Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясен өйрәнү

№48

(Сингапур структураларын кулланып уздырылган әдәбият дәресе. Татар төркеме. V сыйныф)

Гөлия ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА,

Чистайдагы 5 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Заман алга барган саен, тормышта ниндидер үзгәрешләр, яңалыклар булып тора. Әлбәттә, мәгариф системасы да әлеге яңалыклардан читтә кала алмый. Бүген әзер белем бирү әһәмиятен югалтты, укытучы укучыга белем алуга юнәлеш бирүче ролен алды. «Мәктәптә дәресләрне Сингапур методикасы буенча укыта башлаячакбыз» дигән хәбәргә, бәлки, күпләр ышанып та җитмәгәндер. Ниһаять, дәүләт стандартлары, татар теленнән республика тестированиеләре, фәнгә караган мониторинг тикшерүләре үткәрү, укытучы күңеленә борчу салды. Әлбәттә, үзгәрешләргә без әзер түгел идек, тик бүгенге көн укучыларын китап белән генә кызыксындырып, фәнне өйрәнүгә ихтыяҗ тудырып булмый. Укучылар һәрвакыт яңалыкка омтыла, үзгәрешләрне уңай кабул итә. Яңалык туа икән, димәк, шулай кирәк, бу ‒ замана таләбе.

Бүгенге көндә Сингапур үрнәгенә ияреп, республикада 54 өстенлекле мәктәпләр челтәре оештырылды. Аларның максаты ‒ мәктәп укытучыларының инновацияле командалар челтәрен формалаштыру, белем бирүнең сыйфатын арттыруга булышучы алдынгы укыту тәҗрибәсен үзләштерү, республика мәктәпләре һәм районнары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу атмосферасын булдыру. Чистай районында бердәнбер 5 нче мәктәп Татарстан Республикасында “Өстенлекле мәктәп” программасы буенча эшләүче уку йортлары исемлегенә керде. Ул үзенең укучыларына җитди мәгариф стандартларына җавап бирә торган уникаль уку программалары, шәхескә ориентлашкан укыту, инновацион программалар һәм ХХI гасыр укучысын укыту өлкәсендә үзгәрешләр кертүче башка яңалыклар тәкъдим итә.

Бүгенге этапта үсеп килүче буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү дәүләт мәгариф сәясәтенең алдынгы бурычы булып тора. Ул педагоглар тарафыннан иң нәтиҗәле методик һәм мәгариф технологияләрен файдалану юлы белән ирешелә. Өстенлекле мәктәпләр Сингапурдан килгән тренерлар белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Мәктәп бу юнәлештә эшләү буенча уңышлары белән уртаклашып, коучинглар үткәрде, шәһәр укытучылары белән тәҗрибә уртаклашты. Укытучыларга төрле юнәлешләр буенча эшләү тәкъдим ителә. Бу яңалык кайбер әти-әниләр арасында шикләнү, борчу тудырды, ләкин укытучылар коллективы дәресләрендә даими рәвештә Сингапур методын кулланып укыта башлагач, борчылулар юкка чыкты.

Яңача укытуны укучылар бик рәхәтләнеп кабул иттеләр, парта артында дүртәүләшеп утыру, дәрестә күбрәк үзлектән уйлау, фикерләрен кат-кат уку яки сөйләү аларны критик фикерләргә өйрәтә. Дәрестә уен формалары, классбилдинг, тимбилдинг, әңгәмәдәше белән үзара аралашу, командада эшләү укытудагы яңа технологиянең үзенчәлекләре булып тора, чөнки замана балаларына төрле мәсьәлә, бурычларны чишү өчен критик фикерләү күнекмәләрен алырга кирәк. Әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да дип уйлыйм. Чөнки бала «бер-береңә булышу» дигән төшенчәне аңлап үсә.

Районда Сингапур методикасын кулланып ачык дәресләр үткәрелә. Дәресләрдә укучыны критик фикерләргә өйрәтә торган түбәндәге структураларны кулланыла: РЕЛЛИ РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП,ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН һ.б. Дәрестә эшлекле сораулар (генератив, конструктив, фасилитив), фикерләү типларына караган фигыльләр(мәсәлән: уйлагыз, характерлагыз, анализлагыз, дәлилләгез һ.б.) куллану мәҗбүри булып тора.

Дәресләрдә Сингапур укыту методикасын куллануның татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен өстенлекле яклары шактый:

‒ тел өйрәнүгә ихтыяҗ арта;

‒ дәресләркүбрәк уен формасында үтә;

‒ бала бер парта артында гына утырмый,төрле структураларны кулланганда хәрәкәтләнә,тора, йөри;

‒ дәрестә бер тема күп тапкырлар кабатлана;

‒ белем сыйфаты арта.

