Фәнис Яруллин – юмор остасы
№ 192
Нәфисә ЗЫЯТДИНОВА,
Казандагы 103 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әдәби әсәрләр уку күңелгә рәхәтлек бирә, җанга дәва. Миңа аеруча ошаганы –Фәнис Яруллин иҗаты. Шуңа күрә аның иҗаты буенча эзләнү эше башкарырга булдым. Фәнни эшемнең максаты – Фәнис Яруллинның иҗатын өйрәнү, мәгънәсенә төшенү. Шул максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
– Фәнис Яруллинның юмор остасы икәнен исбатларга;
– шигырьләренә карата үз фикеремне белдерергә.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты: Ф.Яруллинның иҗаты.
Предметы: балалар өчен язган шигырьләре.
Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Фәнис Яруллинның күп кенә шигырьләре белән таныштым һәм аларны үзем аша уздырдым.
Теманың актуальлеге. Шагыйрь укучыларны матурлыкка, яхшылыкка, тормышны сөяргә өйрәтә, һәм ул аны бик оста эшли, чөнки аның шигырьләре юмор һәм сатирага корылган. Ә андый шигырьләрне уку җиңел дә, рәхәт тә. Аның шигырләре бик тиз хәтердә кала һәм барысы да әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлтелгән. Ә бүгенге көндә бу – бик мөһим мәсьәлә булып тора. Ул үзенең шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы проблемаларны күрсәтә белә. Аның иҗатын үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да бик яратып укый. Шуңа күрә сайлап алган теманы актуаль дип саныйм. Юморга корылган шигырьләр укучыларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә күз алдына иксез-чиксез дәрья килеп баса. Бу дәрьяның дулкыннары көчле ярсу белән үз эченә бөтереп алыр кебек.
Фәнис абый Яруллин — шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның үзенә генә хас фәлсәфи карашын, тормышка мөнәсәбәтен күрәсең.
Өлкәннәр өчен язылган повесть, хикәя, пьеса һәм поэмалары бу олы, тирән иҗат елгасының бер тармагын тәшкил итсә, икенче тармагы исә — балалар әдәбияты. Әкиятләр яки балалар өчен язылган поэмалар дисеңме, шуклыкка-җорлыкка корылган шигырьләр дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята.
Фәнис Яруллинның кайсы гына әсәрен укысаң да, юмор ярылып ята. Шуның белән укучыны ул үзенә җәлеп итә. Мин бу эшемдә Фәнис абыйның мәктәп темасына кагылышлы шигырьләренә күбрәк тукталып китәсем килә. Алардагы җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. “Укыр идем бишкә генә” дигән шигырен алып карыйк. Бала психологиясенә хас хыялны автор юмор аша бирә:
Начар билге алмас идем,
Авыр фәннәр кермәсәләр,
Өйгә эшләр бирмәсәләр,
Дәрестә сөйләтмәсәләр –
Укыр идем бишкә генә.
Әйе, бөтен бала да “5”ле билгесенә генә укырга хыяллана. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу хыял күп баланың төшенә генә керә. Көлә белгән, үзенең кимчелекләренә юмор аша карый белгән кеше сәламәт була. Табиблар тәнне дәваласа, язучылар җанны дәвалый.
“География дәресендә” дигән шигырендә Фәнис абый юмор аша укучының тапкыр җавабын бирә.
Карта янына баскан да
Аптыраган Ләмига. Кырымны таба алмый ул, Батканмы әллә суга?! Өйдә дәрес карамасаң, Килә икән кыенга:
|
Кырым диеп Ләмигабыз
Барып чыга Курильга. Укытучы әйтә аңа: — Кырым бит,- ди,- көньякта. Арттан кычкыра бер малай: — Җир әйләнә бит, апа! |
Баланың тапкыр җавабы укучыны көлдерер өчен генә бирелми. Тапкыр җавап ул – зирәклек билгесе. Ә зирәклек, якты зиһен, җор тел баланың күңеленә шифалы бальзам булып агып керә.
Дәрес аңлатканда укучыларның кайберләре игътибар белән тыңламый: я сөйләшә я булмаса, тәрәзәгә карап, үз уйларына бирелә, я кәрәзле телефоны белән мәш килә. Нәтиҗәдә, дәрес темасын аңламый кала.
Барыйлар бүген дәрестә
Үттеләр “Алмаш ток”ны. Тик Барый дәрес буена Сөйләп утырды юкны. Кайткач Барый токны сыный, Патронга бармак тыгып.
|
Ә ток куәтле батырдай
Ега Барыйны сугып. Бераз айный төшкәч Барый Уйлана башын иеп: “Минем дәрес тыңламауны Ток каян белгән?” – диеп. (“Каян белгән”) |
Бу шигырьне укыгач, балаларның күбесе уйланырга мәҗбүр. Чыннан да, шагыйрь шушы кечкенә генә шигыре белән ничек үтемле итеп тәрбияли: дәрестә игътибарлы булырга, укытучының һәр сүзе күңелгә кереп калырга тиеш, чөнки тормышта адым саен белемең кирәк булачак. Шушындый шигырьләрен укыгач, тагын бер тапкыр Фәнис абый Яруллинның яхшы педагог, тәрбияче икәнлегенә ышанасың.
