Әби, Бабай һәм Чуар тавык

№51

(Уртанчылар төркемендә рус халык әкияте буенча сәхнәләштерелгән әкият)

 Мәдинә ШӘМӘРДӘНОВА,

Балык Бистәсе бистәсендәге «Мишутка» балалар бакчасының I  квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат.  Әкиятне сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләре тәрбияләү.

Катнашалар: Алып баручы, Әби , Бабай, Чуар тавык, чебиләр.

(Рус халык көе яңгырй.)

Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән, ди, Бабай…

(Бабай чыга, кулында  чиләк, башын ия.)

Алып баручы. …һәм Әби.

(Әби чыга, аның кулында табак.)

Алып баручы. Булган, ди, аларның Чуар тавыклары.

(Тавык чыга һәм башын ия.)

Алып баручы. Әби белән Бабай аны бик яратканнар.

(Әби белән Бабай тавыкның башыннан сыйпыйлар.)

Алып баручы. Әби белән Бабай тавыкны ашаталар, эчертәләр.

(Бабай тавыкка чиләктән су эчертә.)

Бабай.  Эч, минем тавыгым, туйганчы эч, минем чиләктә су җитәрлек.

(Тавык эчә.)

Әби. Аша, минем тавыгым, аша, тазарырсың.

(Тавык ярма чүпли.)

Алып баручы. Чуар тавык туйганчы ашый-эчә һәм ишегалдына йөрергә чыга. Ишегалларын әйләнеп чыга, аннан өй артына кереп югала. Әби белән Бабай аның артыннан кул болгап калалар.

Әби белән Бабай, өй түрендә урындыкта утырып,  тавык чыкканын көтәләр. (Фонограммада тавык кытаклаган тавыш ишетелә.)

Алып баручы: Ишетәсезме, Чуар тавык кытаклый. Димәк,  ул йомырка салган. Карарга иде, нинди йомырка салды икән ул?

(Чуар тавык килеп чыга, кечкенә табакта «алтын» йомырка.)

Чуар тавык. Әби, Бабай карагыз әле. Нинди йомырка салды бүген сезнең тавыгыгыз!

(Әби белән Бабай   тавык янына киләләр, йомырканы карыйлар.)

Бабай.  Ай-яй, Чуаркай, нинди зур йомырка салгансың. Рәхмәт сиңа, рәхмәт!

Әби. Бабай, син кара әле, йомырка бит гади түгел. Чуаркай безгә  алтын йомырка салган.

(Бабай белән Әби   алга иеләләр. Аннан  тураеп басалар.)

Бабай. Чыннан да, алтын… Аның эчендә нәрсә икән? Кулым белән бәреп карыйм әле… Яле (кулы белән сугып карый), бер, ике, өч!

(Бабай бәреп карый, йомырка ватылмый. Бабайның кулы гына авырта. Бабай кулына өрә.)

Әби. Ник син аны кулың белән бәрәсең. Без аны менә шушы кашык белән бәреп карыйк! (Кашык алып кашык белән бәрә.) Бер, ике, өч!

Бабай. Юк, ватылмый, бигрәк нык!  Хәзер нишлибез инде? Ничек яшәрбез инде?

(Әби белән Бабай  урындыкка утырып елыйлар. Чуар тавык килә.)

Тавык. Елама инде, Әбекәй. Елама, Бабакай. Салырмын мин тагын йомырка. Гап-гадине бүген үк!

(Тавык алтын йомырка салынган  табакны ала да өй артына кереп китә. Гади ак йомыркалар күтәреп килеп чыга.)

Алып баручы. Карагыз әле, Чуар тавык яңадан монда килә. Сезгә гади ак йомыркалар алып килә.

Әби, Бабай. И Чуаркай, рәхмәт сиңа! (Тавык янына йөгереп киләләр. Аны кочаклыйлар, башыннан сыпыралар.)

Алып баручы. Шушында әкият тә бетте.

Теге алтын йомырка белән нәрсә булды икән?  Ә аннан чебиләр чыкты. Барысы да алтыннар, ди. («Чебиләр биюе» башкарыла.)