Эше барның – ашы бар

№168

(Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен көзгекүңел ачу чарасы)

Нәкыя ФӘХРЕТДИНОВА,

Казандагы 298 нче  балалар бакчасының музыка житәкчесе

Алсу АБДУЛЛИНА,

Казандагы 298 нче балалар бакчасы тәрбичесе

Кичә барышы

(Музыка уйный, балалар чыга, 56 бала шигырь сөйли. «Сау бул, жәй!» җыры (Разил Вәлиев сүзләре, Әнвәр Бакиров көе) башкарыла. Утырышалар.)

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә матур көзләр дә җитте. Кырларда, бакчаларда эшләр бетте. Без дә, эшебезне бетереп, матур бәйрәмгә җыелдык. Мин бер бик кызыклы маҗара ишеткән идем. Сез дә шуны карап китегез әле!

(Комбайн тавышы ишетелә. Комбайн чыга. Муенына «Эш эзлим» дип язган язу элгән. Музыка яңгырый.)

Комбайн әхнәне әйләнә, сәлам бирә).

Алып баручы. Исәнмесез! Ни эшләп йөрисез?

Комбайн. Эшләп? Эш булса иде ул! Юк шул, эш бетте! Колхозлар таралды. Быел әнә бер кечкенә генә кырда башак җыйдым – шуның белән эш тәмам! (Моңсулана.)

Алып баручы. Ииии, иптәш Комбайн, боекма әле син, берәр нәрсә уйларбыз. Әйдә әле, кәефеңне күтәрик, син яраткан җырны җырлыйк! («Игенче җыры» (Галимҗан Латыйп сүзләре, Исмай Шәмсетдинов көе) башкарыла.)

(«Кикрикүк» дигән тавыш ишетелә. Чалгы тотып Әтәч керә.)

Әтәч.

Кикрикүүүүк! Сәлам! Сәлам!

Мин – батыр Әтәч булам!

Йокларга иртә ятам,

Иртүк барысын уятам!

Уңганнарны яратам!

Чү, Комбайн дус, бу – син түгелме соң?

Комбайн. Әйе-әйе, Әтәч дус, бу – мин.

Әтәч. Нигә шундый боек син? Хәтерлисеңме, без синен белән авылда иң иртә торып эшкә баручылар идек, ә?!

Комбайн. Хәтерлим, дустым, хәтерлим. Ул күңелле вакытларны сагынып сөйләргә генә калды шул хәзер…

Әтәч. Кәефеңне төшермә әле! Булыр эш, булыр! Ә, онытып та торам әле. Сез монда бернәрсә дә тапмадыгызмы? Мин бодай башагын югалттым.

Алып баручы. Юк, Әтәч, тапмадык.

Әтәч. Ииии, тегермәнгә алып барырмын дигән идем.

(Тавышлар ишетелә, музыка яңгырый, ике тычкан керә, кулларында башак.)

Тычканнар. Сәлам-сәлам, чи-чи!

Әтәч. Әәә,менә кемнәр урлаган минем башакны! Килегез әле монда! (Тычканнарны куып йөри.)

Тычканнар. Мә,мә, Әтәч, без бит шаярдык кына!

Әтәч. Хә, шаярдык! Эшсезләр! Сез шаярасыз, ә минем анда бер абзар тавык ач утыра! Ягез әле, булышыгыз миңа, шушы башакны тегермәнгә алып барып, он ясап кайтыгыз!

Тычканнар. Юк-юк, безнең вакытыбыз юк, безгә хәзер хореография түгәрәгенә барырга кирәк, соңга калабыз. (Чыгып китәләр.)

Комбайн. Әтәч дустым, ул тычканнардан файда көтәсе юк. Алар миңа да күп зыян эшләделәр! Узган елны, мин ялга туктагач, тәгәрмәчләремне чәйнәп, кимереп бетерделәр!

Әтәч. Комбайн дустым, болай эшсез яшәргә бик авыр бит. Минем бер фикерем бар. (Кызу музыка астында тиз-тиз генә нәрсәдер аңлата, канатлары белән селтәнә, тавышсыз.)

Комбайн. Тукта-тукта әле, Әтәч, мин берни дә аңламадым. Монда белгеч кирәк! Минем бик башлы, акыллы дустым бар, кырда эшләгәндә танышкан идек. Шуны чакырыйм әле. (Сигналга баса.)

