«Әниләр һәм бәбиләр»

№ 92

(Әниләр көненә багышланган кичә)

Рәсимә ИМАМЕТДИНОВА,

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучысы

Кичә барышы

1 нче алып баручы.

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек.

Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә – хатын-кыз бит.

2 нче алып баручы. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң. Газиз нәниләребез булган кызчыклар, буй җиткән сылулар, йөрәк җылыларын бәгырь җимешләренә һәм гаиләгә бирүче аналар, ил әнкәйләредәй әбиләребез, дәү әниләребез тирә-юньгә рәхимле елмаялар икән, һәркемнең җанына ләззәт куна, барчабызның йөрәгендә дәрт, беләгендә көч-куәт арта. Кыскасы, хатын-кызның елмаюы – яшәвебезнең бәлзәме, көн күрүебезнең иминлеген, милләтебезнең киләчәген раслаучы билге. Ана гасырлар буена борчылу һәм кайгы-хәсрәтләр йөген үз иңнәрендә күтәреп бара. Җәмгыятьтәге иминлекнең ныклыгы да, балаларның исән-саулыгы өчен дә ул үзен җаваплы тоя. Кешелекнең бөтен тарихы, барлык рухи үсеше ана куллары, аның акылы, йөрәге аша үткән һәм үтә.

1 нче алып баручы. Ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе ул.

Ана педагогикасы – гаять мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез, изге максатларга гына юнәлдерелгән эшчәнлек. Халык педагогикасында ана – хәлиткеч фигура. Аның ягымлы педагогикасы балаларга таләпчән мәхәббәткә нигезләнә.

2 нче алып баручы. Безнең бүгенге кичәбез – «Әниләр һәм бәбиләр» тамаша-бәйгесе.

1 нче алып баручы. Кичәбезнең максаты: татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү.

2 нче алып баручы. Кичәбезне башлыйбыз.

Беренче бәйге – «Нәни йомгак».

1 нче алып баручы.

Галибәнә яктырып,

Ал таң аткан чагында,

Сандугачлар җиһанга

Моң тараткан чагында,

Зилзиләләр куптарып,

Үзе яткан карында

Җанлыдан җан яралды.

Чәчәкләр баш калкытып

Нурга күмелгән мәлдә,

Бар табигать җанланып,

Җырга төрелгән мәлдә,

Бәгырьне парә-парә,

Җан ачысы телде дә,

Җанлыдан җан яралды,

Җиргә, күккә, тирә-юньгә

Яңа аваз таралды.

2 нче алып баручы. Дөньяга яңа кеше туды. Ул, үзенә бәхетле киләчәк даулап, тәүге авазын салды. Ана, назлы күзләрен мөлдерәтеп, сабыена елмайды. «Мул ризыгың, киң бәхетең, миһербаның, шәфкатең, иман -тәүфигың белән кил, балам!» – дип теләкләр теләде һәм өенең түренә бишеген элде.

Ә инде хәзер бәйгебезне башлыйбыз.

1 нче бәйге. Башта әниләр бәбиләре белән таныштыра, соңыннан бала биләүләүдә көч сынашалар. (Бишек җыры фонограммасы фонында.)

1 нче алып баручы. Әни, әнием, әнкәй!.. Таң белән бергә уяна да табигатьне, бөтен тереклекне иркәләүче кояш нурына йөгереп чыга. Дөньяның матур, илләрнең тыныч булуына шатланып, хезмәт иртәсен башларга җыена. Нәниен күкрәгенә кысып сөя дә балалар бакчасына кертеп калдыра.

Кешенең иң гамьсез, иң бәхетле чагы – сабый чагы – балалар бакчасында үтә.

2 нче бәйге – «Бала – табигатьнең могҗизасы бит!»

Кызларыбыз кечкенә чакларына кайтып килерләр. (Кечкенә кыз роленә кереп, шигырь уку, җырлау, бию һ.б.), ә әниләр кызларының кечкенә чакта кигән киемнәрен күрсәтерләр.

2 нче алып баручы.

