Дуслык турында сөйләшәбез

(5 нче сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)

Алсу САБИРОВА,

Арчадагы 5 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: ”Дуслык” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат:

– Дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау;

– укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү;

– услыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проекторы, экран, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, укучылар.

Укучылар. Хәерле көн!

Укытучы. Ә хәзер укучылар бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк әле. (Слайд)

– Бүген ничәсе ?

– Атнаның кайсы көне?

– Хәзер елның кайсы фасылы?

– Ә бүгенге һава торышы турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Бүген көн кояшлы, салкын…)

  1. Белемнәрне актуалҗләштерү

– Рәхмәт, ә хәзер тыңлап аңлыйбыз.

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком [Ә].

белем, бүлмә, акыллы, уңган, әдәпле, каләм.

  1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

акыллы, тәрбияле, ярдәмчел, кеше, горур, тәртипле.

  1. Прослушайте и подберите антонимы:

Усал – юаш

Акыллы – акылсыз

Уңган – ялкау

Тәрбияле – тәрбиясез

– Ә хәзер өй әшләрен тикшерик әле. Өйгә эш итеп мин сезгә 76 нчы биттәге 1 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр төзергә һәм аларны тәрҗемә итәргә кушкан идем. (Җөмләләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр.)

III. Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсҗәләсен кую

– Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер сезнең алдыгызда кроссворд бирелгән. Әйдәгез, шул сүзләрнең тәрҗемәләрен табып язып куйыйк әле. Безнең ачкыч сүз килеп чыгарга тиеш. Ачкычны таптыгызмы?

– Дуслык сүзе.

– Укучылар, ә хәзер уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән? Дәресебезнең темасы нинди булыр?

– Дуслык. (Слайд)

– Әйе, укучылар, дуслык. Ә дәрестә  нәрсәләр эшләрбез икән?

– Диалог  төзербез, күнегүләр эшләрбез, татарча сөйләшербез.

– Яхшы, укучылар, рәхмәт. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән дуслык темасы турында сөйләшә башлаган идек.  Ә бүген дәвам итәрбез. Дуслык – ул иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше бәхетледер. Ә сезнеңчә ничек, укучылар? Бу турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган.

– Әйтегез әле, кем ул дус? (Слайд)

Укучылар.

– Бергә уйнаучы.

– Ярдәм итүче.

– Иң якын кеше.

– Дәрес әзерләргә булышучы.

– Серләреңне сөйлисең.

– Аңа ышанасың һ.б.

  1. Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Дуслыкның билгеле бер кагыйдәләре бар. Нинди кагыйдәләр икән алар? Уйлап карагыз әле. (Слайд)

Укучылар.

– Гадел бул.

– Сабыр бул.

– Игътибарлы бул.

– Юл куя бел.

Укытучы. Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер экранга карыйк әле. Кешеләр арасында гына түгел, хайваннар арасында да дуслык була икән. Сезнең белән әкият иленә кайтып, персонажларның да дусларын табыйк әле. Сез аларның кайсы әкият геройлары икәнлеген беләсезме икән? (Слайд)

  1. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм …
  2. Крокодил Гена һәм …
  3. Гали белән …
  4. Кәҗә белән …

Укытучы. Мин сезгә схема бирәм, шуны тутырырсыз. Нәрсә ул дуслык, дуслыкка хас сыйфатлар, уңай һәм кире мисаллар китерерсез. Сезгә бер минут вакыт бирелә. Аннан соң бергәләп тикшерербез. (Слайдта тикшерелә.)

– Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Эшебезне дәвам иттерәбез. Сез ничек уйлыйсыз, дуслыкның нинди төрләре була? (Слайд)

Укучылар.

– Кызлар дуслыгы.

– Малайлар дуслыгы.

– Туганнар дуслыгы.

– Китап белән дуслык.

– Халыклар дуслыгы.

Укытучы. Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Халыклар дуслыгына тукталып китик әле. Безнең республикага кагылышлы халыклар дуслыгы турында нәрсәләр беләсез?

Укучылар. Безнең республика күпмилләтле: татарлар, чувашлар, руслар … яши.

Укытучы. Без үзара ничек яшибез?

Укучылар. Дус һәм тату яшибез. Төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Укытучы. Әйе, укучылар. Татарстаныбызда 173 төрле милләт вәкиле яши. Чыннан да, без бик тату яшибез. Милли бәйрәмнәребез: Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез, кунакка йөрешәбез. (Слайд)

– Ә хәзер эшебезне дәвам иттерәбез. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез җөмләләрне дәвам итеп язарга тиеш буласыз. (Ахырдын бер-берсен слайдтан карап  тикшерәләр, билге куялар.)

Минем дустым … (бар).

Мин дустым белән дәрес … (әзерлим).

Дус – ул … (иң якын кеше).

Мин дустыма һәрвакыт … (булышам).

Минем дустым …, … (акыллы, ярдәмчел).

Без – кечкенәдән … (дуслар).

Мин дустымны … (яратам).

– Ә хәзер карточкаларны алмаштырабыз һәм эшләрне слайдка карап тикшерәбез.

– Яхшы, укучылар. Биремне бик яхшы үтәдегез. Дусларыгызга билге куегыз. (Слайд)

– Хәзер экранга карыйбыз. Сезнең алдыгызда диалог бирелгән. Төшеп калган репликаларны куеп, диалогны укыгыз. Парларда эшлибез.

– …?

– Әйе, минем дустым бар.

–Ул ничәнче сыйныфта укый?

– …

– Дустың нинди?

– …

– Сез бергә нишлисез?

– …

Укытучы. Рәхмәт, булдырдыгыз. Әлеге биремне дә үтәп чыктык. Экранда ситуатив күнегүләр бирелгән. Әйдәгез, эшләп карыйк әле. Сез ничек әйтерсез икән?

  1. Предложи другу: …

– вместе поиграть;

– вместе готовить уроки;

– пойти в школу.

  1. Спроси у друга: …

– готовил ли он домашнее задание?

– нравится ли ему спорт?

– на какой кружок он ходит?

Укытучы. Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Без сезнең белән дуслык турында мәкальләр дә өйрәнгән идек. Искә төшерик әле. (Cлайд)

– Ә рус телендә шуңа охшаш мәкальләр бармы? Уйлап карагыз әле. (Русча әйтәләр.)

  1. Йомгаклау

Укытучы. Яхшы, укучылар. Әйдәгез, бүген без дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек икән, тагын бер кат искә төшерик әле. (Слайд)

– Кем ул дус?

– Дуслык төрләре нинди?

– Дуслык нинди була?

  1. VI. Өй эше

“Минем дустым” темасына хикәя язарга.