Фигыльләрдә заман категориясе

 

Алсу ШӘРӘПОВА,

Чүпрәле  районы

Иске Чүпрәледәге  1 нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Максат:

  1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;
  2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү;

Җиһазлау: Презентация, рәсемнәр

Татар теле дәреслеге 5 кл.

 

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.

Дәрес төре: яңа тема аңлату.

 

                                              Дәрес барышы

I Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

–Исәнләшү.

–Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып карадык. Дәрес барышында миңа гына карыйбыз. Бер-беребезгә карап елмайдык. Тыныч кына утырдык.

Актуальләштерү

– Укучылар, без үткән дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек(нинди сүз төркемнәре?

– Исем, сыйфат, алмашлык,сан

– Хәзер әйдәгез шуларны искә төшереп кабатлап китик. Әлеге сүз төркемнәрен сез аера беләсез микән?

Тактада 4 баганага  “Исем, сыйфат, алмашлык” дип язылаган. Карточкаларда язылган сүзләрне дөрес итеп шул баганаларга урнаштырырга кирәк. (Миңа, мәктәп, ямьле, акыллы, аларга,Чүпрәле, әни, китап, гүзәл, аңа, кызыклы, синең, биш, унынчы, бер)

 

Дәрес тема өстендә эш(уку грамоталылыгын үстерү)

– Игътибар белән экранга карадык.

– Монда нәрсә язылган?

– Шигырь,анда нәрсә турында сүз бара?

.– Нишли? соравына җавап бирә торган сүзләрне табыгыз.

– Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

– Нәрсә ул фигыль?

– Фигыль нәрсәне аңлата?

– Нинди сорауларга җавап бирә?

– Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди.

– Фигыль турында тагын нәрсәләр беләсез?

– Саны, заманы, барлык–юклык формалары бар.

–Дәресебезнең максаты ничек булыр?

–Укучылар, мин бүген Сезне серле, тылсымлы  дәрес иленә алып китим әле.–Әзерме?

–Без сезнең белән бүген менә шушы транспорт белән юл тотарбыз.

– Ә нинди машина икән ул, кем белә?

–Әйдәгез хәзер барыбыз да тотындык һәм күзләрне йомдык.

–Ничек уйлыйсыз, без кая барырбыз икән?

–Менә ниһаять без килеп җиттек.

(Һәр төркемгә бит куела,дәрестәге бөтен эшләрен шунда язып баралар)

 

3.Яңа тема.Фигыльнең заман категориясе

–Укучылар слайдка карагыз әле. Без кайда? Сез нәрсәләр күрәсез, алар нишләгәннәр, нәрсәләр кигәннәр?

–Әйе укучылар, без вакыт машинасы белән борынгы заманга кайтканбыз икән.

(Эшләгәннәр, уйнаганнар, кигәннәр, биегәннәр, кигәннәр…)

Димәк, үзебезнең татар теле дәресенә кайтсак, нинди заман булыр икән ул?

Бу турыда таблицаларга язып куйдык, рәсемнәр белән дә эшләргә мөмкиин.

–Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик, күзләрне йомдык.

–Ничек уйлыйсыз икән, без хәзер кая барырбыз? (күзләрне ачтык)

–Укучылар слайдка карагыз әле, без кая килеп эләктек микән?

Анда нәрсәләр күрәсез, кешеләр нишлиләр?

–Нинди заман булыр икән бу?

–Без бит киләчәк заманда икән?!

–Димәк бу заманда кешеләр дә бик бәхетле, сәламәт һәм барлык эшләрне дә үзләре башкара алырлар.

Бу турыда таблицаларга эшләп куйдык.

Һәм яңадан сәяхәтебезне дәвам итик.(күзләрне йомдык)

Хәзер ничек уйлыйсыз, без кая барырбыз икән?

–Хәзерге икәнен каян таныдыгыз?

Бу турыда таблицаларга эшләп куйдык.

Булдырдыгыз!!!

–Бик дөрес һәм тулы җаваплар бирдегез!

–Укучылар уйлап карагыз әле, әле генә без сезнең белән өч заманга бардык, сәяхәт иттек.

Бу безнең татар теле дәресе белән бәйле микән ничек уйлыйсыз? (фигыльнең 3 заманы бар)

–Бик дөрес, димәк без сезнең белән бүген  Фигыльнең заманнары белән таныштык.

–Укучылар әйтегез әле, без нинди заманда яшибез? (Хәзерге заман)

Мисаллар китерик әле. (язам, укыйм,эшлим…)

(Бу вакыт машинасыннан төшеп, хәзерге заман автобусына күчәрбез укучылар. Акчасы түләнгән, сез белемле булсагыз   хәзер ерак юлга кузгалырбыз

Фигыль дөньясына сәяхәт

1 нче укучы.

Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез
Эшләүченең азмы күпме
Икәнен дә беләбез.

2 нче укучы

Кайсы затның эшләвен,
Дөрес әйтә алабыз
Төрле мәгънәләр буенча
Төркемләнә барабыз.

 

3 нче укучы

Кирәк икән – барабыз
Кирәк икән – тыябыз
Җөмләләрдә төрле – төрле
Заманнарда киләбез.

4 нче укучы

Исемнәрдә ясалабыз,
Җөмләләр дә төзибез.
Кирәк икән кушылабыз
Шулай актив йөрибез.

 

Менә күрәсез, укучылар, фигыльләр бик кирәкле сүз төркемнәре икән. Алардан башка сөйләшеп тә, җөмлә төзеп тә булмый.
3. Менә автобусыбыз да килеп җитте. Без сәяхәтебезне башлыйбыз. Сәяхәтнең барышын картада күрсәтеп барырбыз.

Беренче тукталышыбыз “Елга” тукталышы.
Аны кичәр өчен безгә шушы җөмләләрдән күпер төзергә кирәк. Әгәр белемнәребез нык тирән икән, бу елганы без җиңел кичәрбез. Моның өчен безгә кечкенә күләмле хикәя килеп чыгардай итеп җөмләләрне тәртипкә китерергә кирәк һәм бу җөмләләрдә фигыльләрне табарга кирәк:

4. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда безне  ”Тау” тукталышы көтә. Ләкин бу тауга күтәрелү өчен сез шушы табышмакларны чишәргә һәм фигыльләрне табарга тиеш буласыз. Әйдәгез әле карап карыйк әле.
1. Оча, юк канатлары,
Чаба, юк аяклары
Тышта булса – өелә,
Өйгә керсә җәелә. (кар)

2.Үкерә дә котыра
Бөтен җирне тутыра. (буран)

3. Ак ашъяулык таптык
Җир өстенә яптык. (кар төшү)

4. Килделәр осталар – балтасыз
Салдылар күпер  – тактасыз. (суык)
(оча, чаба, өелә, җәелә, котыра, тутыра, үкерә, таптык, яптык, килделәр, салдылар)
Фигыльләрне дәфтәргә язалар.

5. Өченче тукталыш “Урман”.
– Хәзер сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим ителәчәк, сез ул әкиятләрнең исемнәрен атарга, алардагы фигыльләрне заманнарын әйтергә  тиешсез:

  1. Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин , чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин. (Су анасы)
    2. Кыз шундук гөберле бакага әйләнгән дә ләгәндәге суга чумган да. (Өч кыз)
    3. Бер заман мәче, әтәч, каз һәм үгез бик дуслашканнар бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. (Дүрт дус)
    4. Үрдәк күнгән “Ярар сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде, дигән.”(Сертотмас үрдәк)

(белдем–ү.з., элдем– ү.з.,әйләнгән–ү.з. чумган – ү.з., дуслашканнар– ү.з., яшәгәннәр– ү.з., барырмын–к.з ).

6. Укучылар менә без киләсе тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталышыбыз “Ял итү” ди атала. Без бик арыдык, әйдәгез әле “Ял итү” тукталышында бераз ял итеп алыйк әле.

 

Бу уеныбыз “Алар нишли”? дип атала.

 

1                                      2                                                          3
Ат                                  Бүре                                                Мәче
Әтәч                              Карга                                              Тычкан
Сыер                             Эт                                                    Әтәч
Үрдәк                            Сыер                                                карга
Тавык                            Сандугач                                        кыз

  1. 7. Безне алда “Фигыльләр сарае” көтә. Бу сарайда нинди фигыльләр бар икән. Анда безнең өч заман яши. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Керер алдыннан фигыльләр үзләренеә киемнәрен кияргә тиеш. Алар нинди киемнәр киерләр икән? Әйдәгез искә төшерик әле.

Бара, барды, барган, барыр, барачак.
Тапты, тапты, тапкан, табыр, табачак.
Уйлый, уйлады, уйлаган, уйлар, уйлаячак.
Чишә, чиште,чишкән, чишәр, чишәчәк.

  1. 8. Рефлексия

1.Без фигыльләр иленә сәяхәт иткәндә нинди юллар аша үттек?
2. Фигыльләр дип нәрсәгә әйтәбез?
3. Фигыльнең ничә заманы бар, алар ничек төрләнәләр?

  1. Билгеләр кую.
    5.Өй эше бирү.