“Әдәплелек серләре”

№137

(Тәрбия сәгате)

Алсу ФӘЙЗИЕВА,

Арча районы Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 Бала күңелен  ап–ак кәгазь бите белән тиңлиләр. Шул ак кәгазьгә ничек мәрхәмәтлелек, кешелеклелек орлыкларын күбрәк салырга? Бүгенге кырыс заманда ничек аларны тәрбияле, тыйнак, әдәпле, тормышта үз юлларын таба алырлык кешеләр итеп үстерергә? Бу сорау бүген барыбызны да борчый. Укытучының төп бурычы – укучыларга белем бирү белән беррәттән,  тәрбия бирү дә.

        Тәрбия өлкәсендәге төп максатларымның берсе – укучыларымда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Әлеге тәрбия сәгате,  шул максаттан чыгып,VIсыйныфларда үткәрелде.Галимнәр фикеренчә, шушы яшьләрдә укучылар белән күбрәк аралашуга игътибар бирелергә тиеш. Максатым  укучыларда әхлак сыйфатлары формалаштыру, аралашу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру,үзен һәм башкаларны аңларга, хөрмәт итәргә, дөрес бәяләргә  өйрәтү, әдәплелек, түземлелек,ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.

 

– Хәерле көн, укучылар, утырыгыз. Тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.Укучылар, әйдәгез, иң беренче әңгәмә үткәреп алыйк. Экрандагы рәсемнәргә карыйбыз һәм шулар турында сөйлибез. (Ике алмагач рәсеме. Берсе корыган, икенчесе мул уңыш биреп утыра.) Ике рәсемдә  дә нәрсә сурәтләнгән, аларның уртак якларын табыгыз.

– Ә хәзер һәрберсе турында аерым–аерым сөйлик.Юл буеннан барганда, сезгә шушы ике агач очраса, сез кайсы янына барыр идегез?

– Әйе, укучылар, алмалары өлгергән, үзенә тартып тора торган агач янына барырбыз.Укучылар, кешеләрне дә без иң беренче тышкы кыяфәте буенча бәялибез. Тик алар белән аралаша, сөйләшә башлагач, аларның үз–үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, кылган гамәлләренә карап, бу кеше турында фикер туа.

Экрандагы икенче рәсемнәрне карыйк. Бу рәсемдәге малайлар турында сөйләгез. Аларның кайсы белән дуслашыр идегез? Әйе, укучылар әдәпле, тәртипле, акыллы кеше белән дуслашырга , аралашырга рәхәт.

–Ничек уйлыйсыз, нәрсә ул аралашу? Бу тормышта аралашмыйча яши алабызмы?  Өйдә кем белән аралашасыз?  Мәктәптә? Ә әбиләрегез бит эшкә дә, мәктәпкә дә бармыйлар. Алар аралашалармы? (Фикер алышу.)

–Әйе, укучылар, без хәтта космик корабль кабинасында булсак та,  барыбер аралашачакбыз. Очышны идарә итүче үзәк белән радио аша сөйләшер, хәбәрләшер идек.Ләкин, ни кызганыч, безнең арабызда тәрбияле, тыйнак кешеләр белән беррәттән, әдәпсез, тупас, дорфа кешеләр дә еш очрый. Ә тәрбияле кеше булу авыр микән, ул нәрсәдән  тора? Ничек уйлыйсыз, без тәрбия сәгатебездә нәрсә турында сөйләшербез икән?(Әдәплелек,тәрбия.) Димәк, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы:    “Әдәплелек серләре”.

Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатебез серле күренмиме сезгә, чөнки сер сүзе үк нәрсәдер турында сөйли. Бүген без сезнең белән серле галәм киңлекләренә–космоска – сәяхәт итәбез. Төркемнәргә бүленеп утыруыбыз да тикмәгә түгел. Ләкин без төркем дип түгел, ә экипажлар дип аталачакбыз. Һәр экипаҗда 4 кеше. 4 космонавт. Димәк,  очышка әзерме сез? Тик космик корабльнең двигателен кабызыр өчен, безгә берләшү, дуслашу кирәк. Һәр экипажның алдында   киселгән төсле кәгазь битләре бар. Сез аларны берләштереп, квадрат төзергә тиеш. Әйдәгез, эшкә керештек.

( Укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

Бик яхшы, укучылар, хәзер без берләштек. двигателебез кабынды, хәерле сәгатьтә.

