Әбием ишегалды

№42

(Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Зөлфия ӘХМӘТҖАНОВА,

Казандагы   38 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның йорт кошлары һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен баету.

Бурычлар. Балаларда йорт хайваннарына, йорт кошларына карата кызыксыну уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен арттыру, сүз байлыгын активлаштыру. Балаларның  йорт хайваннары, йорт кошлары, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен системалаштыру.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, эстетик тәрбия, сөйләм үстерү, социаль өлкә һәм аралашу.

Сүзлек: ишегалды, йорт, йонлач, хуҗа, шаяным, бөтерчегем, чупырдый, кикрик, имезә, мөгезләре, көтү, кыркыйсы.

Җиһазлар: интерактив такта, «Туган авыл» дигән темага аудиоязма, авыл күренеше, йорт хайваннары, йорт кошлары (йомшак уенчыклар).

Эшчәнлек  барышы

Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? (Балалар җавап бирә.) Дусларым, мин бүген сезне бер авыл йорты ишегалдына кунакка чакырам. Сезне  авыл тормышы белән якыннанрак таныштырасым килә.

Тау башына салынгандыр безнең авыл.

         Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям, җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)

Ә сезнең авылда булганыгыз бармы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Анда сезнең кемнәр яши?

Балалар. Әби, бабай, дәү әни, дәү әти, туганнар, күршеләр.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә менә аларның ишегалдында кемнәр яши?

Балалар. Хайваннар.

Тәрбияче. Нинди хайваннар?

Балалар. Йорт хайваннары.

Тәрбияче. Ә сез нинди йорт хайваннарын беләсез?

Балалар. Сыер, сарык, кәҗә, бозау.

Тәрбияче. Ә нинди йорт кошларын беләсез?

Балалар. Каз, үрдәк, тавык, әтәч.

Тәрбияче. Әйтегез әле, ни өчен аларны йорт кошлары, йорт хайваннары дип атыйлар?

Балалар. Чөнки алар йортның ишегалдында яши.

Тәрбияче. Аларны кемнәр карый, ашата?

Балалар. Әби, бабай. Мин дә булышам.

Тәрбияче. Алар хуҗаларга нинди файда китерә?

Балалар. Ит, сөт, май, йон, йомырка  бирәләр.

Тәрбияче. Бик дөрес.

Борын-борын заманнардан,

Безнең авыл йортларында

Яшәгәннәр хайваннар,

Беркемгә тимәгәннәр.

Әйдәгез, менә бу авыл йортының капкасын ачып карыйк әле. Иң беренче булып безне кем каршы ала?

Балалар. Көчек.

Бала. Эт (көчек) – йорт саклаучы. Ул хуҗалыкны чит кешеләрдән, кыргый хайваннардан саклый. Этнең дүрт тәпие, колаклары, койрыгы бар. Эт йонлач була, ул сөяк кимерә, хуҗасы биргән ризыкны ашый.

Тәрбияче. Ә сез көчек турында җыр беләсезме?

Балалар. Әйе.

 («Дускаем – Акбаем» дигән җыр башкарыла.)

Бар минем дускаем, дускаем –

Нәни йомшак маэмаем, Акбаем.

Кушымта:

Мин аны бик яратам, яратам,

Тәмле-тәмле конфетлар ашатам.

Мин аны чакырсам, ул чаба,

Минем белән бергә шаяра.

Кушымта:

Тик Акбаем сөйләшми, сөйләшми,

Мин көтеп-көтеп карыйм, ул дәшми.

Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз. Ә без сезнең белән дәресләр вакытында көчек турында, ял минутларында гел искә алабыз. Әйдәгез, шуның берсен искә алыйк.

Ял вакыты («Көчегем» дигән җыр фонында).

Бар минем көчегем

Шаяным, бөтерчегем.

Сикергәли ул, уйный,

Койрыгын болгап туймый, (хәрәкәтләр белән күрсәтү)

Йөзә белә ул суда, (йөзү хәрәкәтләре ясыйлар)

Чупырдый ул, я чума (чүгәлиләр)

«Бергәләп йөзик!» – диеп,

Минем артымнан куа! (йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле.

Сөт ярата – керпе түгел,

Тычкан тота – төлке түгел.

Өйдә яши – кеше түгел.

Ул нәрсә?

Балалар. Песи.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Песи турында кем шигырь белә?

1 нче бала.

Песикәем, йомшаккаем,

Минем елтыр колаккаем.

Минем озын мыеккаем,

Минем кыска муенкаем.

