Әни сүзен тыңларга кирәк

№ 118

(Эльмира Шарифуллинага багышланган иҗат кичәсе)

Лилия ХӘНӘФИЕВА,

Казан шәһәренең 273 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе

Алмира ИСМӘГЫЙЛОВА,

Казан шәһәренең 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Күңелле  көй астында балалар  залга кереп  ярымтүгәрәк  ясап басалар.

Бала:    Хәерле көн, хәерле көн,

Килеп җитте көткән сәгать.

Изгелекләр кылыр өчен

Чыгып торсын төрле сәбәп.

Бала:     Чәчәк  кебек якты булып

Ачылсын күңелебез.

Бер савытта үскән алсу

Гөл кебек һәрберебез.

Бала:     Әни теле – туган телем,

Туган телдә җырлыйк әйдә.

Сүз берләшеп, бергәләп

Яшик фәкать җылы җәйдә.

Бала:      Азаң моңы,  иман нуры

Сеңсен зиһен – җаныбызга.

Җырлы бәйрәм  булсын гомер,

Кушылыгыз барыгызда.

Җыр   “Нәни музыкант”(Э.Шәрифуллина сүз.)

А.Б.:      Балалар, без сезнең белән бүген яңа әкияткә кунакка барабыз.

Әйтегез әле, әкиятләр нинди була?

Бала:     Әкиятләр – батырлар.

Бар бит анда  Ак аюлар,

Көчле  Камыр  батырлар.

А.Б.:     Әкиятләр нинди була?

Бала:     Әкиятләр хәйләле.

Чөнки анда зирәк Былтыр,

Тагын елак Шүрәле….

А.Б.:     Алайса тыңлагыз! Тыңлап кына тормагыз. Уйлагыз  күңел биреп,

Сөйләрсез миңа килеп. Димәк, бер сүз һаман да:

Борын-борын заманда, әни бәби булганда, бабай нәни булганда,

каргаларның  гаиләсендә Ак карга —  бала  туган.

Ак булса да, көйсез булса да, әнисе аны бик яраткан.

Җырлый – җыйрлый,  көйли – көйли үз баласын йоклаткан.

Җыр  “Бишек  җыры”

Җыр беткәч, өй артыннан Ана карга чыга.

Ана карга:   Тсс…, шшш… тавышланмагыз, балам йоклый.

Карга баласы:   Юк, йокламыйм, йокламыйм!  Мин сине тыңламыйм!

Өс – башым  ак – бар да. Ак килешми Каргага,

Тиз таплана,  карала. Аннан чыш – пыш тарала:

Имеш, мин – Карга – шакшы. (Башкалар гына яхшы!..)

Өстемә  карап  бакчы, өстемә карап бакчы…

Ана Карга:     Кара  төс  әйбәт булыр,  буең да зифа торыр.

Кара карга,  диярләр, кара – матур кияргә.

Карга баласы:    Юк! Мин кара төс яратмыйм! Кара төскә буятмыйм.

Син, әни, бернәрсә белмисең, моданы һич аңламыйсың,

Мин өйдән чыгып китәм.   (Карга баласы урманга  таба китә)

Ана Карга:     Әй, балам, балам,  тыңлымый шул  һаман!

(Ана Карга күңелсезләнеп залдан китә)

А.Б.:   Әй, кунаклар, күрәсезме  бу карга баласы, әнисен тыңламый, кадерен

белми икән.  Ә безнең балалар барсыда  тәртипле.

Әни кадерен   беләләр, шул турыда  кунакларга шигырьләр сөйләп

бирәләр.

“Иң  матур  әни”

“Әни мәктәбе”

Бала:    Эшем күп, юк буш арам –

Әниемә булышам.

Аннан урамга чыгам,

Ерганакка юл ярам.

Тамчыга чиләк куям.

Тамчылар  биюе

Карга  баласы:  Төрекөмеш  кебекләр, күр нинди йөгерекләр.

