«Фиточәй» проекты: балаларга табигать нигъмәтләренең шифасы турында аңлатабыз

 Зилә ХАРИСОВА,

Минзәлә районы

К.Смирнова исемендәге

Татар Мөшегесе урта мәктәбе

укытучысы,

педагог-оештыручы

Сәламәтлеккә юл

Безнең халык чәй эчәргә ярата. Чәй эчү – үзе бер йола: ял итү, тәнгә сихәт алу, кунакчыллык билгесе дә. Эчемлекнең тәмле генә түгел, шифалы да булуын кайгыртучылар исә фиточәйгә өстенлек бирә. Шуннан чыгып, узган уку елыннан укучыларыбыз белән «Фиточәй» проектын башлап җибәрдек. Проектның максаты – балаларны Минзәлә җирлегендә үскән шифалы үләннәр белән таныштыру һәм аларны дөрес кулланырга өйрәтү.

Проектның әһәмияте

Иммунитетны ныгытырга кирәклеген беләбез, шул ук вакытта «Ничек ныгытырга?» дигән сорау туа. Игътибар итсәк, өлкән буын кешеләре бүгенге яшьләрдән күпкә сәламәтрәк. Сәбәбе ачык: алар заманында табигать экологик яктан чиста булган, дарулар бик аз кулланылган. Авыл болыннарыннан җыйган үлән чәйләрен ел әйләнәсендә эчкәннәр, төрле төнәтмәләр ясап мунчаларда парланганнар, күпләп мунча себеркеләре җыйганнар. Проектның төп бурычы – нәкъ менә  халыкның әлеге тәҗрибәсен бүгенге балаларга тапшыру.

Проект кысаларында укучылар белән дару үләннәре, аларның файдасы турында сөйләшәбез. Практик эш барышында фиточәй әзерләргә өйрәнәбез, аның кеше организмына ничек тәэсир итүен аңлатабыз. Шифалы үләннәрдән чәй эчеп, балалар файдалы үләннәр турында үз фикерләрен әйтәләр.

Фиточәй  нәрсә ул?

Фиточәй – төрле шифалы үләннәрдән ясалган кайнатма. Аны, куллану максатына карап, күп төргә бүләләр. Дару үләннәрен белеп кулланганда, фиточәй ярдәмендә организмны шлаклардан чистартырга, витаминнар һәм башка файдалы матдәләр белән баетырга, ныгытырга була. Ул минераль матдәләргә, аминокислоталарга, эфир майларына бай. Ә иң мөһиме, фиточәй составында кофеин юк, шуңа күрә ул өлкәннәргә генә түгел, балалар өчен дә файдалы.

Фиточәйләр ике төргә бүленә:

  1. Көн саен эчә торган чәйләр – организмны тонуста тоту, иммунитетны ныгыту, ябыгу, тынычлану, авырудан профилактика өчен.
  2. Дәвалау максатында кулланыла торган чәйләр– аерым чирне дәвалаганда өстәмә чара буларак; аларны курслап һәм табиб белән киңәшеп кенә эчәргә кирәк.

Балачакта суык тисә, дәү әниләр кайнатып биргән юкә чәчәге төнәтмәсе нәкъ менә шушы фиточәй икән бит инде! Үләннәрнең дәвалау үзлекләре төрле: берсе кан басымын күтәреп җибәрсә, икенчеләре, киресенчә, төшерә. Кайсыдыр ашкайнату согының әчелеген арттыра, кайсыдыр – киметә. Шуңа күрә чәй сайлаганда, аның үзлекләре белән танышырга һәм, әлбәттә, табиб белән киңәшергә онытмаска кирәк.

Фиточәйнең бер төрен генә озак вакыт эчәргә ярамый: организм билгеле бер витаминнарга туенгач, аны һаман куллануның кирәге юк. Үзеңә ошаган берничә төр чәйне чиратлаштырып эчү уңайрак.

Чәй әзерләү – үзе бер сәнгать

Мондый чәйне әзерләү – чынлап та үзе бер сәнгать. Шифалы үзлекләре буенча бер өстен үлән сайлап алып, аны тулыландырырга башка үләннәрне өстәү, үзеңә ошый торган тәмне табу аерым тәҗрибә ясауга тиң. Фиточәй еш кына әчкелт тәмле була. Күпләр моны яратмый, шуңа күрә беренче вакытта бер-ике үләннән генә торган чәйне эчәргә мөмкин.

Үләннәрне элекке заманда һәркем үзе җыеп әзерләсә, хәзер исә даруханә һәм кибетләрдә дә сатып алырга мөмкин. Катнаш чәй әзерләгәндә, түбәндәге формула уңышлы: җимешле үлән яфрагы + хуш исле үлән + тәмләткеч. Тәмләткеч сыйфатында имбир, канәфер, ванил, дарчин, цитруслы җимеш сайларга мөмкин.

Әзерләүнең төп кагыйдәләре:

  • Чәйнекне кайнар су белән чайкап алалар.
  • Чәй 90–95 градуста пешерелә.
  • 1 стакан суга – 1 чәй кашыгы үлән.
  • Чәйнеккә үләнне салып, өстенә су койганнан соң, 5–15 минут каплап тору кирәк.
  • Шикәр салмыйлар; баллы яратучылар бал яисә кайнатма белән эчә ала.
  • Фиточәйне ашарга ярты сәгать кала эчәләр.

Кемгә нинди үлән килешә?

Проект кысаларында балалар төрле үләннәрнең нинди очракларда ярдәм итүен өйрәнделәр:

  • Стресслы ситуациядә– татлы тамыр һәм чабыр.
  • Салкын тиюдә– татлы тамыр, шалфей, әрем.
  • Талчыгудан йөздән төс качтымы– петрушка, укроп, каен яфраклары.
  • Баш авыртудан– шалфей, чабыр, бөтнек.
  • «Кабынып» китүне киметү өчен– лаванда һәм песи үләне.
  • Киеренкелектән котылу өчен– җиләк яфрагы, лимон бөтнеге, колмак.
  • Йоклый алмауда– ромашка, колмак, песи үләне, мелисса.

Юкә чәчәге төнәтмәсенең шифасы тагын да киңрәк: бәвелне куа, ютәлдән булыша, тынычландыра, антисептик һәм үт куу үзлегенә ия. Балачактагы дәү әни кайнатмаларының сере нәкъ менә шунда!

Саклык – иң мөһим шарт

Аллергияле кешеләргә фиточәйне бик сак кулланырга кирәк. Беренче тапкыр эчкәндә, аның составы 2–3 компоненттан артмасын. Атнага бер мәртәбә генә яңа үлән өстәргә мөмкин. Болай эшләсәгез, аллергия килеп чыккан очракта, аңа сәбәпче булган үләнне ачыклау җиңелрәк. Витаминлы чәйне берьюлы ярты стаканнан артыграк куллану киңәш ителми.

Проект барышында балалар үз куллары белән бөтнек чәен әзерләп карадылар: 1 литр су һәм 20 г киптерелгән бөтнек кирәк. Бөтнек өстенә кайнар су салып, өстен каплап, 10–15 минут көтәбез. Кайнар килеш лимон һәм бал белән эчәргә мөмкин.

Проектның киләчәге

«Фиточәй» проекты бары тышкы кызыксыну гына түгел,  системалы эш булырга тиеш. Алда балалар белән болыннарга чыгу, үләннәрне җыю һәм киптерү, яңа рецептлар өстендә эшләү көтелә.

Сәламәтлек – иң зур байлык. Ә фиточәй шул байлыкны саклауда гади генә һәм табигый ярдәмче булачак. Балаларга бу серне аңлату – киләчәк буынның сәламәтлегенә инвестиция.