Әбием ядкаре
№ 106
Җүәһирә ФАТЫЙХОВА,
Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Әби, карт әби, күрше әби, Бүрсет әби… Бу сүзләр кемгә әйтелә дисезме? Әйе, бу сүзләр белән минем әниемнең әнисенә – Шәйхетдин кызы Мәфтухага дәшәләр иде.
Әбием күп балалы, хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә 1901 елда дөньяга килгән.Үсеп-буйга җиткән, күрше авылга килен булып төшкән. Бабам белән казыксыз җиргә казык кагып, нигез корганнар. Гаиләдә шатлык өстенә шатлык өстәп, малайлар, кызлар дөньга аваз салган. Шатлык белән кайгы бергә йөри. Әбиемнең ике улы, ике кызы мәңгелеккә күчкәннәр.
Алар сынмаган, сыгылмаган, тормыш үз көенә дәвам иткән. Бабам әбием белән колхозда эшләгән, балалар мәктәптә белем алган. 1940 елда алар Казанга күченеп килгәннәр. Бабай заводка эшкә урнашкан, әби балалр белән өйдә. Ләкин ил өстенә кара кайгы килгән: сугыш башланган! Әбием дүрт кызы белән авылга кайтырга мәҗбүр булган. Бабамны ул башка күрмәгән, ул заводта агуланып үлгән. Әбием дүрт баласына әти дә, әни дә булган. Көндез колхоз эшендә булса, кичләрен җеп эрләгән, бәйләгән. Кечкенә генә буйлы булса да, сыер да тоткан, сарык та асраган, гаилә тук булган. «Рәхмәт «уфалла арбасы»на», – дип еш кабатлый иде ул үзенең истәлекләрендә. Кызлары да үзе төсле тырыш, акыллы, тәртипле булып үскәннәр. Икесе Казан шәһәрендәге заводта эшләгән, икесе авылда яшәгән.
Шулай берчакны, мин аларга кунакка баргач, әллә нинди серле бер тавыш белән:
– Яшь чакларымны күз алдына китерерсең, бик кадерле нәрсәләрне сиңа калдырыйм әле, кызым,– диде ул.
Һәр гаиләдә элек өйнең түрендә сандык тора иде. Сандык төбендә нәрсә бар дисезме? Ә анда!.. Анда әбиемнең кадерләп саклаган чигүле күкрәкчәләре, түшлекләр, суккан сөлгеләр, чуклы шәл, ап-ак яулык та бар иде… Әбием шуларның һәрберсенең тарихын сөйли-сөйли, өлеш чыгарды.
Мине янына утыртты да:
– Кызым, мин үлгәч, истәлек итеп сакларсың, – дип, чуклы шәлен кулыма тоттырды. Миңа биргән чакта әбиемнең күзләрендә яшь үк елтырап киткән шикелле тоелды.
– Аны миңа ерак Ташкент шәһәреннән сеңлем җибәргән иде, – диде ул. – Үлгәч төсем булыр…
Әбием, 93 яшенә җитеп, үз акылында килеш кышның салкын бер көнендә бу якты дөньядан бакыйлыкка күчте. Кичтән буран дуласа, аны җирләгән көнне ялтырап кояш чыкты, җил дә басылды. Ул бик акыллы, сабыр, яхшы күрше, уңган әби иде. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы җыелды. Әбием безнең арабызда инде юк, ләкин чуклы шәлен япкан килеш ул гел минем янәшәдә йөри шикелле. Минем шатлыкларыма сөенә, кайгыларыма көенә сыман.
Әйе, чуклы шәл – минем өчен иң кадерле бүләк. Ул – әбием төсе, юмыйм, аның исе торсын. Шәл – гаилә ядкаре, алам да көзге каршына килеп ябып карыйм. Түзеп булмый. Төсе уңса да, ул барыбер ак. Минем өчен ак. Бигрәк тә матур, бигрәк тә җиңел шул ул! Анда әбием күзләреннән тамган сөю яше дә, кечкенә кытыршы бармакларының кыштырдавы да сакланадыр шикелле.
Менә-менә ул куллар чуклы шәлне башыма үзе ябар, кайнар яшь тамчысы битләремнән тәгәрәр кебек…
Әбием! Тыныч йокла! Синең ядкарләрең безнең белән мәңге яши.