Энергия хәрәкәткә китерә

№54

Миләүшә ХӘСӘНОВА,

Саба районы Юлбат төп  мәктәбенең I квалификация категорияле физика һәм информатика укытучысы

Физика һәм информатика фәннәре үзара бәйле булганга, үстерешле технологияләргә таянып, V сыйныфта, санлы датчиклар кулланып, физик күрнешләрне өйрәнү отышлы дип саныйм. Бу федераль дәүләт белем стандартлары шартларында әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Журнал укучылар игътибарына «Энергия хәрәкәткә китерә» дигән темага үткәргән дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Максат. Инерцион машина кулланып,  потенциаль энергиянең  кинетик энергиягә әверелүен ачыклау; ераклык датчигы ярдәмендә машинаның үткән юлын билгеләргә өйрәнү; кинетик энергия, потенциаль энергия төшенчәләрен кабатлау.

Бурычлары:

1.       Белем бирү:

  • Тикшерү объектын аера белү күнекмәсен формалаштыру;
  • Гипотезалар төзү  һәм аларны тикшерү күнекмәсен формалаштыру;
  • Тикшерү эшчәнлеген этапларга бүлү күнекмәсен формалаштыру;
  • Тикшерү эшчәнлеген планлаштыру          һәм оештыру күнекмәсен формалаштыру.

  • 2.      
    Үстерешле:
  • Фикерләү, чагыштыру күнекмәләрен үстерү;
  • Баланың шәхесен үстерү, үзидарәгә өйрәтү;
  • Танып-белү эшчәлеген, акыл, иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү;
  • Белем алуда мөстәкыйльлек һәм кызыксынучанлыкны үстерү.

  • 3.      
    Тәрбияви:
  • Яшьтәшләреңә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • Сәламәтлекне саклау күнекмәләрен тәрбияләү;
  • Коллективта әхлакый мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү тәрбияләү.

Тирәлекне оештыру:

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, физика, математика, информатика

Планлаштырылганнәтиҗәләр:

Укучыда формалаша:

  • мәктәптә укуга уңай караш;
  • дәрестән тыш эшчәнлек танып-белүгә кызыксыну уята;
  • табигать күренешләрен кабул итү һәм анализлау, гамәли эшчәнлектә табигать законнарын куллану үстерелә.

Укучы формалаштыруга мөмкинлек ала:

  • уку эшчәнлегендә уңыш\уңышсызлык сәбәпләрен аңлау;
  • сәламәт тормыш алып бару мөмкинлеге ачыклау;
  • башкаларны аңлау, аларга булышу ихтыяҗын; җәмгыятьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен ачыклау.

Эш формасы: индивидуаль, парларда

          Җиһазлау: мультимедиа проектор, интерактив такта, LoggerLite программасы утыртылган компьютер, ераклык датчигы Go! Moteon, инерция машинасы, 1 м озынлыктагы линейка.

Материал.