Менә  беренче планета – Бердәмлек планетасы. Тик бу планетага аяк басу өчен, безгә бер шартны үтәргә кирәк. Сезнең алдыгызда 1 бит бар. Шушы биткә сез экипаҗның 4 кешесен дә берләштерүче 5 сыйфатны язарга тиешсез. Галәмдә югалып калмас өчен, без бит бердәм , бер фикердә булырга тиеш. Мәсәлән, сезнең 4 егез өчен дә уртак әйберләр бар: яшегез, класс,яраткан укытучыгыз, фәнегез, шөгылегез, яраткан киногыз булырга мөмкин. 5 класс укучылары, 11 яшь дияргә мөмкин. Бөтенебез киңәшә, берәү генә яза.

(Укучылар эшли)

Беттеме, әйдәгез, тиз генә һәр экипаҗдан бер кеше укып күрсәтә.

Бик әйбәт, менә без бердәм булдык, димәк безгә бернинди каршылыклар да куркыныч булмаячак. Безнең барлык экипаҗ да сынауны яхшы үтте, очышыбызны дәвам итәргә әзерме сез?

Без  “Ачышлар” планетасына якынаябыз. Бу планета да безгә сынау әзерләгән. Ачышлар планетасы булганлыктан, без башка иптәшләребезнең ниндидер яхшы ягын ачарга тиеш. Тактада кешеләрне бизи торган бик күп сыйфатлар язылган.

Шулай итеп, әйдәгез, бу планетаның биремен үти башлыйбыз . Алдыгызга куелган биттә 4 баганадан торган таблица ясалган.Хәзер һәр багананың өстенә һәрберегезнең исемен язып чыгасыз. Сезнең бурыч: 4 егез бергә киңәшеп, һәрберегезнең иң яхшы төп сыйфатын язып куясыз, берне генә. Мәсәлән, Ленур турына тырыш дип язар идек. Чөнки ул кластагы уку буенча иң тырыш укучыларыбызның берсе. Язып бетергәч, алдагы экипаҗ белән алыштырабыз, аларның таблицасына язабыз,алар сезнекенә. Аңлашылдымы,башладык.

(таблицаны тутыралар)

Укучылар, карагыз әле, бер–беребезнең никадәр яхшы сыйфатларын таптык Һәрберебез нинди яхшы икәнбез бит.

Очышыбызны дәвам итәбез. Серле планетага якынаябыз, бу планета “Бумеранг” планетасы дип атала. Бумеранг– үзеңә әйләнеп кайтучы корал дигәнне аңлата, кем аны ата, ул үзеңә әйләнеп кайта. Укучылар, сез моны ничек аңладыгыз? Яхшылык эшләсәң, яхшылык, начарлык эшләсәң, начарлык үзеңә кайта. Бу планетада бер бик борынгы китап бар икән. Еллар үткән саен, ул искергән, битләре тузып, кайбер җөмләләрнең , гыйбарәләрнең ахырлары бозылган. Безнең бурыч: шушы җөмләләрнең ахырын язып бетерергә кирәк. Бары шул вакытта гына без бу планетаның серен, ни өчен шулай аталуын ачыкларбыз.  Һәр җөмлә аерым укыла. Бер кеше генә җавап бирә. Беренчесен бергә эшләп карарбыз.

Беренче  экипаж: «Мин өйдә ручкамны онытканмын, тик иптәшләремнең берсе дә миңа ручка биреп торырга теләмәде. Һәм кинәт минем исемә төште…» (кайчандыр мин дә дустыма ручка бирмәгән идем)

Икенче  экипаж: «Тәнәфестә берәү мине чалып екты һәм барысы да көлделәр,ә мин бик үпкәләдем. Һәм кинәт  минем исемә төште…»

Өченче  экипаж: «Мин өй эшләрен әзерләп килмәдем һәм икеле алдым. Барысы да миннән көлделәр. Һәм кинәт минем исемә төште…»

Беренче  экипаж: «Без футбол уйнаганда, өлкән класс малае безнең тупны алып гараж түбәсенә атты. Һәм кинәт минем исемә төште …»

Икенче  экипаж: «Кемдер минем сумкамны яшергән , мин дәрес буе аны эзләдем һәм укытучыдан шелтә алдым. Кинәт минем исемә төште…»

Өченче  экипаж:«Без урамда өмә оештырдык. Минем үземә генә чүпләрне түгәргә туры килде, чөнки иптәшләрем качып кайтып киткәннәр иде. Кинәт минем исемә төште…»

Укучылар, молодцы. Сез бу планетаның серен аңладыгызмы, ни өчен бу планета шулай аталган дип уйлыйсыз?

