Ферма

№80

(Зурлар төркемендә төзү эшчәнлеге)

Зөһрә ШӘЯХМӘТОВА,

Мөслим районы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

Схемага таянып төзергә, төрле корылмаларны бер сюжетка берләштерергә өйрәтү. Светофор буенча булган белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

LEGO конструктор белән төзегәндә балаларның сөйләмнәрен үстерү, кул, бармак чукларының мускулларын ныгыту, схеманы дөрес кулланырга өйрәтү.

Үстерү бурычлары: Балаларның иҗади күзаллауларын, диологик сөйләмнәрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: Күмәк эшләү вакытында бер-берсенә карата хөрмәт һәм дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: LEGO EDUCATION конструктор, схема, экран.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, нинди йорт хайваннарын беләсез?

(Балалар җаваплары)

Тәрбияче: Ә нинди йорт хайваннары сез тагын беләсез? Алар кайда яшиләр?

Бала: Авылда

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә сез беләсезме нәрсә ул ферма?

Бала: Ферма – ул хуҗалык, анда хайваннарны тоталар.

Тәрбияче. Бүген безгә кунакка фермада яшәүче йорт хайваннары килгән, әйдәгез, сезнең белән искә төшерик әле аларның исемнәрен.

Бала. Тавык, сыер һ. б.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар без сезнең белән кунакларыбызга яңа ферма салабыз, һәм аларны шунда яшәргә чакырыбыз. Ә эшебезне башлап җибәргәнче, без сезнең белән лего-конструктор детальләренең исемнәрен искә төшереп китик. Алар безнең экранда.

Бала. Пластина, кирпич, чәчәкләр һ. б.

Тәрбияче. Хәзер без сезнең белән бүленәбез. Инсаф белән Миләүшә утар төзиләр,өй алдын (веранда) төзи Динә, ә авыл хуҗалыгы машинасын Рамазан төзи.

Утар төзү.

Тәрбияче. Утарның нигезенә башта без алыйк — 16*8 кирпич. Хәзер алабыз 2*1 кубик. Сезгә ярдәмгә мин экранга схема чыгарам, ул схемаларда детальләрне ничек беркетергә кирәклеге күрсәтелгән.

Тәрбияче. Хәзер сезнең белән, тәрәзә урнаштырыла торган пластина һәм тәрәзәнең үзен табарбыз. Алабыз капка беркеткечләре булган 2*2 кирпичләрне, һәм капканың үзен. Балалар, рәсемгә карагыз әле, безгә тагын нәрсәләр җитми?

Бала. 2*8 пластина.

Тәрбияче Хәзер безгә янәдән 3 данә 2*1 кирпич кирәк. Балалар схемага күз салыйк әле, без дөрес җыйдык микән?

Бала. Әйе, без дөрес җыйдык, барысы да рәсемдәге кебек килеп чыкты.

Тәрбияче. Ә хәзер әйдәгез, сезнең белән икенче катны төзибез. Безгә 8*16 пластина кирәк була. Хәзер өчпочмаклы кирпич алыйк. Рәсемгәдә игътибар ит, барысы да дөресме? Хэзер 8 данә 2*2 кызыл кирпичләр кирәк. Без алар ярдәмендә биек итеп борыс төзибез. Түбәне ясау өчен тычкан төшкән һәм гади сары кирпич кирәк. Хәзер 2 данә 8*2 кызыл пластина алабыз, өстенә 4*2 кирпич куябыз һәм тоташтырабыз. Аларны янә 8*2 кызыл пластина белән тоташтырабыз. Әйдәгез, рәсем белән чагыштырып карыйк. Өскә безгә кран урнаштырырга кирәк.

Тәрбияче. Булдырдыгыз. Әйдәгез, хәзер конвейрны урнаштырабыз. Алабыз 2*4 яшел пластина. Схема белән чагыштырыйк әле. Тагын нинди детальләр кирәк әле безгә?

Бала. Безгә койма төзергә кирәк.

Тәрбияче. Дөрес, безгә хайваннар, койма кирәк. Игътибар белән схеманы кара һәм үзең мөстәкыйль төзе.

Өй алды (веранда).

Тәрбияче. Нигезенә 6*12 пластина алабыз, аны 4*2 сары пластиналар ярдәмендә беркетәбез. Схемадагы кебек. Өстән ишек урнаштырыла торган пластинаны беркетәбез һәм ишекне куябыз, 2*4 пластина белән ныгытып куярга онытма. Икенче яктан, тәрәзә урнаштырыла торган пластинаны һәм тәрәзәне беркетәбез. Хәзер кыр-кырларына 1*2 3 кубик куябыз. Һәм өстән 6*12 пластина белән беркетәбез. Схема белән чагыштырабыз. Хәзер өчпочмаклы 6 сары кирпич алабызда, схемада күрсәтелгәнчә беркетеп куябыз. треугольной формалары һәм куябыз ничек безгә, картинадагы. Безгә тагын нәрсәләр кирәк икән?

Бала. Тәрәзә урнаштырыла торган пластина.

Тәрбияче. Дөрес, тагын бер тәрәзә урнаштырыла торган пластина. Хәзер сезнең белән өстәл, урындыклар һәм чәйнекне куябыз.

Менә балалар без сезнең белән ферманы төзеп бетердек. Сезгә ошадымы?