Әти-әниләр белән дустанә элемтә урнаштыру юллары

Лилия КӘРИМУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта  мәктәбе директорының мәктәпкәчә белем буенча урынбасары

Балаларның гомуми үсешен булдыру, сәламәтлеген ныгыту, әхлак, тирә-юньгә мәхәббәт тәрбияләү мәктәпкәчә белем бирүнең төп бурычлары булып тора.

Федераль дәүләт мәгариф стандарты буенча балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге биш юнәлештә алып барыла: социаль аралашу, танып-белү, сөйләм, нәфис-нәфасәти, физик үсеш.

Бакчабыз Федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар белән тулыландырылган. Бу комплектлар шөгыльләр үткәрү өчен бик уңайлы. Бүгенге көндә белем бирү “Туган телдә сөйләшәбез” (авторлары З.Зарипова, Ф.Хазратова, З.Шәрәфетдинова, И.Хәбибуллина), “Изучаем русский язык” (С.Гаффарова җитәкчелегендә төзелгән), Р. Шәехованың “Авазларны уйнатып” исемле эш дәфтәре ярдәмендә тормышка ашырыла. Бакчабызда белем һәм тәрбия бирү уен формасында оештырыла, барлык уен почмаклары да булдырылган.

Хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең актив катнашыннан башка күз алдына китереп булмый. Тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуы – әлбәттә, балалар бакчасының әти-әниләр берлектә эш алып барылуында. Балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык әти-әни өстендә, ә без – тәрбиячеләр тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә тиешбез. Шуларны истә тотып, бакчабызда әти-әниләр һәм балалар белән күмәк эш алып баруга өстенлек бирелә. Әти-әниләр белән эшләгәндә без үзебездә тәрбияләнүче һәр баланың гаиләсе белән партнерлык мөнәсәбәте урнаштыру, әти-әниләрнең педагоглык культурасын арттыру, эшнең аеруча нәтиҗәле алымнарын эзләү һәм үзләштерү аша балалар бакчасы тормышында катнашуга җәлеп итү кебек бурычларны тормышка ашырабыз.

Әти-әниләр – тәрбияче түгел, аларның тәрбия бирү өлкәсендә белемнәре юк, шунлыктан бала белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруда кыенлыкларга да очрыйлар. Шул сәбәпле ата-аналар белән медицина, сәнгать, мәгариф һ.б. өлкәләрдә агарту эшләре алып баруны кирәкле дип саныйм. Тәрбиянең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Бары тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Гаилә белән элемтәне ныгытуда ата-аналар җыелышлары мөһим роль уйный. Шуңа күрә аларны планлаштыруга, оештыруга зур әһәмият бирәбез. Җыелышларны үткәрүнең яңа формаларын үзләштердек. Аларны төрле формада алып барабыз:

– җыелыш- диспут;

– эшлекле уен (әти-әниләр белән шөгыльләр үткәрелә, балалар булыша);

– педагогик кунакханә;

– тапкырлар һәм зирәкләр ярышы;

– спорт яратучы гаилә;

– семинар-практикум.

Уку елы башында һәм уку елы азагында “Ачык ишекләр” көне үткәрү мәҗбүри куелган. Болар ярдәмендә әти-әни, баласының үсеш дәрәҗәсен карап, ел азагында нәтиҗә ясый, үз фикерен җиткерә, әти-әниләр арасында анкета үткәрелә.

Бакчабызда “Әниләр көне”н, “Әтиләр көне”н һәм дә “Гаилә бәйрәме”н үткәрү традициягә әйләнде. Бу бәйрәмнәр әти-әниләр белән берлектә күңел ачу чарасы буларак үткәрелә. “Әниләр көне”, “Әтиләр көне” елның-елында  үзгәртелеп үткәрелә. Мәсәлән, бер елны балалар үз һөнәрләрен күрсәтсә, икенче елны без әти-әниләрнең осталыкларын бәялибез. Ә “Гаилә бәйрәме” бигрәк тә күңелле үтә. Монда һәр гаилә дә актив катнаша. Бер гаилә дә читтә калмый, бар осталыкларын күрсәтеп, күңелле итеп ял итәләр.

