Дуслык турында сөйләшү

№ 110

(VII сыйныфның рус төркеме. Татар теле дәресе)

Руфина ЙОСЫПОВА,

Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 2 нче төп мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел укытучысы

         Максат:

дидактик максат:

          – «Дуслык» текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

          – текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

          – «инфинитив + кирәк» төзелмәсен сөйләмдә куллануны ныгыту;

үстерешле максат:

          – төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

          – тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану;

тәрбияви максат:

          – кешеләрдә дус була белү сыйфатларының кирәклегенә төшендерү;

          – парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау;

          – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.

Җиһазлау: дәреслек (79 – 80нче битләр), презентация, Р.З.Хәйдәрованың «Татарский язык в таблицах» ярдәмлеге.

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

– Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек?

– Кояшлы иртә кебек! Татар телен,Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

– Ә хәзер, әйдәгез әле, 1 нче номерлы укучылар, басыгыз. 2 нче номерлы укучылар, басыгыз. 3 нче номерлы укучылар, басыгыз. 4 нче номерлы укучылар, басыгыз. Утырыгыз.  

– Дәресебезне башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

– Хәерле көн! Бүген 19 нчы гыйнвар, пәнҗешәмбе көн, сыйныфта барысы да бар.

II. Белемнәрне актуальләштерү

         – Балалар, сез мәкальләр әзерләп килгәнсез. Башта аларны укып чыгыйк. Русчага тәрҗемә итегез. Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

1. Дус акчадан кыйммәтрәк.

Друга на деньги не купишь.

2. Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Птица сильна крыльями, а человек – дружбой.

3. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

4. Дус авырлыкта беленер.

Друзья познаются в беде.

5. Нет друга, так ищи: а нашел, так береги.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

6. Старый друг, лучше новых двух.

Бер иске дус яңаның икесеннән яхшы.

– Ә хәзер игътибар белән тактага карагыз әле. Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?

 332

– Малайларны, кызларны.

– Алар нишлиләр? Сез ничек уйлыйсыз: алар дуслармы?

– Әйе, алар – дуслар.

III. Уку мәсьәләсен кую

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

– Дуслык турында.

– Дөрес. «Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма» мәкален бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп алыйк. (Тактага языла.)

– Балалар, бүген без дуслык турында текст укыячакбыз. Текстны аңлар өчен без нәрсәләр белергә тиешбез? Для того, чтобы понять текст что мы должны знать?

– Сүзләрне кабатларга, алар белән җөмләләр төзи белергә, яңа грамматик формаларны кабатларга, текстны сәнгатьле укырга. Повторить новые слова, уметь составлять с ними предложения, повторить грамматические формы, читать выразительно текст.

– Молодцы! Правильно. Дөрес, балалар. (Үзанализ битләре таратыла.) У вас на партах лист самооценки.

– Хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Сезгә яңа сүзләрне ятлап килергә иде. Ятладыгызмы?

– София, скажи, пожалуйста, перевод слова прелестный. Хорошо. Ты у кого хочешь спросить?

Күркәм – прелестный                        Тырыш – старайся, старательный

Мөнәсәбәт – отношение                       Авырлык – трудность

Кайгы – горе                                           Ярдәмчел – отзывчивый

Фикер – мысль                                       Ышанычлы – доверительный

Караш – взгляд                                      Сафлык – чистота

Берлек – единство                                 Гаделлек – справедливость

Үзара мөнәсәбәтләр – взаимоотношения

– Поставьте сами себе оценки. Оцените домашнее задание.

1. – Ребята, сейчас выполним ситуативные упражнения.

– Как скажете о том, что: …

— дружба – самое прелестное отношение;

— дружба – единство мыслей и взглядов;

— твой друг отзывчивый;

— в трудности ты помогаешь другу;

— дружба –это справедливость.

2. Фигыльнең инфинитив формасын таблица аша искә төшерү. (20 нче биттәге таблицалар буенча.)

3. «Инфинитив + кирәк» төзелмәсен куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

(Укучыларга биремнәр язылган карточкалар таратыла. Уйлап, җавапларын язалар, командаларда бергәләшеп тикшерәләр. 4 нче номерлы укучылар җавап бирә.)

