Әкиятләрне сәхнәләштерү аша рус балаларын татар теленә өйрәтү

 №74

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Эльза ӘХМӘТОВА,

Казандагы 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

“Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү

(Җырлый-җырлый тычкан килә. Җыры беткәч туктап кала һәм ерак түгел теремкәйне күреп ала. Тычкан теремкәй янына килә.)

Тычкан.

– Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

Кечкенә.

(Килеп ишекне шакый.)

– Тук-тук-тук.

Теремкәйдә кем яши?

Беркем дә юк.

Теремкәйдә мин яшим.

(Өйнең эченә керә дә тәрәзәдән карый. Җырлый.)

(Бака булып киенгән ике бала сикерә-сикерә килеп керәләр.)

Бакалар.

– Камышлы күлдә,

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып

Ятып мин арып беттем.

Дустым, син бүген ни эшләдәң?

– Ә мин суда йөздем дә йөздем.

Хәзер биисем килә.

(Ике бака бии. Бию беткәч.Теремкәй ягына борылалар.)

– Дустым монда кара әле.

Нинди матур теремкәй.

Әйдә шунда яшибез.

( Бакалар теремкәй янына килә.)

–Терем-терем, теремкәй,

 Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

 Кечкенә.

(Килеп ишекне шакыйлар.)

 Бакалар.

– Тук-тук-тук.

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан.

– Бу мин тычкан чыелдык. Ә сез кем?

Без бакалар. Әйдә бергә яшибез.

Керегез монда.

(Теремкәй эченә кереп китәләр. Музыка яңгырый, кулына кәрзин тотып куян килеп керә.)

Куян.

– Куяннарны куркак диләр,

Ә менә мин куркак түгел.

Бик батыр куян.

Үзем бик йомшак кына,

Ике колагым озынкай гына.

Аягым җиңел, мамыктай гына,

Биергә дә мин бик оста.

(Бию көе яңгырый. Куян бии, бию ахырында теремкәйны күреп ала, янына килә, кәрзинен читкә илтеп куя.)

– Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

Кечкенә.

(Килеп ишекне шакый.)

–Тук-тук-тук.

 Теремкәйдә кем яши?

Тычкан.

 – Бу мин тычкан- Чыелдык.

 Ә без бака-Бакылдык.

 Син кем?

Куян.

– Мин батыр куян. Кертегез мине.

Әйдә кер, бергә яшик.

(Теремкәй эченә кереп китәләр. Як-ягына каранып, көзгесенә карый-карый, төлке керә, иснәнә.)

Төлке.

– Бу ни бу?

Каяндыр куян исе килә.

Кырдан искән җилдәнме?

Әллә куян бу тирәгә

Үзе чабып килгәнме?

(Төлке иснәнә-иснәнә йөргәндә, теремкәйны күреп ала, янына килә.)

– Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

 Кечкенә.

(Килеп ишекне шакый.)

– Тук-тук-тук.

 Теремкәйдә кем яши?

 Тычкан.

 – Бу мин тычкан- Чыелдык.

 Бакалар.

– Ә без бака- Бакылдык.

Куян.

– Мин батыр куян.

– Ә син кем?

Төлке.

– Мин төлке-Хәйләбикә.

Хәйләгә мин бик оста. Кертегез мине.

Бергә. Әйдә кер, бергә яшик.

(Теремкәй эченә кереп китәләр. Бик ачуланып, у-у-у дип улап, бүре керә.)

Бүре.

– У-у-у! Карыным бик ачты,

Тоткан куяным качты.

Урманда кемне генә очратсам да тотар идем.

Шундук кабып йотар идем.

Очрамый шул һичбер нәрсә,

Кермиләр шул минем хәлгә! У-у-у.

(Бүре куян калдырган кәрзинне күреп ала.)

– У-у-у. Бу кәрзиндә ни бар икән?

Бик-бик тәмле ризык микән?

(Бутерброд алып ашый.)

– Эх тамагым да туйды.

Бер биеп алсаң иде.

(Бию көе яңгырый, бүре бии, бию ахырында теремкәйне күреп ала, янына килә.)

Бүре.

– Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

Кечкенә.

(Килеп ишекне шакый.)

–Тук-тук-тук.

Теремкәйдә кем яши?

         Тычкан.

–Бу мин тычкан- Чыелдык.

Бакалар.

–Ә без бака- Бакылдык.

Куян.

– Мин батыр куян.

Төлке.

– Ә мин төлке-Хәйләбикә.

Бергә:

– Ә син кем?

Бүре.

– Мин бүре-Сорыкай.

Урманда иң усалы мин. Кертегез мине.

Бергә.

– Әйдә кер, бергә яшик.

(Теремкәй эченә кереп китәләр. Лап-лап атлап, җырлый-җырлый, аю-Камытаяк керә.)

Аю.

Җиләк җыям, как коям.

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Бал кортлары юк икән.

Җиләк тулды чиләккә.

Дәү әнигә бүләккә.

Әнигә дә ул җиләк,

Әтигә дә ул җиләк,

Аюкайга бал кирәк.

(Теремкәйдән тавышлар ишетелә. Аю кулын колак артына куеп тыңлап тора, теремкәйне күреп ала, янына килә.)

Аю.

– Нинди матур теремкәй!

Зур түгел. (Кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

Кечкенә.

(Килеп ишекне шакый.)

– Тук-тук-тук.

 Теремкәйдә кем яши?

 Тычкан.

–Бу мин тычкан — Чыелдык.

Бакалар.

–Ә без бака — Бакылдык.

Куян.

– Мин батыр куян.

Төлке.

– Ә мин төлке -Хәйләбикә.

Бергә:

– Ә син кем?

Бүре.

– Мин бүре — Сорыкай.

Бергә.

– Ә син кем?

Аю.

– Мин аю — Камытаяк.

 Кертегез мине.

Әйдә кер, бергә яшик.

(Аю теремкәйгә кереп карый, керә алмый, түбәсенә менмәкче була, теремкәй авыша башлый. Бөтен җәнлекләр куркышып, теремкәйдән чыгалар.)

Аудио №1 зурлар. Бу өй матур. Бу өй зур.

Бу өй матур.

Бу өй зур.

– Монда яши тычкан

– Мин тычкан

– Монда яши бака.

– Мин бака.

– Монда яши куян.

– Мин куян.

– Монда яши төлке

– Мин төлке.

– Монда яши бүре.

– Мин бүре.

– Монда яши аю.

– Мин аю