…Әй ашкына каләм… Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә

№ 121

(Шагыйрь Факил Сафин белән очрашу кичәсе)

Фәйрүзә ХӘЙДАРОВА,

Яр Чаллы  шәһәре  22 нче  урта  мәктәпнең китапханә  мөдире               

Максат

Балаларны тагы бер мәртәбә татар язучылары белән таныштыру.Укучылар күңелендә  поэзия аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү,алар туган телебезне яратсыннар,онытмасыннар иде…

Җиһазлау

Сәхнә түренә зур хәрефләр Факил Сафин диеп язылган. Сәхнәнең урта өлешендә “…Әй ашкына каләм…”дигән җөмлә – кичәнең исеме урын алган. Бераз читтәрәк шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган.

1нче алып баручы. Шигырь сөйли-сөйли чыга (“Кайту”шигырен сөйли. Каршына 2нче алып баручы килә)

“Кайту” шигыре

Ашкыну бар, яну сагынулар –

Мөслим истә якты нур сыман.

Ярсу Ыкның дулкын тибешенә

Яшәү дигән бөек көч сыйган…

Ыргылыплар ага икән гомер…

Тояр өчен шушы агышны

Кирәк икән зәңгәр Ыкка төшеп

Дулкынынында юу сагышны.

Кирәк икән бөтерелеп аккан

Упкынында чумып югалу

Һәм кабаттан шашып

Йолдызларга үрләү,

Талларына сыенып тын алу,

Суга сикермәкче таллар…

Тулган айның

Алтын нуры дулкын түшендә

Бер мизгелләр хыялымда туып

Мең дә бер кат керде төшемә.

Күңелемнең канатлары талып,

Очкын сибеп бәгер янганда

Туган ягым—гомер бишегемә

Мең табындым һаман,һаман да.

Баш очында торна төркемнәре,

Эңгерләре качты күгемнең .

Чыклар түгел,энҗе хисләрем лә

Болын өсләренә түгелде!..

Тымызык җил…

Шундый тансыкланган,

Еллар гизгән сәях төсле мин—

Ык өстендә,биек яр өстендә

Сәҗдә кылам сиңа Мөслимем…

2нче алып баручы.Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Хөрмәтле китапханәчеләр!

1нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар!

2нче алып баручы. (шигырь сөйли)

Факил Сафин шигыре.

Еракта утлар җемелди,

Йолдыз микән,шәмнәрме?..

Әллә офык –буразнага

Ут-күмер чәчкәннәрме?..

Чакыралар мине дисәм…

Юктыр ,ахры,алданам…

Тиле йөрәгем ашкынып,

Әйдәкли шунда табан.

Урман аръягын үткәч тә,

Барып җитәрмен кебек,

Сихри утлар арасында

Кемдер көтәдер кебек…

1нче алып баручы. Шулай.шулай.Дөнья ул бик серле…Ашкына,ашкына яшәүләре –үзе олы бәхет…

2нче алып баручы.Әйдә,тагы бер шигырь сөйлә әле…

1нче алып баручы.Әйдәгез,укучыларны тыңлап үтик әле.Сүз сезгә балалар.

(Укучылар бер-бер артлы чыгып шагыйрь Факил Сафинның шигырьләрен яттан сөйлиләр.)

Беренче укучы:

“Туган өем—изге  нигезем”

Туган җирнең изге төшедер—

Туган өем—үскән бишегем.

Әкияттәге  алтын  сарайга

Тиңләп кенә йөртәм мин сине,

Туган өем—үскән бишегем.

Әни чиккән ап-ак пәрдәләр,

Бизәгендә—нурлар балкышы,

Безнең өйдә икән кояшның

Бар җылысы,бөтен яктысы!

Туган өем—нурлар балкышы.

Иң кадерле сүзләр дөньяда:

Әткәй,әнкәй,туган нигезем.

Яшәү ямен тоеп үсәмен,

Яратамын сезне өзелеп,

Әткәй,әнкәй,туган нигезем.

2 нче укучы:

“Догам”

Арттырмыйм да,киметмим дә,шуны бел,

Татар теле—энҗе-мәрҗән тулы тел.

Илләр гиз син,җирләр күр син,диңгез кич,

Тел кадере беркайчан да кимемәс һич:

Моңлы тел ул,

Нурлы тел ул,

Туган тел!—

Баш очымда кояш булып тора гел!

3нче укучы (дәвам итә):

Изге сүзләр болар барысы,шушы догам,

Минем арттан кабатла син ,әйдә, балам.

Күңелеңнең түренә үк үтсен кереп,

Яши-яши аңларсың,дим,догам серен

Моңлы тел ул,

Нурлы тел ул,

Туган тел!—

Баш очымда кояш булып тора гел!

