Дуслык. С.Әдһәмованың «Дуслар» әкияте
(Рус мәктәбендә 4 нче сыйныфта укучы татар төркемендә әдәби уку)
Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,
Казандагы 141 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максатлар:
– укучыларны Cәрвәр Әдһәмованың“Дуслар” әкияте белән таныштыру; дуслык төшенчәсен аңлату, чын дуслыкны аерырга өйрәтү;
–телдән йөгерек сөйләм күнекмәләрен ныгыту; дәресләрдә өйрәнгән сүзләре сөйләмдә куллануны камилләштерү; парларда эшли белү күнекмәләрен үстерү;
–яхшы гамәлләр башкаруга этәргеч бирү, диалогик сөйләм аша бер-береңә карата мәрхәмәтлелек хисләре, игътибарлылык тәрбияләү; үз фикереңне телдән җиткерә белү.
Җиһазлау: әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт.4 нче сыйныф (татар балалары өчен) 2 нче кисәк Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Миассарова, компьютер, проектор, презентация, уенчык куяннар, бөек шәхесләрнең дуслык турындагы фикерләре, төрле халыкларның мәкальләре язылган карточкалар, тестлар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
Планлаштырган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: башкаларга, дусларга карата игелекле, миһербанлы булу, яхшылыклар эшләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: дәрес УМ куя, эшчәнлекне оештыра белү, эшчәнлеккә үзбәя.
Танып белү УУГ: хикәяне аңлап уку осталыгын формалаштыру, аны кабул итү, эчтәлегендә ориентлашу; ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү; әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру.
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне курыкмыйча җиткерә, дәлилли белү, диалогик , монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Төп төшенчәләр: дуслык, явызлык, чын дус, уңай, тискәре сыйфатлар.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү.
Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү.
Методы: әңгәмә, сорау-җавап, тест.
Предметара бәйләнеш: тирә-як.
Дәрес барышы
I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру
Уңай психологик халәт тудыру.
–Исәнмесез, укучылар! Мин сезгә хәерле көн телим. Матур утырыгыз! (Ишарә белән утырырга күрсәтә.)
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә!
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә!
–Укучылар, дәрестә эшләрегезнең әйбәт булуын теләп калам, әйдәгез, дусларыгызга елмаегыз һәм хәерле көн теләгез! (Укучылар елмаялар, хәерле көн телиләр.)
II.Белемнәрне актуальләштерү
Узган дәрес материалын искә төшерү.
–Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәсендә ни өчен малай үзалдына елмая икән? Сезгә аның нинди сыйфатлары ошады? Ни өчен башкалар кошка ярдәм итмиләр? Хикәя нинди булырга өнди? Яхшылыкны кемнәргә, нәрсәләргә карата эшләргә була?
Яхшылык булган җирдә нинди яңа хисләр барлыкка килә?
III. Дәреснең темасын ачыклау, максат кую
–Укучылар, бүген дәресебездә куян балалары Шалпан колак белән Кечкенә килгәннәр, алар иптәшләренә ярдәм итәргә чакыра. Кыш көне урманда кошларга, хайваннарга азык табу авырлашкан, агачларга җимлеклекләр элеп, җимнәр сибәргә кирәк. Балалар, куян балаларына булышабызмы? Әйдәгез юлга кузгалабыз, каршыбызда зур серле урман. (Укытучы тактада урман рәсемен чыгара.)
- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
2.Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
3.Дуслык – зур байлык.
4.Дус авырлыкта беленер.
5.Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
6.Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – югалтма!
–Укучылар, тактада нәрсәләр язылган? Алар нәрсә турында? Әлеге мәкальләр белән бәйләп, дәрестә нәрсә турында сөйләшүебезне, куян балалары яшәгән урманның исемен әйтә аласызмы? (Дуслык турында.)
–Чыннан да, бүгенге дәресебезнең темасы дуслык, дуслар турында сөйләшербез, әйбәр иптәшләр табарга өйрәнербез. “Нәрсә ул дуслык, чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап эзләрбез, Сәрвәр Әдһәмованың “Дуслар” әкиятен укырбыз. Димәк, Шалпан колак белән Кечкенә “Дуслык” урманында яшиләр икән бит! Җимлекләр эләр өчен яхшы агачларны табасы калды.(Укытучы тактага урман рәсемен чыгара, аска “Дуслык урманы” дип яза.)
(Укытучы Сәрвәр Әдһәмова турында бик кыскача гына мәгълүмат биреп китә ала: портретын күрсәтергә, туган, үлгән елларын әйтергә мөмкин. Балалар язучысы, тәрҗемәче, 1901елда Чиләбе өлкәсе Троиск шәһәрендә туган туган, 1978 елда Казанда үлгән.)
- Уку мәсәләсен чишү
- Укучылар белән әңгәмә.
–Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул дуслык?(Укучыларның фикерләре тыңланыла.) Дуслык – бер-береңә булышу, авыр чакта ярдәм итү.
–Нинди кеше дус була? Дус кеше – әйбәт эшләр эшли, башкаларга булыша, ярдәмчел.
–Начар кеше нинди була? Ул начарлыклар эшли, усал була.
- Аңлатмалы сүзлектән “дуслык” сүзенә аңлатма бирү. Дуслык – кем белән дә булса үзара ихтирамга,җылы хисләргә, кызыксынуларга нигезләнгән мөнәсәбәт.
- Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану
- Сәрвәр Әдһәмованың “Дуслар” әкиятен уку.
а) рәсем буенча әңгәмә: рәсемгә карап, әкияттә нәрсә турында сүз барачагын ачыклап буламы? Шалпан колак белән Кечкенә кушаматлы куян балалары турында беренчел фикерләрегезне әйтеп карагыз.
б) сүзлек эше: песнәк–синица, сагалый–саклап тора, имгәнмәгәйләре– гарипләмәгәйләре, елан, явызлык– зло.
в) укытучының үрнәк укый башлавы, чылбыр буенча укуны дәвам итү.
- Ял минуты.
–Укучылар, мин хәзер әкиятнең эчтәлегенә туры килгән һәм туры килмәгән җөмләләрне әйтәм. Әгәр дөрес икән торып басыгыз, дөрес булмаса, утырыгыз.(“Дөрес, дөрес түгел” уены.)
- Каен агачында Песнәк, оя ясап, йомырка салган да нәни песнәкләр чыкканны көтеп утыра иде.
2.Шул арада агулы кара елан, чирәм өстеннән шуышып, каенга таба китте.
- Керпе еланнан куркып чирәм арасына качты.
4.Кышын песнәкләргә урманда ризык табу авыр булачак иде.
5.Төлке Керпене тотып ашады.
3.Интерактив тактада Smart биремне башкару.
–Яхшы дус булу җиңелме? Чын дуслык булсын өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Укучылар, әйдәгез урманыбызны ямьләндереп җибәрик әле. Куян балалары яшәгән урманга агачлар утыртыйк әле. Алдыгызда начар һәм яхшы сыйфатлар язылган агачлар. Сезгә дуслык барлыкка килсен өчен кешеләрдә булырга тиешле яхшы сыйфатлар язылган агачларны гына сайлап алып утыртырга кирәк. (Кайгыртучан, ярдәмчел, игътибарлы, куркак, акыллы, тәртипле, хәйләкәр, тәртипсез, батыр, ышанычлы,саран, әләкче, тырыш, сабыр, мактанчык, ялганчы, кешелекле, гадел, юмарт, усал, яхшы.)(Укытучы укучыларның игътибарын интерактив тактага юнәлтә.)
(Укучылар тактада уңай сыйфатлар язылган агачларны “Дуслык” урманына куялар.)
–Укучылар, Шалпак белән Кечкенә Сезнең белемнәрегезне күреп шатлана, булдырдыгыз! Димәк, дуслык ул үзеңдә уңай сыйфатларны булдырудан башлана.Агачларга җимлекләргә җимнәр сибәсе генә калды.
–Укучылар, әлеге күркәм сыйфатлар әкияттәге кайсы геройларга кагыла? Узган дәрестә укыган малай белән аларның нинди уртак сыйфатлары бар? Җавапларыгызны әкияттәге җөмләләр белән дәлилләгез.
–Дәвам итәбез. Дуслык кемнәр, нәрсәләр арасында була? (Кешеләр, хайваннар, кошлар арасында булырга мөмкин.)
–Әсәр ни өчен “Дуслар” дип атала? Нинди дуслык турында сүз бара?
–Керпе белән Песнәк кайсы яклары, нинди сыйфатлары белән охшаганнар? Икесен дә батыр дип әйтеп буламы?Бик яхшы!
–“Яхшылыкка – яхшылык” әйтеме әкият эчтәлегенә туры киләме? Фикерләрегезне әкият юллары белән дәлилләгез. Сез әлеге фикерне ничек аңлыйсыз?
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
- Парларда эшләү. Дуслык кагыйдәләрен булдыру.
–Укучылар, әйдәгез җимлекләр дә элик әле. Сезнең каршыгыздагы җимлекләргә дуслашу кагыйдәләрен языйк. Парларда ике кагыйдә язарга кирәк. (Мәсәлән, Дустыңа авыр чакта булышырга кирәк. Шатлыгыңны дустың белән бүлеш! Дустыңның кимчеленнән көлмә! Дустың начарлык эшли башласа, туктат! Дустыңның ярдәменнән, киңәшеннән баш тартма! Дустыңны ялганлама! Үз хатаңны таный бел, кичерергә өйрән! Дустыңны сатма!Үзеңә нинди хөрмәт теләсәң, дустыңа да шуны телә!Дустыңның серен беркемгә сөйләмә!)
