«Ел фасылларына сәяхәт»

№89

(Зурлар төркеме өчен эшчәнлек)

Фаягөл МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен, тәртип санын һәм киредән санауны ныгыту.

Бурычлар:

белем бирү: блокларны дүрт үзлек (төсе, зурлыгы, формасы, калынлыгы) буенча аеруны камилләштерү, дәфтәр битендә ориентлаша белүләрен ныгыту;

үстерешле: сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, биремнәрне төгәл кабул итүләрен үстерү;

тәрбияви: дустанә мөнәсәбәт, тапкыр булу теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: экранда Көз кызы, Кыш кызы, Яз кызы, Җәй кызы; һәр бала өчен чыршы, ике зурлыктагы өй рәсеме, берәр комплект Дьнеша блогы.

Эшчәнлекбарышы

(Балалар залга керәләр һәм ярым тугәрәкләнеп басалар.)

Тәрбияче. Балалар, безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик һәм бер-беребезне сәламлик.

Балалар. Исәнме, алтын кояш. (Куллар белән түгәрәк ясыйлар.)

Исәнме, зәңгәр күк йөзе. (Кулларны өскә күтәрәләр.)

Исәнме, җиләс җил. (Кулларны баш өстенә күтәреп, болгыйлар.)

Без туган җиребездә яшибез

Барыгызны дә сәламлибез.

Тәрбияче. Мин сезгә яхшы кәеф, уңышлар телим һәм «Вакыт машиналары»нда ел фасылларына сәяхәткә чакырам. Ләкин безгә аларны төзергә кирәк. Сезнең алдыгызда – блоклар, шулардан «вакыт машиналары»н төзик. (Балалар уенчыклар ясый.) Булдырдыгыз. Алар бик кызыклы булып чыккан.

Ә хәзер «вакыт машиналары» хәрәкәткә килсен өчен безгә киредән санарга кирәк. (Балалар саныйлар.)

Тәрбияче. Балалар, безгә кемдер кунакка ашыга. Беренче булып кайсы ел фасылы килергә җыена икән? (Балалар экранга карый.)

Балалар. Көз.

Көз кызы. Исәнмесез, балалар! Әйе, мин – алтын көз кызы. Сезгә кунакка үземнең дусларым – урман җәнлекләре белән килдем. Сез миңа аларны тылсымлы фигуралардан төзеп күрсәтсәгез, мин бик шат булыр идем.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, Көз кызын шатландырып, эшкә керешик. Урыннарга утырышыйк.  Башладык. (Балалар фигуралардан урман җәнлекләре төзи.)

Тәрбияче. Самат, син нәрсә төзедең?

Самат. Мин аю төзедем.

Тәрбияче. Син нинди геометрик фигуралар кулландың?

Самат. Мин зур һәм кечкенә түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык кулландым.

Тәрбияче. Саидә, син нәрсә төзедең?

Саидә. Мин куян төзедем.

Тәрбияче. Куян төзегәндә ничә геометрик фигура кулландың?

Саидә. Сигез геометрик фигура кулландым.

Тәрбияче. Җәмил, син нәрсә төзедең?

Җәмил. Мин төлке төзедем.

Тәрбияче. Син нинди геометрик фигуралар кулландың?

Җәмил. Мин төлке төзегәндә зур һәм кечкенә өчпочмаклар, шакмак кулландым.

Тәрбияче. Сөмбел, син нәрсә төзедең?

Сөмбел. Мин тиен төзедем.

Тәрбияче. Тиен төзегәндә ничә геометрик фигура кулландың?

Сөмбел. Мин тиен төзегәндә алты фигура кулландым.

Тәрбияче. Яхшы, балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Икенче ел фасылына да килеп җиттек. Көздән соң нинди ел фасылы килә?

Балалар. Кыш. (Экранда – Кыш  кызы рәсеме.)

Кыш кызы. Исәнмесез, балалар. Мин – карлы, буранлы кыш кызы. Кыш көне нинди яраткан бәйрәм була?

Балалар. Яңа ел бәйрәме.

Кыш кызы. Әйе, мин сезгә үземнең дустым – чыршыкай белән килдем, ләкин ул бәйрәмчә бизәлмәгән. Мин сезгә аларны мәрҗәннәр белән бизәргә тәкъдим итәм.

Тәрбияче. Сезнең алдыгызда – чыршылар. Алар бизәлгәнне көтә. Хәзер һәрберегез үзенең биремен тыңлый. Самат, синең мәрҗәнеңдә бертөрле зурлыктагы фигуралар булсын, ләкин алар төрле формада булмасын. Аңладыңмы? Башла. (Самат эшкә керешә.)

Тәрбияче. Хәзер, Саидә, син тыңла. Синең мәрҗәнеңдә бер төстәге һәм бер зурлыктагы фигуралар янәшә булсын. Аңлашылдымы? Башла. (Саидә эшли башлый.)