Автор тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрә: ата-аналар һәм мәктәпнең бала тәрбияләүдә килешеп, бердәмлек белән эш итүләре. Шулай булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
Һәммәсе зарлана Рифтән,
Бигрәк усал малай, диләр. Бу кадәрле усаллыкны Каян алган алай, диләр. Аптырашта ата-ана: — Нәрсә карый соң бу мәктәп? Тәрбия алар эше бит, Ник акыл бирмиләр шәпләп?! Укытучылар гаҗәпләнә: |
— Ник тыймый, — дип ата-ана. —
Әгәр кулга алмасалар, Бозылачак бит бу бала. Мәктәп белән ата-ана Бәхәсләшә кубып зурдан. Бәхәсләргә керми генә, Беркемгә дә бирми генә, “Тәрбияли” Рифне урам. (“Сүзсез генә”) |
Әлеге проблема һичкайчан актуальлеген югалтмый. Баланың шәхес булып формалашуында җәмгыять, андагы үзгәрешләр, безне чолгап алган тирәлекнең, аралашкан кешеләрнең йогынтысы бик зур. Яшь буынга дөрес юнәлеш бирү, аны төрле тискәре йогынтылардан саклап калу — мәктәп белән ата-ананың бердәм бурычы.
Шәхес булып формалашу кечкенәдән башлана. Балачактан ук һәр эшне үз ирке белән эшләргә тырышу – ялкаулыкны җиңү дигән сүз. Ихтыяр көчен үстерү, тырышу, кайсыдыр яктан үзеңне күрсәтергә омтылу һәр бала күңелендә дә бар. Нәниләр психологиясен яхшы белгән язучы гына балалар өчен үтемле әсәрләр яза ала. “Узар идем” шигырендә шуклык белән бирелгән “теләк” баланың үз-үзенә булган критикасын күрсәтә, ялкаулыгын таный бала. Үз гаебеңне тану – төзәлүгә беренче адым.
Дамир укуда беренче,
Сабир спортта көчле. Әни әйтә, нигә син дә Түгел соң шулар төсле. Рәфис эшчән дип мактала, Вил ярдәмчел, янәсе. |
Кайсы да булса бер яктан
Алдын алар һәммәсе. “Эһ” тә итми узар идем Мин боларның барысын – Әгәр ачып җибәрсәләр Ялкауларның ярышын |
Авторның балалар өчен язган поэмаларыннан берсенә генә тукталып китәсем килә. Ул “Өч кыз һәм унөч алма” дип атала. Өч кыз үз бакчаларында бик тә алмагач үстерергә тели. Менә алар бер ташландык бакчада ятимләнеп калган алмагачлар күрә һәм бер нәни алмагачны үз бакчаларына күчереп утырталар. Аны сулар сибеп, тәрбияләп үстерәләр. Ниһаять, бер язны боларның алмагачы чәчәк ата һәм унөч алма бирә. Өч кыз әти-әнисе белән — бишәү. Унөч алманы һәркемгә тигез итеп бүлеп булмый. Шунда балаларның киң күңеллелекләре ачыла да инде. Кызлар артык алмаларны үзләренә түгел, әти-әниләренә бирергә тырыша, ә алай да булмагач, алар аны дусларына алып китәләр. Бер караганда, гади генә кебек, әмма моның төбендә зур тәрбияви проблема ята.
Фәнис Яруллин бала күңеленә тизрәк үтеп керим әле дип, шигырь формасының җиңелен сайламый, шул ук вакытта күп кенә шигырьләрен җитди темаларга кора. Менә аның “Минем эт буласым килә” шигыре:
Минем эт буласым килә,
Беләсезме нигә? Этләрне бит иркәлиләр, Сыйпап үбә-үбә. Этләр югалса, эзлиләр, Кадерле шул этләр. |
Этләр алдында тора гел
Тәмле-тәмле итләр. Кая барса да, аларны Йөртәләр гел тотып. Калдырмыйлар бит аларны Больницада “онытып”. |
Ата-анасы ташлап киткән бер үксез баланың җан авазы бу. Җанны тетрәндерерлек аваз. Ә мондый шигырьләр Фәнис абыйда бик күп.
Безнең бүгенге тормышта әтисез, әни тәрбиясендә генә үскән балалар да бихисап. “Әти“ сүзен әйтергә тилмереп яшәгән балаларга карата шагыйрьнең йөрәге аеруча сизгер. Үзенең дә әтисе 40 яшендә үк сугышта һәлак була. Ата назына тилмереп үскәннәр аның игътибарыннан читтә калмый.
Сыртын угалап: — Әти суккан җир
Күрсәтә Таһир Нинди була? – дип,
-Менә монда, — ди,- Кызыгып карый
Әти суккан җир. Аңарга Мөнип.
Бу эшемне башкарганда, мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем: Ф.Яруллинның шигырьләре, дөрестән дә, көчле юмор белән сугарылган. Безнең кебек рус мәктәпләрендә укыган татар балаларына аның теле аңлаешлы, әсәрләрен уку кызыклы, өйрәнергә җиңел. Юмор аша ул балаларны көлдерә дә, тәрбияли дә. Аның әлеге көнгә кадәр язылган һәрбер әсәре үз укучысын, әдәбиятта үз урынын тапты. Аның әсәрләрен һичбер башка авторныкы белән бутап булмый. Әгәр язучыбызның балалар өчен язылган әсәрләре дөнья телләренә тәрҗемә ителсә, алар, һичшиксез, милләтебезнең горурлыгына әйләнер иде.
Безнең халкыбыз Фәнис абый кебек көчле рухлы кешеләре булганда беркайчан да йөзен югалтмас!