Әнием дә, укытучым да

 №50

Гөлнур КАСЫЙМОВА,

Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем, башым иеп.

Укытучы! Бу исемне кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Укытучы һәм әни! Бу сүзләр гел янәшә йөри. Әни кеше баласына беркайчан да начарлык теләми, ялгышлардан сакларга тырыша. Укытучы да шулай, үз укучысының тормышта югалып калмавын, һәрвакыт алга баруын тели. Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр бала янәшәсендә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, дөньяга карашын формалаштыра, кирәк чакта ярдәм итә, укучысы белән кайгыра, шатлана. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык – аналар сабырлыгына тиң. Үзем укытучы булып, бу һөнәрне тагын да тирәнрәк аңлагач, чыннан да, әниеңә ничек хөрмәт белән карыйсың, укытучы исеменә дә шундый ук хөрмәт белән каравыма төшендем.

Язучы Мәхмүт Хөсәен сүзләре белән әйтсәк:

Укытучы – олы юл башың,

Күзләреңне ачкан кояшың.

Укытучы – укучылар күңеленә якты нур сибүче, балаларга ныклы белем бирүче, алар йөрәгенә игелеклелек, намуслылык, бердәмлек, илебезгә тугърылык, ата-анага хөрмәт һәм мәхәббәт орлыгы чәчүче олы шәхес. Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел. Бу һөнәр авыр да, җаваплы да һәм кызыклы булуы белән беррәттән, зур сабырлык, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимеше шундый булачак. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы һәм белемгә омтылыш тудыручы кеше. Халык бу турыда белеп: «Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», – дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер. Әлбәттә, кешене белемле булырга укытучы өйрәтә.

Яраткан укытучыларың кем диюгә, иң беренче чиратта, әлбәттә, әнием, дип әйтер идем. Әнием Гыйльметдинова Нурания Сәләх кызы барлык укучыларын да бертигез күрде. Ул – ачык йөзле, сабыр, ярдәмчел, киң күңелле, итагатьле, кешелекле, ягымлы карашлы булуы белән һәр укучысы тарафыннан хөрмәткә ирешкән укытучы.

Әнием хезмәт юлын Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа мәктәбендә башлап җибәрә. Анда 2 ел укытканнан соң, әтиемә кияүгә чыгып, Олы Күлбаш урта мәктәбендә эшли башлый. Хезмәт юлын математика укытучысы булып башлап, директор урынбасары һәм директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, ул һәрчак гади, ачык йөзле, кешелекле, максатчан, коллективны бердәм итеп тотучы булып кала. Әнием – 38 ел буе үз фәненең бөтен нечкәлекләрен балаларга җиткерүче, югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы.

Әле дә хәтеремдә: һәр көн әниемнең сумка тутырып китап, дәфтәр күтәреп кайтуы, аны укучы бала дәрес хәзерләгән кебек, сәгать уникегә кадәр укып, дәфтәр тикшереп, план төзеп утыруы укытучы һөнәренең нинди зур сабырлык, тырышлык соравы турында сөйли. Тормышында нинди генә авырлыклар булса да, ул дәрескә гел елмаеп керә иде. Безне яратып елмаюы күңелләребездә, үз-үзебезгә карата ышаныч уятты, көч өстәде. Әнием безгә тирән белем генә биреп калмыйча, күңел җылысын да өләшүче олы шәхес булды. Чын укытучы булу өчен, әнием кебек армый-талмый эшләргә, һәрдаим үз белемеңне, эчке дөньяңны баетып торырга, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә, иҗади шәхес булырга кирәктер, минемчә. Иҗади шәхес, дигәннән, әнием матур итеп шигырьләр, мәкаләләр дә яза. Аның хезмәтләре “Яшел Үзән” район газетасында даими басылып тора.

Әнием буш вакытларында бәйләргә, чигәргә, тегәргә ярата. Аның булдырмаган эше юк. Кирәк чакта таләпчән укытучы да, киңәшче дә, сердәшче дә ул. Мәсәлән, мәктәптә укыганда, сочинение язуымны гына искә төшерсәм дә, хезмәтемә төзәтмәләр кертеп, үзенең фикерен әйтеп, дөрес юл күрсәтүче дә әнием булды. Үзендә булган сыйфатларны ул бездә, ягъни өч баласында да тәрбияләде. Бүгенгесе көндә укытучы һөнәрен сайлап, инде менә 19 ел яраткан укучыларыма армый-талмый белем бирүемдә, иң беренче чиратта, мин әниемә бурычлы. Димәк, мин әниемнең өметен, ышанычын акладым, дип уйлыйм. Киләчәктә дә, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәм, үземә йөкләнелгән бурычны җиренә җиткереп үтәрмен, хезмәтемә тугъры калырмын.

 Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар. Шуларны үзебездән таләп иттеләр, кеше булырга чакырдылар. Хөрмәтле укытучыларыбыз алдында без баш иябез! Ходай аларны саулыктан һәм тигезлектән аермасын иде!

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.