Тәрбияче. Җәмил, синең мәрҗәнеңдә бертөрле зурлыктагы фигуралар янәшә булмасын. Аңлашылдымы? Башла. (Җәмил эшкә керешә.)

Тәрбияче. Сөмбел, синең мәрҗәнеңдә бертөрле зурлыктагы фигуралар янәшә булсын, ләкин алар калынлыклары буенча бер-берсенә охшамаган булсыннар. Аңладыңмы? Башла. (Сөмбел биремне үтәргә керешә.)

Тәрбияче. Самат, син ничә фигура кулландың?

Самат. Мин алты фигура кулландым.

Тәрбияче. Саидә, син нинди төстәге фигуралар кулландың?

Саидә. Мин кызыл төстәге фигуралар кулландым.

Тәрбияче. Сөмбел, үзеңнең мәрҗәнең турында сөйлә әле.

Сөмбел (мәрҗәне турында сөйли).

Тәрбияче. Җәмил, син ничә зур, ничә кечкенә фигура кулландың?

Җәмил. (Башта саный.) Биш зур, дүрт кечкенә фигура кулландым.

Тәрбияче. Кайсы күбрәк? Ничәгә?

Җәмил. Зур фигура бергә күбрәк.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Киләсе ел фасылына да килеп җиттек. Кыштан соң нәрсә килә?

Балалар. Яз. (Экранда – Яз кызы слайды.)

Яз кызы. Исәнмесез, балалар! Мин – ямьле Яз кызы. Яз көне җылы яклардан күп кошлар әйләнеп кайта. Әйдәгез, аларга үзләренң өйләрен табарга ярдәм итегез әле.

Тәрбияче. Балалар, эшкә керешкәнче, ял итеп алыйк, минем янга килегез!

Киң итеп җәеп колач, (кулларны ян якка җәеп)

Килде яз, килде яз. (кул чабу)

Елмаеп тора кояш, (кулларны өскә күтәреп)

Көн аяз, көн аяз, (кул чабу)

Кыш буе яткан карлар (җиргә күрсәтү)

Эределәр, эределәр. (аякларны тыпырдату)

Сыерчыклар, тургайлар (очу хәрәкәте)

Килделәр, килделәр. (кул чабу)

Тәрбияче. Ә хәзер урыннарга утырыйк. Өй рәсемнәрен алыйк һәм кошларга үз өйләрен табарга ярдәм итик. (Эш барышында сорый.)

Тәрбияче. Бу өйдә нинди кош яши?

Балалар. Бу өйдә зур кош яши.

Тәрбияче. Нигә шулай?

Балалар. Чөнки бу – өй зур.

Тәрбияче. Ә бу өйдә нинди кошлар яши?

Балалар. Бу өй кечкенә, шуңа күрә анда кечкенә кошлар яши.

Тәрбияче. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе ел фасылы ничек атала?

Балалар. Җәй. Экранда – җәй кызы.) (

Җәй кызы. Исәнмесез, балалар! Мин – чәчәкле җәй кызы. Сезгә күп чәчәкләр алып килдем. Бакчачыга чәчәкләрне күчереп утыртырга ярдәм итегез әле.

Тәрбияче. Сезнең алдыгызда өч төстәге түгәрәк: алар – чәчәк клумбалары. Уң якның аскы почмагындагы зәңгәр клумбада формасы буенча шакмакка охшаган зәңгәр чәчәкләр үссен. (Балалар зәңгәр чәчәкләр утырта.) Сул якның өске почмагында формасы буенча өчпочмакка охшаган кызыл чәчәкләр үссен. Уртадагы сары клумбада формасы буенча түгәрәккә охшаган сары чәчәкләр үссен. (Балалар биремне үти.)

Тәрбияче. Җәмил, кызыл чәчәкләр кайда үсә?

Җәмил. Сул якның өске почмагында – кызыл клумбада үсә.

Тәрбияче. Самат, формасы буенча түгәрәккә охшаган чәчәкләр кайда үсә?

Самат. Формасы буенча түгәрәккә охшаган сары чәчәкләр уртадагы клумбада үсә.

Тәрбияче. Саидә, зәңгәр чәчәкләр кайда үсә?

Саидә. Зәңгәр чәчәкләр уң якның аскы почмагында үсә.

Тәрбияче. Булдырдыгыз . Сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Сезгә сәяхәт ошадымы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Сезгә нинди биремнәр ошады?

Балалар.

          – Миңа чәчәкләр утырту ошады.

– Миңа җәнлекләр төзү ошады.

– Миңа кошларны өйләренә урнаштыру ошады.

– Миңа чыршы бизәү ошады…

Тәрбияче. Балалар, хәзер елның кайсы ел фасылы?

Балалар. Көз.

Тәрбияче. Хәзергә шушы ел фасылында гына калып, кире бакчабызга кайтыйк. Әйдәгез, балалар, кунаклар белән саубуллашабыз.