Тәрбияче. Ишегалдына эчкәрәк үтик әле. Монда безне йорт кошлары каршы ала. Кемнәр икән алар? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

  • • Башы тарак, койрыгы урак,

  Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

  • • Яшел чирәм өстендә, кырт-кырт кыртлар,

Канатларын җәеп, балаларын туплар. (Тавык)

  • • Чирәм буйлап йөриләр, канатларын кагалар,

Зәңгәр күлгә төшәләр, рәхәтләнеп йөзәләр. (Каз)

Балалар. Тавык, әтәч, каз, үрдәк…

Тәрбияче. Әйдәгез, бу йорт кошларын бармаклар ярдәмендә күрсәтик әле.

  • • Әтәч иртә уянган,

Кикрикләрен буяган,

Томшыкларын юмаган.

  • • Тавык килә кыт та кыт,

Торырга вакыт,

Торырга вакыт!

  • • Каңгыл-каңгыл каңгылдап,

Ата каз бара җырлап.

Тәрбияче.

Әй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Әйдәгез, бергәләшеп

«Чума каз»ны җырлыйбыз.

(Балалар башкаруында «Чума үрдәк, чума каз» дигән җыр яңгырый.)

Тәрбияче. Әйдәгез, карыйк әле: монда тагын нинди хайваннар яши икән?

Балалар. Сыер, бозау, ат, бәти, сарык, кәҗә.

Тәрбияче. Аларны бер сүз белән ничек дип әйтәбез?

Балалар. Йорт хайваннары.

Тәрбияче. Әйе, аларны йортта асрыйлар. Шуңа күрә аларны йорт хайваннары дип атыйлар. Алар безгә файда китерә. Бүген алар сезгә мөрәҗәгать итә, һәрберсе турында сөйләп бирүегезне үтенәләр. Башта килеш-кыяфәтен, нәрсә белән туклануын, аннан нинди файда китерүен әйтегез.

(Балалар хикәя төзеп сөйлиләр.)

2 нче бала. Сыер зур хайван. Мөгезләре бар, гәүдәсе зур, койрыгы озын. Ул койрыгы белән чебен-черкиләрне куа. Имчәкләре бар, чөнки сыер бозавын имезә, сөт бирә. Сыер болында үлән ашый, ә кыш көне печән, силос ашый, «му-му» дип кычкыра.

3 нче бала. Сарык – йорт хайваны. Аның бөдрә йонлы калын туны бар. Аның бәтиләре бик матур була. Ит һәм йон бирә, «мә-мә», – дип кычкыралар.

4 нче бала. Кәҗә – йорт хайваны. Мөгезләре бар. Ак һәм кара төслеләре дә  була. Имчәкләре бар. Ул да кешеләргә ит һәм сөт бирә.

Тәрбияче. Әйдәгез, шушы темага карата бер уен уйнап алыйк әле.

(«Өй эшләрендә ничек булышабыз?» дигән уен уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, үзегез беләсез: авылда эш бик күп. Әйдәгез, бу эшләргә бездә сезнең белән өлгереп карыйк әле.

  • • Кәҗә белән сыерым

Кайтып керде көтүдән.

Аларны бит, балалар,

Саварга кирәк күптән.

С-с-с, с-с-с, с-с-с, с-с-с… (Йодрыклар ярдәмендә сыер саву хәрәкәтләре)

  • • Көчегем ит, сөяк сорый,

Аның да бит кирәк чагы,

Бик еш кына булгалый

Хырт-хырт, хырт-хырт. (Сөяк кимерү хәрәкәтләре)

  • • Мәчебез Мыраубикә

Тәлинкәдән сөт эчә.

Яла-яла, Мыраубикә,

Түгә генә син күрмә. (Тәлинкәдән сөт ялау хәрәкәтләре)

  • • Монда бит эш күбәйгән –

Сарыклар йонга баткан.

Кайчы алып тиз генә

Йоннарын кыркыйм микән?

Чик-чик,чик-чик. (Урта бармаклардан кайчы ясау, сарык йоны алу хәрәкәтләре)

  • • Атларны җигәсе бар,

Олы юлга китәсе бар:

Цок-цок, цок-цок…  (Атта бару күренешләре)

Атлар йөк алып бара,

Алар бик нык ашыга. (Тизрәк-тизрәк баралар)

Ә монда чоңгыллар бар,

Акрын гына атлап бар. (Акрын гына)

Килеп җиттек, тпру-тпру-тррр.

Тәрбияче. Әйе, дусларым, авылда бик күңелле булса да, безне алып кайтырга үзебезнең «көмеш тояк, тулпар атлар» да килеп җиткән. (Бизәлгән, ат киемнәре кигән «атлар-малайлар» керә.) Әйдәгез, җыелышыйк та үзебезнең балалар бакчасына юл тотыйк. (Көй яңгырый, балалар саубуллашып чыгып китә.)