Әйе, бу планетада кешеләрнең эшләгән начарлыклары үзләренә әйләнеп кайта икән. Без бүген  бер алтын кагыйдәне  ачтык:

    «Башкаларның  сиңа  карата   нинди  мөгаләмәдә  булуын  телисең,

үзең дә аларга  карата  шундый  мөнәсәбәттә   бул ».

Ошадымы бу планетада?  Без монда озаграк тоткарландык ахры, укучылар, әйдәгез, соңгы планетабызга кузгалыйк. Бу планета Этикет планетасы. Сезгә этикет сүзе танышмы? Кешеләр арасында үз–үзеңне тоту кагыйдәләре. Әйдәгез. без дә аларның кайберләрен искә төшереп карыйк әле. Минем кулдагы кәгазьне сайлап аласыз Анда сезгә этикетның, ягъни үз–үзеңне тотуның кайсы кагыйдәсен үтәргә кирәк икәне язылган.Сез аны үтисез , әгәр дөрес үтәсәгез, иптәшләрегезнең алкышларын аласыз.

 

1.Сез дәрескә соңга калдыгыз. Сез нишләр идегез? ( Ишекне шакыйсы, ачасы, “Исәнмесез, мин соңга калдым, дәрескә керергә рөхсәт итегезче, зинһар”

2. Сез төчкердегез. (Гафу итегез)

3.  Сез иптәшегезгә шалтыраттыгыз Ләкин сезгә: “Монда андый кеше яшәми” диделәр. Сез нишлисез, нәрсә дисез? (Гафу итегез, зинһар, мин номерны дөрес җыймаганмын ахры)

4. Укытучыгызны 8 март бәйрәме белән котлагыз, теләкләр теләгез.

5.Сез иптәшегезгә шалтыраттыгыз, тик ул өйдә юк. Телефонны әнисе алды. Әнисе белән сөйләшегез.

6.  Класста ике кыз сөйләшеп утыра. Син алар янына килдең дә:“ Сәгать ничә ?” – дип сорыйсың.  (Гафу итегез, мин сезне бүлдердем инде, сәгатьничә икәнен әйтмәссез микән?)

Рәхмәт, укучылар. Без барыбыз да алкышлар яуладык, димәк без үз–үзебезне матур, культуралы тоттык, төрле очракларда үзебезне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.

Без бүген галәм киңлекләрендә бик озак булдык. Инде үзебезнең торган җиребезгә, үзебезгә кайтырга кирәк. Моның өчен барыбыз да басабыз, бер–беребез белән тотынышырга кирәк. Бер–ике–өч.

Менә без туган җиребездә. Ошадымы сәяхәтебез? Сәяхәттән нәрсә исегездә калды? Нәрсә эшләдек? (Начар адымнарыбызны искә төшердек, уртак сыйфатларыбызны таптык, күпме яхшы сыйфатларны билгеләдек, этикет кагыйдәләрен искә төшердек)

Ә менә галәмдә алган шушы белемне, тәҗрибәне киләчәктә ничек кулланыр идегез? Әдәпле, тәрбияле булып, матур , ягымлы сөйләшеп яшик.

Риза Фәхретдин менә нәрсә дигән:

“Тел – адәм баласының күңелендә булган ачу, мәрхәмәт, йомшаклык, катылык кебек нәрсәләрне күрсәтүче гыйлем вә әдәп һәм мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче булган әгъзасыдыр. Шуның өчен телегезне дөреслектән башка нәрсә өчен кузматмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез”.

Галимҗан Латыйпның бик матур шигырен укыйк әле.

Яхшы сүз яшәртә

Көч бирә,

Кулыңа сәләт һәм

Эш бирә.

Яхшы сүз кузгата

Җырларны,

Бизи ул, матурлый

Дөньяны.

Яхшы сүз шифалы,

Тылсымлы.

Юа ул яраны,

Борчуны.

Яхшы сүз тауларны

Күтәрә.

Давыллар аркылы

Үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә

Ашыга.

Әйтерсең эретә ул

Ташны да.

—                     Димәк, укучылар . яхшы сүз, яхшы гамәл, яхшылык   ул кешеләргә көч бирә,….    дәвам итегез әле….

Тәрбия сәгатебез тәмам, укучылар. Бүгенге  әңгәмәбез сезгә файдага булыр дип уйлыйм.Тормышыбызны матур эшләр белән, яхшылык эшләп яшик,Энҗе Авзалова шигырендәгечә:

Дога белмим дисең нигә?

Яхшылык – үзе дога!!!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул – беркайчан да,

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул үзе изге дога.