Әкиятләр иленә сәяхәт

№ 148

(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү буенча шөгыль)

Венера ГАРИПОВА,

Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасыныңI квалификация категорияле тәрбиячесе

Төп белем бирү өлкәсе:сөйләм үстерү.

Кулланылган белем бирү өлкәләре: танып-белү, нәфис-нәфасәти, сөйләм үстерү.

Үткәрү формасы: уен, сәяхәт.

Максат:  халык әкиятләре аша балаларда әдәп-әхлак сыйфатлары, патриотик хисләр тәрбияләү.

Бурычлар: балаларда кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту; сөйләм телләрен активлаштыру, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү; шигырьләргә, табышмакларга кызыксынуларын үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларнын укылган әкиятләренен эзлеклелеген,эчтәлеген истә калдыруларына ирешү.

Алдан башкарылган эш: ”Йомры икмәк”,”Чуар тавык”,”Шалкан” әкиятләрен сөйләү,сәхнәләштерү. Рәсемнәрдән кыргый һәм йорт хайваннарының тышкы билгеләрен өйрәнү; алар турында табышмаклар өйрәнү.

Методик алымнар: анлату, сораулар, нәфис сүз, әңгәмә, күрсәтү.

Җиһазлау: өстәл театры, битлекләр, салфеткалар, кәрзиннәр, ярма, поднос, сабын куыгы.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, мин бүген шундый шат. Ни өчен икәнен беләсезме?Чөнки минем кәефем бик яхшы…Ә сезнеке ничек? Күрегез әле безгә ничек күп кунак килгән.Әйдәгез әле, исәнләшик. Үзебезнен яхшы кәефебезнен кечкенә генә бер өлешен кунак апаларга бүләк итик. Алар моңаеп,күңелсезләнеп утырмасыннар. Шатланып, елмаеп утырсыннар. Әйдәгез, балалар! (Учларына алып, кунаклар янынына баралар.)

Тәрбияче.Балалар,  сез әкият яратасызмы?Без сезнен белән бик кызыклы әкиятләр укыдык.Ә хәзер сезнен белән ”Әкиятләр иле”нә сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә барабызмы, балалар?(Музыка,балалар матур итеп атлап баралар.)

Тәрбияче.Без ниндидер әкияткә килеп эләктек? Безне кемнәр каршылый?Кем икән бу бакчада?

1 нче өстәл.”Шалкан”әкияте.

Тәрбияче.Бабай берничек тә шалканны тартып чыгара алмый.Ул бик зур булып үскән. (Күрсәтәләр.) Бабайга кемнәр ярдәм иткән?(Активлаштыру, балаларның җаваплары.)

Музыка. Балалар матур итеп атлап баралар.

2 нче өстәл.”Чуар тавык” әкияте.

– Чуар тавык әби белән бабайга нинди йомырка салган?

– Ә кем йомырканы ваткан?

– Әкият ничек атала?

(Музыка яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, без кая килеп эләктек?Урманга килеп җиткәнбез икән бит. Тыңлагыз әле: җил ничек исә? (Аудиоязмада – җил  тавышы, проекторда урман сурәте.)Тынлагыз әле, балалар,мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Үзе түгәрәк – туп түгел,

Ике бите кып-кызыл.

Кайчандыр кайнар булган,

Хәзер инде суынган.

Тәрәздән җиргә тәгәрәгән.

Ул әбидән дә качкан, бабайдан да качкан.Нәрсә икән ул, балалар?

Балалар.Йомры икмәк.

Тәрбияче. Әйе, балалар. Менә ич безнең янга килгән.(Шакмакка ябыштырылган Йомры икмәк рәсемен күрсәтә.)

Йомры икмәк.Исәнмесез, балалар!.

Тәрбияче.Карагыз әле, балалар, бу безнең Йомры икмәкме сон?Нишләптер тәгәрәми?Нәрсә бу, балалар?

Балалар.Шакмак.

Тәрбияче. Бик дорес. Ә хәзер без аны тикшереп карыйк, ул Йомры икмәк була аламы-юкмы? Мин сезгә дә шакмаклар бирәм. Менә шулай. Миндә нинди шакмак?

Балалар. Зур.

Тәрбияче. Ә сездә нинди шакмаклар?

Балалар. Кечкенә.

Тәрбияче. Шакмакларны тәгәрәтеп карыйк әле.Тәгәриме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Ни өчен, балалар?

Балалар. Чөнки шакмакларның почмаклары бар.

Тәрбияче. Әйе. Менә бер почмак,икенчесе…Бармак очлары белән тотып карыйбыз. Почмаклары ничә?

Балалар. Күп.

Тәрбияче.Дөрес, балалар! Әйдәгез, шакмакларны куябыз. Ә хәзер, балалар,әйдәгез, шарлар алабыз. Миндә нәрсә?

Балалар. Шар.

Тәрбияче. Балалар, миндә нинди шар?

Балалар. Зур шар.

Тәрбияче.Ә сездә нинди шар?

Балалар. Кечкенә.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар! Афәрин, булдырасыз.

Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Менә бит ул безнен Йомры икмәк монда качып тора икән. Әбидән качкан бит бу, бабайдан качкан бит бу! (Утыралар.)