Хәтерлим әле мин бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Беренче сентябрь кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан тәүге адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында – укучы сумкасы, икенчесендә – чәчәкләр. Күңелендә – бәйрәм. Бала йөгерә-атлый мәктәпкә бара, янәшәсендә – әнкәсе.

3 нче бәйге – «Беренче кыңгырау» исеме астында үтәр.

1 нче алып баручы.

Чәчләреңз кунган ак күбәләк

Шатлык очкыннары күзеңдә.

Ак кием, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән кечкенә йөрәгең,

Озатасың изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Ил башына күрә йөгең дә бар,

Син җаваплы кеше бүгеннән.

Бәйгенең тәртибе: әниләр кызларына тасмалар тагарга, сумкаларына кирәкле әсбапларын тутырырга тиеш. Кайсыгыз җитезрәк булыр, шуны ачыкларбыз.

2 нче алып баручы. Әнием! Әнкәем! Газиз анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син безне.

4 нче бәйге. Кызларыбыз әниләре белән таныштырырга һәм әниләренә бүләк тапшырырга тиеш (кулдан эшләнгән бүләк, җыр, бию, шигырь дә булырга мөмкин).

1 нче алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек тирә-якка таралыша.

Ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул, илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, сәләтле, тырыш балаларын үстереп, Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң сөенечле хәбәрләр көтә.

Көн туса – күзе тәрәзәдә,

Иртән-кичен сүнми уты да.

Хәбәре юк, үзе кайтыр, диеп,

Бик соң гына китә йокыга.

Ана көтә,

Ана өмет итә…

2 нче алып баручы. Үсеп буйга җиткән, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар сөекле әниләре янына ашкынып кайта, әнкәләре аларны тәмле-тәмле ашлар пешереп көтеп ала.

5 нче бәйге. Татар халык ашларын тәкъдим итү, хәзерләү ысулы белән таныштыру.

1 нче алып баручы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам «Җәннәт – аналарның аяк астында», – дип әйтә торган булган. Чыннан да, ана булса, бала өчен җәннәт – аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “Ата-аналы, алтын канатлы булсын», – дип теләмиләр бит.

Ана назы ул – җирдә мәңгелек.

Мәңгелке җыр – бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз!

6 нчы бәйге. Түбәндәге сүзләрне кулланып, өч куплетлы шигырь язарга: әнкәй, бишек, шатлык, кайгы, назлап, игелек, изгелек, җырлар, гомер, үскән, хәтерлим, кадерле. (Бу бирем алдан өй эше бирелә.) Шигырь аша әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерербез.

2 нче алып баручы.

Кем ап-ак биләүгә биләп,

Төн йокыларын калдырып,

Сине бәй-бәй иткән?

Үсеп кеше булсын дигән,

Һәрвакытта назлап сөйгән

Балам, диеп әйткән?

Кем беренче сентябрь көнне

Мәктәпкә кадәр озаткан

Аркаңнан сөеп?

Илләр тыныч булсын дигән,

Кояш мәңге калсын дигән,

Синең өчен янып, синең өчен көйгән?

1 нче алып баручы.

Бел кадерен, бел, әнкәеңнең

Кәефен бозма, син аны

Сакла, кадерлә.

Күз укларың белән кадап,

Чәнечкеле сүзләр саклап

Әрнетмә син җанын!

2 нче алып баручы. Әти-әниләребез исән чакта кадерләрен белик, күз уклары белән кадап, чәнечкеле сүзләр саклап, аларны рәнҗетмик, күз карасыдай саклыйк! Үсеп җитеп, олы тормыш юлына баскач та безгә әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык-куанычларыбыз булса да, без аны уртаклашырга әти-әниләребез янына ашыгабыз.

Без әти-әниләребезгә гомеребез буе бурычлы. Безне алар кадерләп үстергән кебек, без дә аларны чит кеше кулларына калдырмыйча, кадер-хөрмәт күрсәтеп, миһербанлы булыйк!

 

(Кичә ахырында бәйгегә йомгак ясала.)

