Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен  үстерүдә беренче тәҗрибәләр

Фидания Леронова,

 Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем  бирү муниципаль бюджет учреждениесенең югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбиятта шәрехләп уку төшенчәсе узган гасырның 70нче елларында күренә башлады.  Рус әдәбияты өлкәсендә  методист В. Г. Марацманның мәктәпләрдә текстны шәрехләп өйрәнү методына багышланган хезмәтләре шактый. Ул шәрехләп уку методы текстны аңлап үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмый, укучыларны тормышка әзерли,  проблемалы ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә, дип белдерә. Татар әдәбиятында  шәрехләп уку методына караган хезмәтләр булмавы әлеге инновацион юнәлешне сайларга , эш тәҗрибәсендә кулланып карарга этәрде.

 Бу мәкаләмдә  әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен  үстерүдә беренче тәҗрибәләрем  белән уртаклашырга булдым.

Әлеге инновацион проектны үзләштерү барышында укучыларны үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү, ягъни фикерләрен расларлык дәлилләрне әсәр тукымасыннан табып (сайлап уку, аңлатмалы уку ысулларын куллану, ни өчен? дигән сорауга иҗади, мөстәкыйль җавап бирергә өйрәнү), башкаларга аргументлы җиткерә алу күнекмәләрен формалаштыру күз уңында тотыла.

Проектның төп максаты –  укучыларда әсәрнең эчтәлек катламын бүгенге көн яшәешенә, ягъни  андагы образлар аркылы  бүгенге көнгә – укучының үз тирәлегенә якын китереп   кабул итү күнекмәләре булдыру.

Проектның бурычлары:

 методик комплекс системалары булдыру;

5, 6 сыйныф укучылары шәрехли алырлык әдәби әсәрләр исемлеген булдыру;

махсус булдырылган укыту ысылларын апробацияләү;

нәтиҗәле эш ысулларын уку- укыту процессына кертеп җибәрү.

Проектның нәтиҗәләре:

  1. 1. 5 сыйныф укучылары белән Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен шәрехләү барышында, әсәрне бүгенге көн яшәеше аркылы кабул итү барәбәренә, эчтәлекнең үз-үзеңне эшләргә мәҗбүр итү һәм үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында булуын аңлау.

1.2. шәрехләү процессын оештыру өчен сораулар комплексы булдырылды (Ни өчен шәкерткә автор кояш, алмагач, сандугачны эндәштерә? Ни өчен автор шәкертне тәрәзә янына утырткан? Бүгенге укучы өчен “тәрәзә” нәрсә? (айфон, башка төрле гаджетлар). Сезнең өчен бүгенге тормышта кояш, алмагач, сандугач нәрсә? (Социаль челтәр…) .

1.3. Шәрехләү аркылы укучыларның алдагы тормышларында ихтыяр көче кирәклеген   (тиешле вакытта үз -үзеңне мәҗбүр итә белү) аңлауларына ирешү.

 2.1.  6 сыйныф укучылары белән Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен шәрехләү барышында әсәрне, проза әсәре буларак, андагы образларны бүгенге образларга якынайтып, ягъни хәзерге 10 яшьлек баланың кичерешләре, мактану ситуацияләре, социаль тигезсезлек шартлары аша аңлау.

2.2.Шуның барәбаренә башкалардан үз көчең белән бәйле өстен булу һәм әтиеңнең социаль баскычтагы урынына бәйле өстен булуларның  аермасын табарга-танырга өйрәтү, мондый ситуацияләргә тиешле бәя бирү.

2.3.Шәрехләү процессын оештыру өчен сораулар, биремнәр комплексы булырылды (Ни өчен автор Әхмәдулланы мулла малае буларак сурәтли? Әсәрдән Әхмәдулланың әтисе белән мактанган урыннарны, үзен башкалардан өстен санаган өлешләрне табып укыгыз! Әхмәдулла мулла малае булмаса көлкегә калыр идеме? Әсәрдән Әхмәдулла көлкегә калган урынны табыгыз һәм беренче сорау белән бәйләгез! Ни өчен автор Әхмәдулланың  шулай өзгәләнеп елавын кирәк саный? Сез Әхмәдулла урынында калсагыз,  нишләр идегез? Алдагы көнне Әхмәдулла малайлар янына, сезнеңчә, ничек чыгачак? Ә сез ничек чыгар идегез?  Бүгенге көндә, сезнеңчә,  “Кәҗүл читек” ролен нәрсә үти? (айфон, башка төрле гаджетлар).

2.4.  Әсәр идеясен аңлауларын тикшерү максатыннан, укучыларның иҗади, мөстәкыйль,  фикерләүләрен формалаштыру өчен махсус бирем башкарту: “Әхмәдулланы бүгенге тормыш ситуациясенә куеп, кечкенә хикәя язып карагыз!”

Әдәби текстны шәрехләү методын кулланганда, әдәбият дәресләрендә укучыларның активлыгы, кызыксынулары  артканы сизелә. Әсәрне бүгенге көн белән чагыштыру, әсәрдәге вакыйгаларны хәзерге көнгә күчерү, геройлар урынына үзләрен куеп карау начар  укучыларның да фәнгә карашын үзгәртергә булыша.  Алар үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәнәләр, әдәби тесттагы вакыйгаларны бүгенге көндәге детальләр белән  баету укучыларны  диалогка этәрә.

Эш тәҗрибәсен  уртаклашу максатыннан, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсендә  “Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен  үстерүдә беренче тәҗрибәләр” дигән темага чыгыш ясадым. Әлегә нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк, әлбәттә.  Шулай да югары звеноларда укыганда фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырлар, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтерләр дигән өмет бар.