Мәктәптә укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

Сезгә, Сингапур структураларын кулланып, V сыйныфның татар төркемендә әдәбияттан уздырган дәреснең кайбер этапларын тәкъдим итәм.

Дәреснең максаты: укучыларның аңлап укуларын һәм фикер сәләтен үстерү; аналарга карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисе тәрбияләү; логик фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләм үстерү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, әсәрләреннән күргәзмә, интерактив такта, компьютер, менеджмент , кәгазь битләре.

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Дәрес барышы

Уңай психологик халәт тудыру

‒ Исәнмесез, укучылар. Бүген дәрестә кунакларыбыз бар, әйдәгез алар белән исәнләшик. Ә хәзер бер-беребезне сәламлик. (Башта каршыдагы иптәшеңне, аннан җилкәдәш иптәшеңне сәламләү.)

Тэйк оф-тач даун структурасы (танышу)

1. Кемнең фамилиясе алфавит буенча беренче языла?

2. Кемнең фимилиясе иң ахырдан языла?

3. Кемнең туган көне яз аенда?

4. Ә кемнәр кышын туган?

5. Кемнең исеме 5 хәреф һәм 5 аваздан тора? (Укучылар җавап бирәләр)

Оештыру өлеше

Өй эшен искә төшерү (ике укучы әниләре турында язган иншаларын укыйлар).

Яңа тема

Сүзлек белән эш (сүзләрне уку, дәфтәргә язып кую).

Шифалы ‒ полезный

Офык ‒ горизонт

Шомлы ‒ страшный

Яманлык ‒ зло, плохое

Сималтиниус раунд тэйбл структурасы.

‒ Укучылар, өстәлдәге кәгазь битләрен алыгыз һәм бирелгән яңа сүзләр белән җөмләләр төзегез. (Бер-берсе белән битләрне алмашыналар, 2 нче һәм 4 нче номерлы укучылар җөмләләрне укыйлар.)

Дәреслек белән эш

‒ Укучылар, тактадагы мәкальгә игътибар итегез әле. «Яктылык — кояш янында, яхшылык ‒ …». Дәрес ахырында әлеге мәкальнең дәвамын язып бетерергә кирәк булачак. Ә хәзер 202 нче битне ачыйк. Анда Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәсе бирелгән. (Укытучы үрнәк укый, укучылар дәвам итәләр.)

Ол райт раунд робин структурасы (һәр укучы сорауга җавап яза һәм укый, яңа фикерләр белән җаваплар язмача тулылындырыла).

‒ Әсәр нәрсә турында? (Балаларның җаваплары.)

Дәресне ныгыту

‒ 204 нче биттәге 3 нче сорауга җавапны дәреслектән табып укып карыйк әле. Димәк, әнисе малайга нәрсә әйтмәкче була? (Ялганларга ярамый.)

Конерс, Релли-робин структуралары (4 почмак саен берәр сүз: «БОЛЫТ», «КОЯШ», «ТАУ», «ЧИШМӘ». Укучылар үзләре теләгән почмакка басалар, парлашалар. Бирелгән вакыт эчендә бер-берсенә ни өчен почмактагы әлеге сүзне сайлауларын аңлаталар).

Сорауларга җавап бирү.

1. Әнисе улын ни өчен янына чакыра?

2. Малай авыру әнисенә ничек җавап бирә?

3. Малай тәрбиялеме? Ни өчен?

Кабатлау

‒ Укучылар, бирелгән хикәя эчтәлеге буенча план төзик. (Укучылар тактада план төзиләр.)

План

1. Бик еракта малай белән әнисе яшәгән.

2. Малайның әнисе авырып киткән.

3. Әнисенең үтенече.

4. Ялган эш.

5. Кояш карала башлаган.

6. Малай үз гаебен аңлаган.

7. Кояшта тап бетмәгән.

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Сорауларга җавап бирү.

‒ Укучылар, без бүген нинди хикәя белән таныштык?

‒ Ф.Яруллин әлеге хикәясе белән нәрсә әйтергә тели?

‒ Хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен?

‒ Тактадагы мәкальне кем дәвам итәр?

Нәтиҗә: «Яктылык кояш янында, яхшылык әни янында» дигән фикергә киләләр.

Өй эше

1. Хикәяне дәвам итәргә.

2. Яхшылык, изгелек турында 5 мәкаль язып килергә.

Дәресне йомгаклау

Билгеләр кую.