Сезнең төсне сайлыйм мин, зәңгәр  карга  булыйм мин.

Очып күккә менгәндә,  күренмәм беркемгә дә.

Тамчылар:         Юк-барга кызыгасың,  чүплектә казынасың,

Теләсә ни тешлисең, шуңа,  ахры , үсмисең?

Әни сүзен тыңла син,  кара төсне сайла син!

Карга баласы:     Әни сүзен тыңламыйм.

Кара төсне сайламыйм.

Тамчылар:    Яктылык — кояш янында,

Яхшылык – әни янында.

Сау бул,  Карга , киләчәкне үзең кара.       (тамчылар утыралар)

Карга баласы:  Чү, тавыш ишетелә,

Монда  тагын кем килә?

Тизрәк, тизрәк качыйм әле.

Көй астына бәбкәләрен ияртеп  казлар керә.

Җыр   “Ата каз”      (Э Шәрифуллина сүз, И. Гыйләҗетдин муз.)

Җыр бетүгә Карга баласы  очып керә

Кара баласы:   Кар, кар, кар! Каз бәбкәсе бар, бар, бар!

Балалар:   Кар, кар,кар, димә син, бәбкәләргә тимә син!

Балалар түгәрәккә басалар,  Ата каз Карга  баласын  куа башлый

Карга баласы:   Ата каз, нишлисең? Канатымны йолкыйсың!

Мин синең бәбкәң булам, сары төскә буялам!

Ата каз:            Юк сүзләрне  сөйлисең, шуңа күрә үсмисең.

Әни сүзен  тыңла син, кара төсне сайла син!

Карга баласы:     Әни сүзен тыңламыйм.

Кара төсне сайламыйм.

Ата каз:            Ата-ана теләге, утта, суда батырмас.

Сау бул,  Карга , киләчәкне үзең кара!                (китәләр)

Карга  баласы елап чәчәкләр аланына килә. Уен  Чәчәкләр  белән

Карга  баласы:  Бигрәк матур үзләре, аллы-гөлле  төсләре!

Буятам кызыл төскә.

Чәчәкләр:          Карга кызыл буламы?  Уттай янып торамы?

Әни сүзен тыңла син, кара төсне сайла син.

Карга баласы:   Әни сүзен тыңлар идем, кара төсне сайлар идем,

Мин хәзер кая барыйм?

Чәчәкләр:          Мондый йомыш бик сирәк, сиңа Буяучы кирәк!

Күңелле көй астында Буяучы керә

Буяучы:      Кем ул мине сораучы, йә әле, җавап бирегезче?

Карга баласы:   Мин ул, ап-ак карга.

Буяучы:              Буявым бар, шәп шундый.

Карга  баласы: Нинди төс?

Буяучы:               Кара буяу, кап-кара! Кара төс сиңа бара.

Гәүдәң ыспай булыр, җемелдәп кенә торыр….

Карга баласы:     Мин риза, мин риза.

Буяучы:               Тик мин буяуны бушка бирмим. Элек  белемеңне

тикшерим. Мин кайсы әкияттән?

Карга баласы:     Мин белмим, мин белмим.

А.Б.:                    Балалар, булышыгыз, дөрес җавап бирегез.

Бала:                    Син, Буяучы,  Эльмира Шәрифуллина иҗат иткән

“Ала  Карга” әкиятеннән.

Буяучы:               Дөрес. Буяучы буларак, Эльмира Шәрифуллина шигыренә

туры килә торган ике рәсем ясадым.

Менә алар  (балта һәм пычкы сүрәтен күрсәтә). Яле, Карга,

әйтеп кара, бу эш кораллары кайсы шигырьдән?

Балалар:              “Балта һәм пычкы”, без ул шигырьне беләбез, сезгә сөйләп

бирәбез.

Бала:                    Сарайдагы кораллар сөялешеп торганда,

Гайрәтләнеп, масаеп телгә килде бер балта.

Балта:                  Балтадан башка салалмый кеше торак.

