Ел фасыллары бездә кунакта

 № 195

(2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)

Гөлгенә МИҢГАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларда күзәтүчәнлек формалаштыру;

– ел фасыллары хакындагы белемнәрен ныгыту, аларны елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү;

– сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү .

– табигатькә карата сакчыл караш , соклану хисе тәрбияләү , аның белән хозурланырга өйрәтү.

Җиһазлау: ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, хәрефләр язылган карточкалар, төсле магнитлар; техник чаралар: компьтер, интерактив такта.

Дәрес барышы

  1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Урамга күз салыгыз әле. Көн нинди?

Укучылар. Салкын, карлы, җил исә.

Укытучы. Узган дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлап алыйк әле.

Тартмада – рәсемнәр. Әйдәгез, аларны сүзләргә туры китереп куябыз. (Укучылар, рәсемнәрне алып, тактага элә.)

 

Кояш – кояшлы              Кар – карлы

 

Яңгыр – яңгырлы               Болыт – болытлы

Укытучы. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтерсез.

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара. (Яз)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, –

Бу кайчак була? (Җәй)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, –

Бу кайчак була? (Көз)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган? (Кыш)

Укытучы. Димәк, укучылар, без буген нәрсә турында сөйләшербез? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе, бик дөрес. Без бүгенге дәресебездә ел фасыллары буенча сәяхәт итәрбез.

  1. Төп өлеш
  2. Ел фасыллары турында әңгәмә.

Укытучы. Димәк, укучылар, ничә ел фасылы бар?

Укучылар. Дүртәү: кыш, яз, көз, җәй. (Рәсемнәрне курсәтәләр, сүзләрне кабатлыйлар.)

Укытучы. Бик дөрес. Сәяхәтебезне башлыйбыз.

  1. Сез хәзер төркемнәрдә эшләп алырсыз.

Укытучы. Карточкалар, җөмләләр бирәм. Җөмләләрне ел фасылларына туры китереп, укырга кирәк булыр.

Ял минуты

Укытучы. Җырлыйбыз.

Җәй, җәй, җәй килә,

Кояш елмаеп көлә.

Мин матур күлмәк киям.

Җылы җәй, сиңа сәлам!

Көз, көз, көз җитә,

Кошлар еракка китә.

Шарф, пәлтә, башлык киям.

Алтын көз, сиңа сәлам!

Кыш, кыш, кыш килә.

Ап-ак кар алып килә.

Мин итек һәм тун киям.

Салкын кыш, сиңа сәлам!

Яз, яз, яз җитә,

Ап-ак кар эреп бетә.

Мин резин итек киям.

Гөрләвекле яз, сәлам!

III. Үткән теманы ныгыту

1.«Тәрҗемәче»уены

 

  1. «Буталчык» уены.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә кызыклы вакыйгалар сөйлим. Игътибарлы булыгыз: мин нәрсәләрне буташтырдым. Шулай буламы-юкмы?

– Җәй җитте. Кояш кыздыра. Балалар, кардан тау ясап, чана шуалар.

– Көз килде. Салкын җилләр исә. Яңгыр ява. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Без аларга оя ясадык.

– Кыш җиткәч, без велосипедларга утырып, урманга бардык. Бөтен җир ак кар белән капланган иде. Без, кәрзиннәрне тутырып, гөмбә җыйдык.

– Яз килүенә бар кеше куанды. Балалар, җылы туннарын киеп, су керергә киттеләр.

  1. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, дәресебезне йомгаклыйбыз. Без бүген сезнең белән ел фасыллары буйлап сәяхәт иттек. Кыш, яз, җәй, көз – барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр. Вакыт туктап тормый, һәр елны кыш артыннан – яз, яздан соң – җәй, җәй артыннан көз килә. Һәр ел фасылының үз хезмәте, үз матурлыгы бар. Шуңа күрә һәр ел фасылында табигатьне сакларга кирәк.

  1. Билгеләр кую

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрдә сары төстәге кәгазьләр ята. Шуларны үзегезнең йөзләрегез дип күз алдына китерегез. Әгәр дә сезгә дәресебез ошаса, шат елмаю ясагыз, әгәр инде ошамаса, моңсу елмаю ясагыз. (Һәрбер укучы алдында – сары төстәге түгәрәк кәгазьләр. Дәрес ошаса, шат елмаю, ә ошамаса, монсу елмаю ясыйлар. Шулай итеп, күңелле смайликлар ясыйлар һәм бер-берсенә күрсәтәләр.)

Укытучы. Дәресебез тәмам. Бүгенге дәресебездә барыгыз да актив катнашты, молодцы! Барыгызга да «5»леләр куям. Сау булыгыз!