Әни кирәк!

№67

(Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

Рәшидә ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Кичә барышы

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз, мөхтәрәм укытучыларыбыз, укучылар! Бүген без 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бу бәйрәм – барлык хатын-кызларга хөрмәт, ярату көне.    

1 нче укучы.

И хатын-кыз, и изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син – сагышы, син – балкышы

Һәм син – моңы җырымның!

2 нче укучы.

И хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Кешелеккә җан өрүче,

Син – тормышның чишмәсе!

          3 нче укучы.

          Кем дөньяга кеше бүләк итә,

          Ә кешегә якты дөньяны?

          Тойгылары кояш кебек кайнар,

          Эретерлек гранит кыяны?

          4 нче укучы.

           Кем күңеле тулган айдай серле,

           Язлар сыман назлы, ягымлы?

           Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

           Кайгыларга түзем, сабырлы?

           5 нче укучы.

           Кем елмая җәйге таң аткандай,

           Балкып китә шундук тирә-як?

           Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

           Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

          6 нчы укучы.

+        Кем куллары өйне, җирне ямьли,

          Изгелеге үлчәү тапкысыз?

          Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз!

7 нче укучы. Әйе, әни – һәркайсыбыз өчен җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме.

          Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Бу җырыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!

 («Кояш гомере» җыры (Г.Зәйнашева шигыре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.)

8 нче укучы. Инде үсеп җитсәк тә, без әниләр өчен һаман да бала булып калабыз. Балам туңмасын дип, безне кәбестә кебек киендереп җибәрәләр.

9 нче укучы.  Ач йөрмәсен дип, барлык кесәләргә, сумкага, пакетка ашарга төяп җибәрәләр. Әле берне кулга тоттыралар, икенчесен авызга тыгып җибәрәләр.

10 нчы укучы. Шулай!!! Ә кесә телефоныннан сораулар агыла да агыла: «Балам, син кайда? Кем белән син?

11 нче укучы. Нишлисең? Нәрсә калган инде сиңа анда? Ашадыңмы, эчтеңме? Киендеңме?

12 нче укучы. Ничәле алдың? Өй эшләрен эшләдеңме? Озак торма! Тиз кайт, ишеттеңме?» Җавап кына биреп өлгер!

13 нче укучы. Әйе, әниләр кебек кайгыртучы кеше тагын бармы икән ул?

14 нче укучы. Нигә булмасын? Безнең әбиләребез!

          15 нче укучы. О-о-о! Әбиләрме?! Аларның коймакларыннан да, аларның татлы телләреннән дә тәмлерәк нәрсә бармы икән?

(«Балан »җыры (Х.Мөдәррисова шигыре, С.Чуганаев көе) башкарыла.)

Алып баручы.

Бу бәйгегә тәүге тапкыр

Чыктыгыз безнең янга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз шушында.

Сыналыгыз, тырышыгыз,

Хәер-фатиха бездән.

Тапкырлык бәйгесендә

Җиңү көтә бит күптән.

Без бүген әниләрне үзләренең ул-кызлары белән бәйгегә чакырдык. Алар бер- берсен ничек яхшы беләләр икән? Без аларга төрле биремнәр әзерләдек.

1нче укучы. Кызык! Кайсы пар җиңәр икән?

2 нче укучы. Әйдәгез, бергәләп күзәтик!

(Бәйгедә алты әни һәркайсы үзенең берәр баласы белән катнашты.)

1 нче бирем – «Мин әнием белән» дигән темага видеоролик. (Һәр команда 3 минутлык видеоролик тәкъдим итә.)

2 нче бирем – «Сораулар – балага».

          – Әниең кем булып эшли?

          – Әниеңнең кыз фамилиясен әйт.

          – Әниеңнең яраткан ризыгы.

          – Әниеңнең яраткан чәчәге.

          – Әниең нәрсә яратмый?

          – Әниеңнең кәефе булмаса…

Әниләргә – сораулар:

          – Узган ел балагызга нәрсә бүләк иттегез?

          – Балагызның яратмаган фәне.

          – Балагыз күбрәк нәрсәдән курка?

          – Икенче чиректә  математикадан нинди билге чыкты?

          – Балагызның  яраткан уены.

          – Үскәч балагыз кем булырга тели?

3 нче бирем  – «Өй эше».  (Бәйгедә катнашучы һәр бала алдан әзерләп килгән  һөнәрен күрсәтә.)

4 нче бирем – «Табышмак әйтәм – җавап тап». («Әйе» яки «юк» дип җавап бирергә.)

1.

  • Әтиегез кызыл төсне яратамы?
  • Интернет кирәкле әйберме?
  • Әбиегезнең исеме Гөлчәчәкме?

2.

  • «Су анасы»н Г,Тукай язганмы?
  • Бабагызның исеме Иршатмы?
  • 15 кә 25 не кушкач 50ме?

3.

  • Әниең торт яратамы?
  • Сез театрга йөрергә яратасызмы?
  • Фатирыгыз өч бүлмәлеме?

4.

¨                 Салават күперендә җиде төсме?

¨                 «Шүрәле»не А.С.Пушкин язганмы?

¨                 Җомга көн атнаның алтынчы көнеме?

5.

  • Ноябрь, декабрь, гыйнвар җәй айларымы?
  • Кесә телефоны номерлары 12 цифрлымы?
  • Татарстан президентының исеме Рөстәм Нургали улымы?

          6.

  • Татарстан флагында өч төсме?
  • Бәлешкә бәрәңге салалармы?
  • Кешенең авызында 36 тешме? 

5 нче бирем – «Әнине кунакка әзерлибез»

(Балалар алдан әзерләнгән костюмнардан әниләре өчен образ җыялар              (әниләр шул образларның берсен сайлыйлар.)

 6 нчы бирем. (Әниләр балалары өчен бүләк сайлый, ә балалар шул бүләк янына килеп басалар.)

Музыкаль номер.

Алып баручы.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек!

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

1 нче укучы.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез.

2 нче укучы.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән

Кабул итегез бүләкләр

Менә без – балалардан.

Әниләргә буләкләр

(«Балам-багалмам», «Кәләпүшем-калфагым» җырлары башкарылы.)

Алып баручы. Шуның белән безнең бәйрәм – бәйгебез ахырына якынлашты.

Кадерле әниләребез, әбиләребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, озын гомер телибез. Сүзебезне жюрига бирәбез. (Бүләкләү. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.)