4нче укучы:

“Әнием”

И кадерле,и ягымлы,Әнием!

Син булганга дөнья ямьле,Әнием!

Гөлләр телен белә минем Әнием!

Бар дөньяны нурга төрә Әнием!

Йомшак куллы,якты йөзле.Әнием!

Матур уйлы,тәмле сүзле,Әнием!

5нче укучы:

“Су сибәм гөлләремә”

(кулындагы  сусипкеч белән су сибү хәрәкәтләре ясап)

Чәчәкләре шиңмәсен дип ,су сибәм гөлләремә.

Елмаеп карап торалар тутырып күзләремә

Рәхмәт әйтәләр бит инде,—мин алар телен беләм.

Бал котлары бөтерелә,нур сибеп кояш көлә.

Бакчада әнигә булышам,үзем белеп эш табам.

Гөлләр кебек яктырам мин,көн дә гел үсә барам.

6нчы укучы:

(Кулына сәгать макеты тоткан)

Эшләгән чаклар була,туктаган чаклар була,

Ял иткэн чаклар була,—йоклаган   чаклар була,—

Һәр гамәлне саный ул,файдалы,әйбәт гадәт:

Вакыт кадерен белергә өйрәтә безне сәгать.

(Сөйләп бетергәч.)

Рәхмәт сезгә балалар.

2нче алып баручы. Әйе. Шигырьләр искиткеч! Һәр шигыре уйландыра…

1нче алып баручы. Иң мөһиме—балалар күңелен тоеп, аңлап, белеп язылганнар…әйтерсең лә, балачагыма әйләнеп кайттым…

2нче алып баручы.Шигырь сөйли.

Аһ өшимен…

Җаным,рухым салкын,

Җылынырга учак бар микән?..

Болыт килә офыкларны иңләп,

Яңгыр төягәнме,кар микән?..

Учак кирәк җанны җылытырга…

Гамьнәр тулы бөек ,зур галәмдә

Мин тузанның иң соң зәррәсе.

Бу җанымны учак итеп яктым—

Җылы тойсын каен бөресе!

1нче алып баручы.Әйе!..Искиткеч юллар.(Кабатлап)

Бу җанымны учак итеп яктым—

Җылы тойсын каен бөресе!..

2нче алып баручы.(бик уйчан кыяфәттә)

Җанны ярып шигырь туган чакта,

Калтыранып шәмнәр сүнгәндә…

1нче алып баручы. (бүлдереп) Әйдәгез! Шигриятебезнең символикасы булган шәмне кабызып куйык әле.(Шәмдәлдәге шәмне кабыза) шагыйрь әйткәнчә: …Шәмнәр сыман өмет янсын… Чынлап та, өметле булып янсын әле шәмнәр!…

2 нче алып баручы  Шулай.шулай.

1 нче алып баручы. (Хисләнеп)

Җан—мәгарә.

Кысылса да,

Буылса да иркен сулыш,

Түребездә сүрелмичә

Янып торсын якты шәм—ут…

2 нче алып баручы.Әй,әллә ниләр сөйлисең әле син.Әллә шагыйрә булырга җыенасың инде? Бик хисләнеп киттең әле  син.

1 нче алып баручы.Хисләнерсең дә…Галәм күзе белән таныштым бит әле мин.

2 нче алып баручы. Кит әле булмаганны.Галәмнең күзе буламыни!?.

1 нче алып баручы.Була икән шул.Галәм күзе белән танышкач…хисләнеп тә киттем…әйтерсең яшьлегемә әйләнеп кайттым…Уйга калдым…

2 нче алып баручы.Бик яхшы…бик хуп!.. Ә беләәәсеңме… сииин әйткән “Галәм күз”енең хуҗасыыы бездә кунактаа  бит!..

1 нче алып баручы.Хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә кунакта—шәһәребездә яшәп иҗат итүче   күренекле прозаик,,шагыйрь,филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтче, композитор,Абдулла Алиш,Гаяз Исхакый,Александр Грибоедов исемендәге премияләр лауреаты ,”Тәрҗемә Олимпы”һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара  бүләкләр иясе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Яр Чаллы язучылар оешмасының җитәкчесе—Факил Сафин.

Бүгенге көндә ул—Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналының баш мөхәррире урынбасары.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Кадерле укучылар! Әйдәгез әле көчле алкышларыбыз астында Хөрмәтле кунагыбыз—шагыйрь Факил Сафинны сәхнәгә чакырабыз.Рәхим итегез!

(Сүз язучының үзенә бирелә.Сорауларга җаваплар тыңланыла. Мәктәп  директорына сүз бирелә.)