(Укучылар кагыйдәләрне укыйлар, җимлекләрне агачларга беркетәләр.)
–Бик яхшы! Чыннан да, Шалпак белән Кечкенә яшәгән “Дуслык” урманы бик матур килеп чыга!
–Укучылар, Шалпан колак белән Кечкенәнең беләсе килә: кешенең дуслары күп булырга тиешме, әллә бер генәме? (Бу мөһим түгел, иң мөһиме дустың ышанычлы булырга тиеш.)
– Ә сыйныфта бер-берегез белән дуслык ничек башланырга мөмкин? (уеннар, аралашу, уртак эшләр.)
- Укучыларның хикәяләрен тыңлау.
–Сезнең якын дусларыгыз бармы?Дусларыгыз белән уртаклашыгыз.(Берничә укучыдан үзләренең дуслары турында сөйләтергә мөмкин.)
–Әйдәгез, җимлекләребезне җимнәр белән тулыландырыйк, үзегезнең дусларыгызның карточкаларын җимлекләргә урнаштырыйк! (Укучылар алдан алып килгән фоторәсемнәрне урнаштыралар, исемнәрен генә дә язып беркетергә мөмкин.)
– Шалпак белән Кечкенә Сезгә рәхмәтләрен җиткерә. Укучылар, сез – чын дуслар! Куян балаларына булыштыгыз. Дәрестә эшләгән яхшылыгыз өчен куян балалары Сезгә бүләкләр алып килгән. Аларның капчыгында бик матур открыткалар бар. Әлеге открыткаларда бөек шәхесләребезнең дуслык турында мәкальләре язылган. Өегезгә кайткач, әниләрегез белән бу турыда сөйләшүне дәвам итегез, күренә торган урынга элеп куя аласыз.
Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе – үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
Яхшы дус хушбуй сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак яки аның начар исе сиңа сеңәчәк. (Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.)
(Теләгән укучыдан мәгънәләрен сорый.)
VII.Рефлексия
- Дәрескә нәтиҗә ясау.
–Бүген дәрестә нинди әкият белән таныштык, тагын нәрсә хакында сөйләштек?Аның авторы кем? Әкияттә сүз нәрсә турында барды? Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Башкаларга яхшылыклар, чын дуслыкның кадерен белергә кирәк..)
- Йомгаклау тесты.
–Укучылар, кечкенә дусларыбызга дәрестә алган белемнәребезнең нәтиҗәсен дә күрсәтер вакыт. Сезнең өстәлләрдә әкият буенча тест язылган карточкалар, тиз генә биш сорауга җавап бирик. (Укучылар тест сорауларына җавап бирәләр.)
- Сәрвәр Әдһәмова “Дуслар”әкияятендә нәрсә әйтергә тели?
а) Төлкенең хәйләкәрлеге турында.
б) Керпенең елан яратуы турында.
в) Куян балаларының башкалар белән дуслыгы турында.
2.Әкиятнең төп мәгънәсе кайсы юлларда?
a ) Чын дуслар эшләгән яхшылыкны онытмый.
б ) Кара агулы еланнан куркырга кирәкми.
в ) Әни киткәч, кая да барырга ярый.
3.Әнисе ни өчен бер баласын Кечкенә дип атый?
a ) ялкау булганга;
б ) никтер нәни булганга;
в ) сүз тыңламаганга.
4.Песнәнең оясы нини агачта?
a ) ямь-яшел яфраклы каен агачы;
б ) яшен сугып аударган имән;
в ) куе энәле чыршы.
- Песнәктәге уңай сыйфатны билгелә.
a ) тупас;
б ) ялганчы;
в ) ярдәмчел.
3.Үзбәя.
“5”ле – барлык сорауларга да дөрес җавап, хатасыз эш.
“4”ле – бер хаталы җавап.
“3” ле – өч сорауга гына дөрес җавап.(Укучылар тактадан дөреслеген тикшереп, үзләренә билге куялар.)
- Өй эше бирү.(Укытучы өй эшенең берсен сайлап башкарырга куша.)
а) “Дуслар” әкиятенә туры килгән рәсем ясарга;
б) 66 биттәге 2 нче бирем – әкиятнекисәкләргә бүләргә, исем куеп, эчтәлеген сөйләргә;
в) әти-әниләр ярдәме белән тормыштагы чын дуслыкны күрсәткән берәр материал тупларга.
(Дәрес ахырында укытучы Рөстәм Мингалимнең “Дусларың гына булсын!” шигырен сөйли.)
Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була –
Дусларың гына булсын!
Күңелле яшәп була,
Үсеп һәм ныгып була,
Дошманны егып була –
Дусларың гына булсын!
Әлеге шигырь юллары белән дәресебезне тәмамлыйм. Сау булыгыз!