«Әниләр һәм бәбиләр»(Әниләр көненә багышланган кичә)Рәсимә ИМАМЕТДИНОВА,Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучысыКичә барышы1 нче алып баручы. И хатын-кыз!Әгәр син булмасаң,Сүнәр иде дөнья,Булмас иде җирдә тереклек.Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә – хатын-кыз бит.2 нче алып баручы. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң. Газиз нәниләребез булган кызчыклар, буй җиткән сылулар, йөрәк җылыларын бәгырь җимешләренә һәм гаиләгә бирүче аналар, ил әнкәйләредәй әбиләребез, дәү әниләребез тирә-юньгә рәхимле елмаялар икән, һәркемнең җанына ләззәт куна, барчабызның йөрәгендә дәрт, беләгендә көч-куәт арта. Кыскасы, хатын-кызның елмаюы – яшәвебезнең бәлзәме, көн күрүебезнең иминлеген, милләтебезнең киләчәген раслаучы билге. Ана гасырлар буена борчылу һәм кайгы-хәсрәтләр йөген үз иңнәрендә күтәреп бара. Җәмгыятьтәге иминлекнең ныклыгы да, балаларның исән-саулыгы өчен дә ул үзен җаваплы тоя. Кешелекнең бөтен тарихы, барлык рухи үсеше ана куллары, аның акылы, йөрәге аша үткән һәм үтә. 1 нче алып баручы. Ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе ул.Ана педагогикасы – гаять мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез, изге максатларга гына юнәлдерелгән эшчәнлек. Халык педагогикасында ана – хәлиткеч фигура. Аның ягымлы педагогикасы балаларга таләпчән мәхәббәткә нигезләнә.2 нче алып баручы. Безнең бүгенге кичәбез – «Әниләр һәм бәбиләр» тамаша-бәйгесе.1 нче алып баручы. Кичәбезнең максаты: татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү.2 нче алып баручы. Кичәбезне башлыйбыз. Беренче бәйге – «Нәни йомгак».1 нче алып баручы. Галибәнә яктырып,Ал таң аткан чагында, Сандугачлар җиһангаМоң тараткан чагында,Зилзиләләр куптарып,Үзе яткан карындаҖанлыдан җан яралды.Чәчәкләр баш калкытыпНурга күмелгән мәлдә,Бар табигать җанланып,Җырга төрелгән мәлдә, Бәгырьне парә-парә,Җан ачысы телде дә, Җанлыдан җан яралды,Җиргә, күккә, тирә-юньгәЯңа аваз таралды.2 нче алып баручы. Дөньяга яңа кеше туды. Ул, үзенә бәхетле киләчәк даулап, тәүге авазын салды. Ана, назлы күзләрен мөлдерәтеп, сабыена елмайды. «Мул ризыгың, киң бәхетең, миһербаның, шәфкатең, иман -тәүфигың белән кил, балам!» – дип теләкләр теләде һәм өенең түренә бишеген элде. Ә инде хәзер бәйгебезне башлыйбыз.1 нче бәйге. Башта әниләр бәбиләре белән таныштыра, соңыннан бала биләүләүдә көч сынашалар. (Бишек җыры фонограммасы фонында.) 1 нче алып баручы. Әни, әнием, әнкәй!.. Таң белән бергә уяна да табигатьне, бөтен тереклекне иркәләүче кояш нурына йөгереп чыга. Дөньяның матур, илләрнең тыныч булуына шатланып, хезмәт иртәсен башларга җыена. Нәниен күкрәгенә кысып сөя дә балалар бакчасына кертеп калдыра.Кешенең иң гамьсез, иң бәхетле чагы – сабый чагы – балалар бакчасында үтә. 2 нче бәйге – «Бала – табигатьнең могҗизасы бит!»Кызларыбыз кечкенә чакларына кайтып килерләр. (Кечкенә кыз роленә кереп, шигырь уку, җырлау, бию һ.б.), ә әниләр кызларының кечкенә чакта кигән киемнәрен күрсәтерләр.2 нче алып баручы.Хәтерлим әле мин бүгенгедәйСентябрьнең бере җиткәнен.Беренче сентябрь кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан тәүге адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында – укучы сумкасы, икенчесендә – чәчәкләр. Күңелендә – бәйрәм. Бала йөгерә-атлый мәктәпкә бара, янәшәсендә – әнкәсе.3 нче бәйге – «Беренче кыңгырау» исеме астында үтәр.1 нче алып баручы.