Бакчабызда сәламәт яшәүне булдыруга зур иътибар бирелгән. Күп кенә спорт ярышлары үткәрү каралган. Бу чаралар ата-аналарны балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә тарту максатыннан оештырыла. Чараларны оештырганда балаларның сәламәт яшәү рәвешен күзаллауларын булдыру, физик тәрбиянең аеруча мөһим алымнарын гаилә белән берлектә тормышка ашыру кебек бурычларны куябыз. Сентябрь аенда “Күңелле эстафета”,  декабрь аенда “Кышкы спартакиада”, май аенда “Кече сабантуй” кебек чаралар үткәрү әти-әниләр күңеленә хуш килде. Балалар бу көннәрне түземсезлек белән көтеп ала. Чарадан соң аларда әти-әниләре белән горурлану хисе тагы да артып китә.

Теләп башкарыла торган бәйгеләрнең берсен атап үтәсе килә: ул да булса – әти-әниләрнең балалары белән берлектә ясаган кул эшләре күргәзмәсе бәйгесе. Һәр бәйрәмгә яки истәлекле даталарга кул эшләре күргәзмәсе оештырыла, әти-әниләр, берсен-берсе уздырып, зәвыклы итеп, бөтен көчләрен куеп ясап киләләр, һәм һәр кул эше дә югары бәяләнә. Гаиләләребез Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Эшебезне, тормышыбызны тагы да яктыртып җибәрү ниятеннән бакчабызда әти-әниләр ярдәме белән мастер-класслар оештырыла. Шуларның берничәсен атап үтүне кирәк дип саныйм:

1. “Канатлы дусларыбыз өчен оя”. Бу процесс яз көне кошлар җылы яктан кайту вакытында эшләнелә. Әтиләр үз зәвыклары белән төрле рәвештә, төрле үлчәмнәрдә сыерчык оялары ясап күрсәтәләр. Балалар белән берлектә бу оялар бакчабыз тирәсендәге агачларга урнаштырыла.

2. “Оста куллар”. Мондый мастер-класс елга берничә мәртәбә оештырыла. Әтиләр төрле материаллардан, мәсәлән, янгын сүндерү, беренче ярдәм машиналары, төрле тәрбияви уенчыклар ясап күрсәтәләр.

3. Ике дәүләт теленә өйрәтү максатыннан булдырылган “Татарстан почмагы”н тулыландыру ниятеннән “Милли киемнәр тегәбез” исемле мастер-класс оештырдык. Бу  эш әниләр, тәрбиячеләр һәм балалар тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Бүгенге көндә күп кенә милләтләрнең киемнәре кигерелгән курчакларыбыз булдырылган. Шуның белән берлектә бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтүне бурыч итеп куябыз.

4. Күп еллар бакчабызда “Курчак театры” проекты эшләп килә. Курчакларыбызны ишәйтү, төрлечә тулылындыру нияте белән әниләр ярдәмендә курчаклар тегү эше алып барыла. Шушы курчаклар белән без балалар уйнавында әти-әниләргә һәм мәктәп укучыларына үзебез өйрәнгән әсәрләребезне тәкъдим итәбез. Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша: сөйләмнәре яңа сүзләр белән баетыла, тулылана, бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә, сөйләмнең аваз культурасы үсә, авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә, фонематик ишетү үсеше башкарыла, артикуляцион аппарат камилләшә, тавыш көче һәм дикцияләре үсә. Балалар сүзләрне ачык,аңлаешлы итеп ишетелерлек итеп әйтергә өйрәнәләр. Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла: аралашу кынлыгын үтү, неврозлар һәм куркулар терапиясе кичергән һ.б балаларга ярдәм итә. Мондый эшләр алып бару балаларга да, әти-әниләребезгә дә бик ошый. Әлеге эшләрне оештыру әти-әниләр белән дустанә элемтә урнаштыру өчен һәм тәрбия эшебезгә дә зур ярдәм итә. Балалар бакчасы, гаилә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә баланы тирән белемле, әдәпле, чын сәламәт, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләргә һәм шушы юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.