Әдәп төбе – матур гадәт

№ 152

Резедә АБДУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Күбәләк» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

“Әдәп төбе – матур гадәт”, “Тәрбияле бала – бәхетле бала”. Халкыбыз телендә йөргән бу әйтемнәргә тирән мәгънә салынган. Бала никадәр белемле, талантлы, матур булса да, үз-үзен тота белмәсә, башкаларга мөнәсәбәте, сөйләшүе ямьсез булса, аны берәү дә яратмас, анын белән аралашырга теләмәс иде.

Замана, яшәү рәвеше, көнкүреш  шартлары ничек кенә үзгәрмәсен, кешеләргә хас булган әдәп, әхлак, намус, тугрылык сыйфатлары һәрчак иң беренче урында кала. Шуна күрә без балаларны бар яклап үстерергә, аларга күпкырлы белем бирергә, заманага туры килерлек ачышлар ясарга өйрәтүгә зур игътибар бирү белән генә чикләнмәскә, ә әхлак тәрбиясе бирергә тиешбез. Нәниләребезне кечкенәдән мәрхәмәтле, инсафлы, әдәпле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнен, тәрбиячеләрнең изге бурычы.

Мәктәпкәчә чор –  бала тәрбияләүнең иң җаваплы чоры. Әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына.

Мин үз эшемдә тәрбиянең шушы юнәлешнә зур игътибар бирәм. Беренче карашка, бик гади кебек тоелса да, бу – бик атлаулы һәм җаваплы эш. Кечкенә бала аңына коры сүз әйтү, үгет-нәсихәт бирү юлы белән генә  бернәрсә дә җиткереп булмый шул. Бар да кызыклы, мавыктыргыч, балага анлаешлы булырга тиеш.

Иң беренче урында тәрбияче үрнәге тора. Мин үз-үземне тотышыма, сөйләмемә, әти-әниләргә, нәниләргә мөнәсәбәтемә, холкыма, гадәтләремә бик җаваплы карыйм. Мин бит– нәниләремә тәрбия өлгесе. Бу юнәлештә эш балаларны каршы алганда ук башлана.

– Хәерле иртә, исәнмесез!

Һәр баланы менә шул ягымлы сүз белән каршылыйм. Аларның да шул сүзләрне әйтүләренә ирешәм. Әти-әниләр дә бу сүзләрне ишетергә генә түгел, үзләре дә әйтергә күнегәләр.

Төркем бүлмәсенә кергәндә, балаларны:

– Рәхим итегез! – дип каршы алам. Балалар үзләре дә бер-берсенә, өлкәннәргә карата бу сүзләрне куллана.

«Тылсымлы сузләр» уенын һәр иртә уйнап алабыз. Уен тугәрәккә басып:

– Саумы, иртә, саумы, кояш, исәнмесез, дусларым! – дип, сәламләшү белән башлана.

Туп алам.

– Кәефләрне күтәрик. Бер-беребезгә тылсымлы сүзләр бүләк итик, хәерле иртә, – дип, тупны бер балага бирәм.

Бала икенче балага туп бирә; рәхмәт, рәхим ит, зинһар, хәерле көн, яхшы кәеф телим кебек ягымлы сүзләрне әйтәләр.

Шул ук тәртиптә «Матур сүз бүләк ит!» уенын уйныйбыз. Балалар бер-берсен мактыйлар. Мактау сүзне ишеткәч, рәхмәт әйтәләр.

Бакчабыз коллективы «Ягымлылык әлифбасы» җыентыгы төзеде, һәм бастырып чыгарып таратты. Бу кулланманың максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз-үзләрен тотуда әдәплелек культурасы, сөйләм әдәбе, матур гадәтләр тәрбияләү алымнарын һәм эшчәнлек төрләрен туплау һәм тарату. Кулланма шуның белән бик отышлы: анда материал  татар һәм рус телләрендә бирелгән.

Балаларны өйдә, кешеләр арасында, кунакта, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашканда үзләрен дөрес, итагатъле тотарга, табигатькә сак карашта, мәрхәмәтле, тыйнак булырга өйрәтергә тырышам.

“Кунак килде”,  “Уенчыклар кибетендә”, “Урман безне сыйлады”, “Туган көн” исемле кичәләр үткәрдем.

Бу юнәлештә әти-әниләр белән дә эшлим. “Син балаңны беләсенме?”, “Бу ситуациядән ничек чыгарга?“ дип аталган анкеталар, консультацияләр үткәрдем.

Төп кулланмам – К.Закирова, Р.Кадыйровалар авторлыгында чыккан  “Әдәп  нигезе – матур гадәт” китабы. Балалар белән “Мин кунак яратам”, “И сөенәм”, “Рәхмәт әйтәбез” шигырьләрен ятладык.

“Елмаю боз эретә”, “Сүзләр иле”ндә кунакта” исеме астына чаралар үткәрдем.

Балалар арасында низаглар чыкканда, коры кисәтү ясау белән чикләнмим, уртага салып анлашу алып барам, бер-берсеннән гафу үтенү, бер-берсен кичерүләренә ирешәм.

Әти-әниләрне дә анлашып, үзара ихтирамлы булып, ягымлы сөйләшеп яшәргә өндим. Балаларны ямьсез сүзләр белән орышмаска, аларга кычкырмаска кирәклеген әйтәм.

Мин бар кешегә дә күренекле мәгърифәтче Риза Фәхредддиннең “Тәрбияле бала” китабын укырга, бала тәрбияләгәндә кулланма итеп тотарга тәкьдим итәм.

“Дөньяга килү белән балалар тәрбиягә мохтаҗдыр», “Тәрбияле бала – безнең ышанычыбыз, терәгебез, киләчәгебез”, “Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык булмас” – әлеге акыллы сүзләр шушы китаптан алынган.

Шуны онытмыйк: Риза Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “бала чагында алынган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.