Чәчләреңз кунган ак күбәләкШатлык очкыннары күзеңдә. Ак кием, ак чәчәкләр беләнКүбәләккә охшаш үзең дә.Ашкына да, талпына да бүгенЛеп-леп типкән кечкенә йөрәгең,Озатасың изгеләрдән изгеСабыйлыкның соңгы көннәрен.Җуелмаслык хатирәләр калырМәктәптәге тәүге көнеңнән.Ил башына күрә йөгең дә бар,Син җаваплы кеше бүгеннән.Бәйгенең тәртибе: әниләр кызларына тасмалар тагарга, сумкаларына кирәкле әсбапларын тутырырга тиеш. Кайсыгыз җитезрәк булыр, шуны ачыкларбыз.2 нче алып баручы. Әнием! Әнкәем! Газиз анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син безне.4 нче бәйге. Кызларыбыз әниләре белән таныштырырга һәм әниләренә бүләк тапшырырга тиеш (кулдан эшләнгән бүләк, җыр, бию, шигырь дә булырга мөмкин).1 нче алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек тирә-якка таралыша.Ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул, илебезнең һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, сәләтле, тырыш балаларын үстереп, Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң сөенечле хәбәрләр көтә.Көн туса – күзе тәрәзәдә, Иртән-кичен сүнми уты да.Хәбәре юк, үзе кайтыр, диеп,Бик соң гына китә йокыга.Ана көтә,Ана өмет итә…2 нче алып баручы. Үсеп буйга җиткән, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар сөекле әниләре янына ашкынып кайта, әнкәләре аларны тәмле-тәмле ашлар пешереп көтеп ала.5 нче бәйге. Татар халык ашларын тәкъдим итү, хәзерләү ысулы белән таныштыру.1 нче алып баручы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам «Җәннәт – аналарның аяк астында», – дип әйтә торган булган. Чыннан да, ана булса, бала өчен җәннәт – аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “Ата-аналы, алтын канатлы булсын», – дип теләмиләр бит.Ана назы ул – җирдә мәңгелек.Мәңгелке җыр – бишек җырыгыз.Без узасы юлда маяк булыпГомер буе балкып торыгыз!6 нчы бәйге. Түбәндәге сүзләрне кулланып, өч куплетлы шигырь язарга: әнкәй, бишек, шатлык, кайгы, назлап, игелек, изгелек, җырлар, гомер, үскән, хәтерлим, кадерле. (Бу бирем алдан өй эше бирелә.) Шигырь аша әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерербез.2 нче алып баручы.Кем ап-ак биләүгә биләп,Төн йокыларын калдырып,Сине бәй-бәй иткән?Үсеп кеше булсын дигән,Һәрвакытта назлап сөйгәнБалам, диеп әйткән?Кем беренче сентябрь көннеМәктәпкә кадәр озатканАркаңнан сөеп?Илләр тыныч булсын дигән,Кояш мәңге калсын дигән,Синең өчен янып, синең өчен көйгән?1 нче алып баручы.Бел кадерен, бел, әнкәеңнеңКәефен бозма, син аныСакла, кадерлә.Күз укларың белән кадап, Чәнечкеле сүзләр саклапӘрнетмә син җанын!2 нче алып баручы. Әти-әниләребез исән чакта кадерләрен белик, күз уклары белән кадап, чәнечкеле сүзләр саклап, аларны рәнҗетмик, күз карасыдай саклыйк! Үсеп җитеп, олы тормыш юлына баскач та безгә әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык-куанычларыбыз булса да, без аны уртаклашырга әти-әниләребез янына ашыгабыз.Без әти-әниләребезгә гомеребез буе бурычлы. Безне алар кадерләп үстергән кебек, без дә аларны чит кеше кулларына калдырмыйча, кадер-хөрмәт күрсәтеп, миһербанлы булыйк!(Кичә ахырында бәйгегә йомгак ясала.)