Электрон белем бирү порталында татар теле һәм әдәбияты укытучылары бергәлекләренең эшчәнлеге

№52

Гөлнара ЗАҺИРОВА,

Чаллыдагы 12 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының электрон белем бирү порталындагы электрон журнал, аттестация бүлекләрен хезмәттәшләрем белеп бетергәннәрдер инде. Минем «Бергәлек», ягъни «Сообщества» бүлеге эшчәнлегенә тукталасым килә. Бергәлек ул ‒ уртак эш, профессия, дөньяга караш, максат һ.б. буенча берләшкән кешеләр төркеме. Бүгенге көндә 926 татар теле һәм әдәбияты укытучы үзенең бергәлеген булдырган, кайбер укытучылар хәтта берничәне ачып җибәргән. Минем шушы бергәлекләрнең эшчәнлегенә тукталасым килә. Араларында бик актив эшләп килгәннәре дә, бик сүлпән булганнары, хәтта бөтенләй эшчәнлеген туктатканнары да бар. Нинди дә булса мәгълүмат эзләгәндә, эшчәнлеге түбән бергәлекләргә кереп, вакытны әрәм итмәс өчен, аерым бер үзенчәлекләргә игътибар юнәлтүне киңәш итәр идем.

Беренчедән, катнашучыларның саны – мөһим күрсәткеч (алар аз икән, материаллар да шулкадәр генә дигән сүз).

Икенчедән, аңлатмаларның аз булы, яисә бөтенләй юклыгы ‒ бергәлекнең эшчәнлек сыйфаты түбән икәнлеккә дәлил.

Әйткәнемчә, араларында бик яхшы эшләп килгәннәре дә байтак, һәм аларны һәр укытучы эшчәнлеге барышында нәтиҗәле куллана ала. Мәсәлән,

•        татар теленнән тест биремнәре;

•        татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив Votum системасын куллану;

•        укытучылар һәм укучылар өчен бердәм республика имтиханы (БРИ), олимпиада биремнәре;

•        Тукай районы рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе (эш программалары);

•        интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләр;

•        Чаллы шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе;

•        “Мастер-класс нәрсә ул?

•        “Дәрестә компьютер кулланыгыз!” (Презентацияләр, тестлар, контроль эшләр.)

Бергәлекне ачканда, аның исеменә дә игътибар итәргә кирәк. Әйтик, «Татар теле ‒ дәүләт теле», «Туган телем ‒ татар теле» һ.б. шундый бергәлекләрдә нинди төр материал табып булуы билгесез. Исеме җисеменә туры килеп торганнары да бар. Мәсәлән «Тест биремнәре», «Презентацияләр», «Олимпиада биремнәре» һ.б.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен актуаль булган мәсьәлә һәм өлкәләрне билгеләп үтәсем килә:

•        татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары;

•        татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерлек;

•        татар теле һәм әдәбияты буенча презентацияләр;

•        укытучылар өчен тест биремнәре;

•        көндәлек дәрес планнары үрнәкләре;

•        контроль эшләр һәм тест биремнәре;

•        фәнни-гамәли эшчәнлек;

•        бәйгеләр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бергәлеге 39 «бит»тән тора. Һәрберсе белән танышып чыгып, эшчәнлегемдә кулланырдай материалларны туплап, аерым папкалар булдырдым. Мәсәлән, иртәгә дәрестә Ш.Камалның биографиясен үтәбез, ди. Папкадан бу темага презентация, дәрес планын табу өчен 2‒3 минут вакыт җитә. Бүгенге көндә шушы папкалардагы материалларны сыйныфларга бүлү белән шөгыльләнәм: бик сыйфатлы  эшләр табыла. Дәресне кызыклы, яңа технологияләр кулланып үткәрәм дигән укытучыга бергәлекләрдә табыш җитәрлек. Бик кызыклы, үзенчәлекле эшләр дә очрап куя, аларның авторларына бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бергәлекләрнең эшчәнлеген тиешле югарылыкта оештырсак, шушы юнәлештә бергәләп эш алып барсак, татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүнең сыйфатын тагын да ныграк үрләргә күтәрерербез. Хезмәттә аралашып яшик. Шулай булганда, эшебез дә нәтиҗәлерәк булыр.