Бирем. Нокталар урынына, тиешле кушымчалар ялгап, сүзләр куеп языгыз. (Мәсәлән, барырга кирәк.)

1 нче өстәл. … тиеш.

бул

тыңла…

аралаш…

2 нче өстәл. …кирәк.

ярдәм ит…

бел…

ихтирам ит…

3 нче өстәл. …ярамый.

кычкырып сөйләш…

тавышлан…

авырлыкта калдыр…

4. Инфинитивны кертеп, ситуатив күнегүләр эшләү.

– Как скажете о том,что …

          -надо помогать другу;

          -на уроке надо слушать;

          -друга надо уважать;

          -друг должен быть отзывчивым;

          -нельзя друга  оставлять в трудности.

– Ребята, о чем мы сейчас научились говорить?

– Употреблять инфинитив со словами кирәк, тиеш, ярамый. Вы все запомнили? Надо ещё повторить? Ребята, кто знает на «5»? Молодцы! Похлопали.

Физминут.  

(Көй астында укучылар йөреп торалар. Көй туктагач, катып калалар. Сорауларның җавабына туры килгән саннарча төркемнәргә берләшәләр.)

Дуслык сүзендә ничә иҗек?

– «Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер» дигән  җөмләдә нинди сан бар?

– «Дуслык – матур, күркәм мөнәсәбәт» дигән җөмлә ничә сүздән тора?

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру

1. Текстны укытучының үрнәк укуы.

2. Укучыларның кычкырып укуы.

– За чтение текста поставьте себе оценки.

V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау күнегүләре, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану

А) Сорауларга җавап бирү. (Төркемнәрдә эшләү.)

1 нче өстәл.

1. Дус кешеләр арасында нинди мөнәсәбәт?

2. Дуслык нәрсә ул?

3. Синең якын дусларың кемнәр?

2 нче өстәл.  

1. Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкинме?

2. Дустыңа авырлык килсә, нишләргә кирәк?

3. Дуслар кайчан кирәк?

3 нче өстәл.  

1. Чын дус нинди була?

2. Дусларың нинди булырга тиеш?

3. Син дусларыңа карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

Ә) Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

– Найдите в тексте предложение, где говорится о том, что …

         -дружба – самое прелестное отношение между людьми;

         -друзья  нужны и в радость и в горе;

         -другу старайся помочь;

         -пусть друзья будут отзывчивыми, доверительными.

         Б) Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

1. Дуслык – кешеләр арасында иң матур мөнәсәбәт. Дуслык – кешеләр арасында иң күркәм мөнәсәбәт.

– Әйе, дөрес. Матур, күркәм сүзләре – синонимнар.

2. Дусларың ышанычлы булсын. Дусларың ярдәмчел  булсын.

3. Дустыңа ярдәм итәргә тырыш. Дустыңа булышырга тырыш.

– Ярдәм итәргә, булышырга сүзләре – синонимнар

В) – Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырыгыз.

Дусларың ышанычлы, ярдәмчел булсын. Дуслык – кешеләр арасындагы иң матур, иң күркәм мөнәсәбәт. Дустыңа авырлык килсә, аңа ярдәм итәргә тырыш. Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел.

– Сез текстны аңладыгызмы? Үзегезгә билге куегыз.

V. Өй эше

1. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2. Дустың турында дүрт җөмлә язарга.

3. Дуслык турында шигырьләр табып килергә.

VI. Йомгаклау. Рефлексия

– Балалар, дәрестән чыгар өчен сез билет тутырырга тиеш. Өстәлләрегездә кар бөртекләре ята. Укажите на этих снежинках, что узнали нового на уроке? Что было трудно на уроке? Желательно написать на татарском языке, можно и на русском.

Прикрепите эти снежинки на дерево. Кар бөртекләрен агачка беркетегез.

– Ә хәзер, укучылар, бүген эшләгән эшләрегезне бәяләгез. Бүгенге дәресне «5»легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә «4» ле куя, кемнәр – «3»ле?

Сау булыгыз, укучылар!