Челтерәп аккан чишмәгә ясый алмый ул улак.

Утыннарын яралмый, миченә дә ягалмый….

Авыл җирендә, дуслар, минсез бер кем торалмый.

Пычкы:                Тукта, син көчлесең, син саллы.

Тик минем энҗе тешләр кисмәсә,балта нишләр.

Юан агач турарга син ничек чыдар идең?

Бер мичлек утын кискәнче, сабыңнан чыгар идең.

Су кебек үткен вә якты йөзкәең синең, балта,-

Пычкы теше булыр иде мин булышмасам башта.

Буяучы:               Булдырдыгыз, балалар! Ә син, Карга, уйлап кара, әни сүзен

тыңламагач, бар эшләрең артта кала!

Карга баласы:     Мин бүтән шундый булмыйм, әнигә каршы килмим.

Буяучы:               Менә сиңа кара төс, булсын кара күлмәгең.

Тик кара, син, ашыкма, түкмә буяу чүлмәген.

Карга баласы:     Түкмим, түкмим! Тизрәк өйгә кайтыйм. (очып  чыгып китә)

Буяучы:               Миңа да китәргә вакыт, кабат очрашырбыз әле.

А.Б.:                    Балалар, ә сез Эльмира Шәрифуллинаның тагын нинди

әкиятләрен, шигырьләрен беләсез?

Балалар:              “Гәҗәп ил”, “Бәйрәм ашы кара  каршы” , “Сабантуй”, “Әгәр

әни булсам”, “Куянны карыйм”.

А.Б.:                    Әйдәгез әле, сөйләп бирегезче, куянны ничек карыйсыз

икән?

“Куян    карыйм”

Бала:          Куян  карыйм, бик кәдерләп, иркәләп.

Сөйләшәбез  куян белән икәүләп.

Куяныма үлән җыеп ашатам,

Чөнки аны шулкадәр  нык яратам.

А.Б.:           Бик яраткач, бу куян сездә калсын, миннән бүләк булсын.

Бала:          Кемнәрнең күзе очлы, әйдә уйныйк качышлы.

Кем җитез, өлгер, зирәк, әйдә басыгыз тизрәк.

Уен “Куян белән уен”             (Э.Шәрифуллина сүз, Татар халык көе)

Салмак көй астына Ана карга  белән Карга баласы залга очып керәләр

А.Б.:           Ах! Карагыз әле монда. Ала-кола булып калган бит безнең бала                     Карга!

Карга баласы: Ала карга мин хәзер!

Ана карга: Ала-кола булсаң да, тик тора белмәсәң дә,

мин сине, балам, бик тә, бик тә яратам!

А.Б.:           Әни сүзен тыңларга кирәк,

әни сүзен тыңлаган бала бәхетле була  димәк  .

Ана карга:  Рәхмәт сезгә, балалар! Сезнең белән аралашканнан соң улым                                        шундый үзгәрде, танырлык түгел.

Балалар рәхмәтләрен белдерәләр. Ана карга, Карга баласы саубуллашып чыгып китәләр.

А.Б.:           Балалар, сезгә әкият ошадымы? Ә менә әкияттәге “Ата каз”, “Бишек җыры, “Нәни музыкант”, “Елмаегыз, көлегез” һ.б. җырларының сүзләрен, шигырьләрне кем язган,беләсезме?

Балалар:    Эльмира апа Шәрифуллина.

А.Б.:            Ә бит ул – бүген безнең хөрмәтле кунагыбыз. Зал уртасына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә Э.Шәрифуллинаны чакырабыз.

Шагыйрәгә сүз бирелә

 

А.Б.: Әти өе, әни көе изге булсын һәркем өчен.  Җан җылысы, җир җылысы бирсен безгә сихәт, көчен.

Җыр “Нурлы җыр”(Э.Шәрифуллина  сүз.,  Г.Гыйләҗетдинова муз.)

Кичә тәмамлана.