбәләк, бал корты