Дуслык – ял кичәсе

№41

(Кече яшьтәге балалар өчен тәрбия чарасы)

Гөлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Яр Чаллыдагы 110 нчы “Чуар тавык” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Максат: балаларда үзара татулык, ярдәмләшү, миһербанлык, табигатьне ярату сыйфатлары формалашуга нигез булдыру.

Бүлмә чәчәкләр, шарлар, төрле төсләрдән ясалган күбәләкләр, болытлар, тамчылар һәм табигатьне чагылдырган рәсемнәр белән бизәлә.

Тәрбияче. Кадерле балалар! Без бүген сезнең белән матур итеп ял итәргә Дуслык бәйрәменә җыелдык. Әйләнә-тирәбезгә игътибар белән карасак, һәр тарафтан безне дуслар чолгап алганын күрәбез: күбәләкләр, чәчәкләр, болытлар-яңгыр, кояш һәм ай, көн һәм төн, урманнар һәм кошлар, җәнлекләр, тамчылар һәм күлләр, санап китсәк, тагын дуслык бик күп нәрсәләрдә чагыла. Без дә үзебезнең дуслар икәнлегебезне бүгенге ял кичәсендә күрсәтербез. Рәхим итеп, башлыйбыз!

1 бала. Болын, бакчаларны бизи

Ал, кызыл, сары чәчәк.

Шул чәчәчкләрне иркәләп,

Уйнап йөри күбәләк.

2 бала. Кума, дустым, күбәләкне,

Бакчабызда очсын ул.

Кунсын йомшак чәчләреңә

Бантик булып торсын ул.

Тәрбияче. Мин сезне хәзер яшел болынга чакырам, рәхим итегез!

Күмәк җыр “Алсу йөри болында”. (М.Андерьянова сүзләре һәм көе)

1 бала. Алтын нурлы якты кояш

Иртә таңны уята.

Безне дус булырга дәшеп,

Бергә җыеп уйната.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, “Яфрак җыю” уенын уйныйбыз.

Музыка астында балалар бииләр, көй туктагач, яфрак җыялар. Кем күбрәк җыя, шул җиңә.

1 бала.

Болыт – дуслардан коелып,

Җиргә тама тамчылар.

Шул тамчы-дуслар күбәеп,

Зәңгәр күлгә җыела.

2 бала.

Зәңгәр күл белән дуслаштык

Җәйге эссе көндә без.

Рәхәтләнеп балык тоттык,

Су коендык көн дә без.

Тәрбияче. Ягез, балалар, күлне шатландырыйк.

“Зәңгәр күл” (Н.Исәнбәт сүзләре,С.Сәйдәш көе) җырын башкаралар.

1 бала.

Күлнең суын тапламадык,

Чүп-чар да ташламадык.

Без бит табигать дуслары,

Һичкайчан онытмадык.

2 бала.

Кошлар – безнең якын дуслар,

Яратабыз, тимибез.

Тирә-якка ямьнәр өстәп,

Сайрауларын телибез.

3 бала.

Баш очында әйләнгәләп,

Бөтерелә кошчыклар.

Сандугачлар, тургайлардан

Калышмыйлар чыпчыклар.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, чыпчыклар булып уйныйбыз.

Хәрәкәтләр белән күмәк җыр “Чыпчыклар” (М.Андерьянова сүзләре һәм көе)

1 бала.

Без уйныйбыз, дуслар, бергә

Җилләр белән узышып.

Җитезлектә сынатмыйбыз,

Ярышабыз куышып.

2 бала.

Җыр-биюне яратабыз,

Тыпырдатып басабыз.

“Карабай”ны күмәк биеп,

Күңелләрне ачабыз.

Бергәләп бию.

1 бала.

Дуслар белән тату гына,

Бергә-бергә уйныйбыз.

Үскәч әле, бер мәктәптә

Укырбыз дип, уйлыйбыз.

1 бала.

Нигә инде ашыгасыз,

Без әлегә кечкенә.

Түгәрәккә басыйк, дуслар,

Уйнап алыйк тиз генә.

Тәрбияче. Ә хәзер бергәләп “Яулык салыш” уенын уйныйбыз, татар халык бию хәрәкәтләрен башкарабыз.

Уйныйлар.

Балалар.

Уйнадык та, җырладык та,

Биедек тә бергәләп.

Татулыкта, чын дуслыкта

Зур үсү безнең теләк.

Тәрбияче. Кадерле балалар, кичәбезне йомгаклыйбыз, бик күңелле ял иттек, киләчәктә дә дуслар булып, гөрләп яшәрбез, рәхмәт сезгә!