Тәрбияче.Балалар, әкиятебезнең ничек беткәнен сез хәтерлисезме?(Балалар җавабы тыңланыла.) Әйе, Йомры икмәкне Төлке хәйләкәр ашап бетерә. Бик күнелсез бетә бит. Әйдәгез әле, балалар, Йомры икмәкне Төлкегә ашаттырмыйбыз. Әкиятне үзебезчә ясыйбыз.Сез ризамы?

Балалар. Риза.

Тәрбияче.Димәк, “Йомры икмәк”әкиятен – янача.

Борын-борын заманда яшәгән, ди әби белән бабай. Бервакыт бабай әбигә: “Миңа йомры икмәк пешер әле”, – ди.Әби ипине бик тырышып пешергән.Анын Йомры икмәге нинди булып пешкән,балалар?

Балалар.Түгәрәк, өсте кызарып, матур,тәмле булып…

Тәрбияче.Бик дөрес, балалар. Йомры икмәк бик тәмле булган,әмма тынлаусыз булган бит ул. Качарга уйлаган.Әйдәгез, балалар, без аны урманда үзен генә йөртмик,анын белән бергә сәяхәт итик.Әби белән бабай да кайгырмаслар.

(Музыка яңгырый.).

Тәрбияче. Йомры икмәк тәгәри икән, тәгәри икән… Анын каршысына кем очраганын табышмактан белерсез. Тынлагыз әле мине.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

Балалар. Куян.

(Бер балага куян битлеге кидертелә.

Куян. Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк.Ашама син мине, Куянкай. Балалар сина җыр җырлап курсәтә.

(Балалар бергәләп “Ак куянкай” җырын җырлыйлар.)

Тәрбияче.Куянга җыр бик тә ошаган. Ул Йомры икмәкне ашамаган.

Тәрбияче. Йомры икмәктәгәри икән, тәгәри икән… Ә анын каршысына нинди җанвар чыккандыр дисезме? Табышмакны тыңлагыз әле, балалар.

.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

Балалар. Бүре..

(Бер балага маска кидертелә.)

Бүре. Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк.Син мине ашама,Бүре.

Балалар. Без сина бик күп йомры икмәкләр ясарбыз.(Подноста – манный ярмасы. Балалар бармаклары белән түгәрәкләр ясый.)

Тәрбияче.Бүрегә йомры икмәкләр бик ошаган.Ул безнен Йомры икмәккә тимәгән.

(Музыка яңгырый.)

Тәрбияче. Йомры икмәк тәгәри икән, тәгәри икән… Ә анын каршына: кем килеп чыккандыр дисез? Менә бу табышмакның җавабын тапсагыз, белерсез.

Олы тәпие белән

Бал ашарга ярата.

Хәвеф килсә үкерә,

Кыш буе йоклап ята.

Балалар.Аю. (Тәрбияче бер балага аю битлеге  кидертә.)

Аю. Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк.Син мине ашама,Аю.Без сина алмалар җыярга ярдәм итәрбез.

Тәрбияче. Аю яшәгән аланда алмалар коелган икән. Балалар, ул безгә шуларны җыярга куша. Аюга булышабызмы?(Кызлар – кызыл алма,ә малайлар яшелен җыя.).Афәрин,булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез без Аю дуска бүләк ясыйбыз. Кәрзингә кечкенә йомры икмәкләр ясап бирбез.Менә сезгә салфеткалар. Аларны башта бөтәрлибез, аннары учыбызда әйләндерәбез.Карагыз әле, ничек матур йомры икмәкләр килеп чыкты.(Кәрзингә салып бирәләр.)Шулай итеп, Аю безнен Йомры икмәккә тимәде. (Музыка уйнатыла.)

Тәрбияче. Йомры икмәк тәгәри икән, тәгәри икән… ә аның  каршысына

нечкә билле,көлтә койрыклы,үзе хәйләкәр… кемдер очраган?

Балалар.Төлке. (Бер балага төлке битлеге кидертелә.)

Төлке. Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк.Син мине ашама,Төлке. Мин сине мактармын.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле ярдәм итик. Безнен Төлке нинди?

Балалар.Матур,күнелле,акыллы,әйбәт,хәйләкәр…

Тәрбияче. И яратты безнен Төлке мактаганны. Әйе бит, балалар.Әйдәгез, үзенә кеченә сабын Йомры икмәкләре бүләк итик әле. (Сабын күбекләре бүләк итәләр.)Менәбит безнен Йомры икмәкне Төлке дә ашамады..Рәхмәт ана.

Тәрбияче. Балалар, бик озак сәяхәт иттек. Бик күп җирләрдә булдык. Әйдәгез, инде Йомры икмәкне өенә кайтарыйк. Әйдәгез, үзебез дә бакчабызга кайтыйк. Балалар, Йомры икмәгебез үзенә генә күнелсез булганга дуслар эзләп качкан булган икән. Әйдәгез, без ана дуслар ясап бүләк итик.(Пластилиннан тугәрәкләр әвәлиләр һәм аларны өченче өстәлгә куялар.)

Тәрбияче.Менә шулай безнен әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланды.Ошадымы сезгә, балалар?

Әйтегез әле, “Йомры икмәк” әкиятендәге хайваннар кайда яши?

Балалар. Урманда.

Тәрбияче.Димәк, алар йорт хайваннарымы, әллә кыргый хайваннармы?Йомры икмәк нинди төстә? Формасы нинди?Нинди әкиятләрдә кунакта булдык?(Балалар җавап бирә.)Афәрин, булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә!