Фигыльнең юклык формасында төрләнеше

№ 92

(II сыйныф. Татар теле)

Лениза ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы 171 нче урта мәктәбе беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

1.Фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау, фигыльләрнең юклык формасында төрләнешен тыгыту;

2.Лексик – грамматик күнекмәләрне ныгыту, сөйләмдә активлаштыру, иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

3.Татар теленә өйрәнү теләге булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: төркемнәрдә, парларда эшли белергә өйрәтү; укуга җаваплы карау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: логик фикеләү формалаштыру;

Коммуникатив УУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, дөрес кушымчалар куллану; фигыльләрнең юклык формасын сөйләмдә актуальләштерү;

Регулятив УУГ: ихтыяр көче, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Предмет нәтиҗәләре:фигыльләрнең юклык формасында төрләндерә белү.

Төп төшенчәләр: Нишли? Нишләми?

Эшне оештыру төрләре:фронталь, индивидуаль,

Төп чыганаклар:  И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку әсбабы. IIсыйныф – Казан: “Мәгариф” нәшрияте, 2017

Җиһазлау:слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

Дәрес барышы

                  I.                        Оештыру, мотивлаштыру

1. Уңай психологик халәт тудыру, укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

– Укучылар, кем бүген “5” билгесе ала? кем “4”ле ала? ә кем “3”легә риза?

– Димәк, тырышабыз.Яхшы билге алыр өчен дәрестә нишлибез?

(Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: җавап бирәм, тәрҗемә итәм, сорау бирәм, тыңлыйм, язам, укыйм.)

II. Актуальләштерү

Сүзлек күнекмәләре өстендә эш

Тәрҗемә итегез:

1) Ашыйсың, идет, играю, чыга, поешь, спит, юынам, бежишь, эчәсең;

2) Алсу спит на кровати. Я ем вкусный суп. Он быстро бежит.

Сорауларга юклык формада җавап бирегез:

–Син чәйгә ике кашык шикәр саласыңмы?(Юк, мин …)

– Мин авылда тораммы?(Юк, син …)

– Тырыш укучы “2”ле аламы?(Юк, тырыш укучы  …)

– Ул Казаннан хатлар аламы? (Юк, ул  Казаннан …)

 

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

–Тагын бер бирем эшлибез. Җөмләләрдә хаталар тап.

Марат тырыш малай. Ул “2” ле ал.(Марат тырыш малай. Ул “2” ле ал мый.)

Алисә ялкау кыз. Ул әнигә булыш.(Алисә ялкау кыз. Ул әнигә булыш мый.)

Муса китап укый. Ул бүген урамга чык.(Муса китап укый. Ул бүген урамга чык мый.)

– Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?(Нишләми?)

– Димәк, бүгенгедәреснең темасы нинди икән?(Нишләми соравына җавап бирә торган сүзләрне өйрәнү.)

– Бугенге дәрескә  нинди максат куябыз?(Фигыльләрнең юклык формасында төрләнешен ныгыту.)

IV Беренчел ныгыту

Фигыльләрнең төрләнеше.Юклык формасындагы сүзләрне табу һәм тартымын билгеләү

  1. Җырлыйлар                 Керәм
  2. Тыңламыйм                 Йокламыйсың
  3. Күрәсең                        Бирә

4. Яшиме?           Уйнамый

– Фигыльләргә сорау кую, юклык фомасын билгеләү; фигыльләрнең тартымын билгеләү.

Карточкаларда эш:фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

ТОР! УТЫР! АЛ! КУЙ!

МинБез

СинСез

УлАлар

V Ял итү вакыты

(Бию кое куела. Балалар түгәрәк ясап бииләр, музыка беткәч парлашып басалар. Буйга озынрак бала 30 секунд эчендә фигыльнең юклык формасы турында сөйли, аннан буйга кыскарак бала 30 секунд эчендә фигыльнең барлык формасы турында иптәшенә сөйли. Рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.)

VI Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу

1 нче күнегү, 22 бит.Сорауларга юклык формада җавап языгыз.

(Фигыльләрнең төрләнеше буенча үзтикшерү белән шөгыльләнү, җавапны уйлап табу.)

VII    Өй эше бирү

1.Карточкаларда эшләү

2.3 нче күнегү, 22 бит

VIII  Рефлексия.

(Укучыларның дәрес материалын аңлау –аңламауларын ачыклау; нәтиҗәләр ясау, үзбәя бирү.)

– Без бүген дәрестә нишләдек?

– Кайсы күнегүләр сезгә кызыклы булды?

– Дәрестә нәрсәләр белдегез?

IX     Уку эшчәнлеген йомгаклау.

–Дәресне тәмамлыйбыз.

– Кемгә бүген “5”ле  куябыз?

– Кемгә “4”ле куябыз?