(Музыка уйный, Куян керә, папка кыстырган, күзлек кигән.)

Куян (сакау сөйли). Әйе-әйе, дустым! Ишетәм, киләм! Ни булды?

Комбайн. Сәлам, дустым! Син безгә бик кирәк, ярдәм ит безгә!

Әтәч. Сәлам-сәлам! Әтәч Кикриев булам.

Куян. Куян Колаков, бик тә приятно! Ни йомышыгыз бар?

Әтәч. Менә, эшсезлектән арыдык, безгә эш кирәк!

Куян. Аңладым, сезгэә бизнес планы төзергә кирәк. Әйе-әйе, бизнес! Утырыгыз әле! (Утырышалар, күңелле креатив музыка фонында Куян сөйли, аңлата.) Бакчада ниләр усә?

Әтәч. Кишер, бәрәңге, алма…

Куян. Дөрес! Болардан без чипсы ясыйбыз! Балалар, чипсы яратасызмы? (Балаларга мөрәҗәгать итә.) Кырда ниләр үсә?

Комбайн. Бодай, арыш, солы.

Куян. Әлбәттә! Боларыннан ипи пешерәбез! Без мини-завод, пекарня төзибез!

Комбайн. Ә мин ул пекарняда нинди эш башкарырмын икән соң?

Куян. Борчылма, дустым, минем бик яхшы танышым бар, ул безгә ярдәм итәр. (Телефоннан шалтыратып, Гена Барборскинны чакыра.) Алло, Барбоскиннармы бу? Исәнмесез! Миңа Гена кирәк иде. Мин кем? Куян чакыра диегез, Колаков. (Сөйләшәләр.)

Алып баручы. Хөрмәтле дусларым! Без дә сезгә ярдәм итә алабыз. Хәзер безнең әтиләр сезгә мастер-класс күрсәтер. (Әтиләр катнашында конкурс.)

(Музыка уйный. Гена Барбоскин керә.)

Гена Барбоскин. Исәнмесез, дусларым! Соңга калмадыммы?

Геройлар. Юк-юк, бик тә вакытлы килдегез!

Куян. Дустым, әйдә, безгә ярдәм ит! Без бизнес планы төзибез, чипсылар ясыйбыз, ипи пешерәчәкбез! Комбайн да эшсез утыра, аңа берәр эш кирәк.

Гена Барбоскин. Әлбәттә, ярдәм итәм. (Тә-тәәәк, дип Комбайн тирәсендә әйләнеп йөри, уйлана.) Була бу, хәзер. (Комбайннан электромич ясый.)

Куян. Эш яхшы барсын өчен, әйбәт белгечләр кирәк!

Әтәч. Менә монысы – авыр мәсьәлә! (Уйга кала.)

(Таышлар ишетелә. Музыка уйный. Тычканнар керә.)

Әтәч. Тагын нинди зыян эшләргә килдегез?

Тычканнар. Юк-юк, без эшсез йөреп арыдык! Безгә дә эш бирегез әле?

Куян. Әйдәгез-әйдәгез! Нәрсә эшли беләсез соң сез?

Тычканнар. Ни кушсагыз – шуны эшлибез! Менә карагыз, без бии беләбез! (Балалар белән флэшмоб «Скибиду па-па-па» уйнала.)

Куян. Булдырасыз! Бик шәп булды бу! Без сезне эшкә алабыз, ипи пешерерсез!

Тычканнар. Рәхәтләнеп! (Шатланалар.)

Алып баручы. Әниләр, әйдәгез, сез дә безгә ярдәмгә килегез әле!

Мастер-класс. Токмач кисү конкурсы.

(Тычканнар карап йөриләр, өйрәнәләр. Ул арада «Пекарня», «ООО Ак калач», «Директор кабинеты» дип язылган элмә язулар эленә, Тычканнар, ипи пешерүче киемен киенеп, кабартмалар ясыйлар. Комбайн-мич (трансформер) ипи пешереп чыгара.)

Алып баручы. Менә, дуслар, «Эше барнын – ашы бар», «Күмәк күтәрсә, күлне күчерер», диләр бездә. Дуслар булгач, эш тә җиңел эшләнә! (Балалар шигырьләр сөйлиләр, «Дуслар җыры» (Алмаз Хәмзин сүзләре һәм көе) башкарыла.)