Дуслык әкияте

  №74

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Оксана МАРКЕЛОВА,

Казан шәһәре 356 нчы балалар бакчасының югары категорияле музыка җитәкчесе

Резидә ИСМӘГЫЙЛОВА,

Казан шәһәре 356 нчы балалар бакчасының югары категорияле татар теле тәрбиячесе

Әкиятнең максаты: Балаларны әкият төрләре белән таныштыру; иҗади эшләү күнекмәләрен, хәтерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү; сөйләм телен баету, әдәплелек, дуслык тәрбияләү. Кулланылган материал : Агач, агач төбе.

 Катнашалар: Куян, Карга, Төлке, Бүре, Аю.

(Зал уртасына күңелсезсезләнеп куян чыга һәм җыр җырлый” Зайка моя” Ф. Киркоров.)

 Куян.

Мин төнлә начар йоклыйм

Чөнки мин ялгыз яшим

Чөнки мин күптән ялгыз яшим

Мине барда куркак диләр

Башын аска өйгән диләр

Нишләргә соң инде шундый булгач.

(Аудиокассета И. Саитова “Музыка татарских композиторов в детском саду” Н.Жиганов музыкасына карга чыга.)

Карга. Ой, куян син нинди?

Куян. Нинди?

Карга. Искиткеч

Куян. Ә мине куркак диләр

   Карга. Юк син бик батыр куян.

 (Карга куянга кишер бирә һәм алар агач артына китәләр.Төлке җыр җырлап чыга.)

 Төлке.Мин хәйләкәр ялагай төлке

Мине ярата бөтен кешедә

Биергә дә мин оста, җырларга да оста,

Нечкә билле бик хәйләкәр төлке.

(Карга белән куян йөгереп чыгалар, карга төлкене күреп куянны оныта һәм төлке янына йөгерә.)

Карга. Өй төлке син нинди?

    Төлке. Нинди?

Карга. Матур

Төлке. Матур сүзләрең миңа шундый ошый.

     (Төлке белән карга агач артына йөгерәләр.)

Куян. Ә миңа нишләргә соң? (Агач төбенә утыра.)

Бүре. (Мылтык тотып, күзлек киеп җырлап чыга.)

Мин иң акыллы бүре

Кануннарны бик тә беләм

Юрист булып йөрим

Урманнарны якшы саклыйм явызлардан.

                          (Бүре куянны күрә.)

Буре. Куян, син нигә елыйсың?

  Куян. Карга мине ташлады

  Бүре. Нәрсә, ул урманның дуслык кануннарын белмиме?

(Төлке белән карга чыга, карга бүрене күргәч, төлкене ташлап           бүре янына йөгерә.)

 Карга. Ой, бүре! Син нинди?

 Бүре. Нинди?

 Карга. Мылтыклы, матур, нәфис.

 Бүре. Әйе, мин шундый. Әйдә (Бүре карганы култыклап чыгып китә.)

 Төлке белән Куян. Ә безгә нишләргә соң?

(Куян башын аска ия, төлке аны сыйпый.)

Аю керә. Исәнмесез! Нинди яңалыклар бар урманда?

Төлке. Карга безне ташлап, бүре белән качты.

(Карга белән бүре керә.)

Аю. Хәзер аңлашырбыз.

Карга, сиңа әйтәм

Кит бүре яныннан,

Бар куянның күңелен күр.

Карга. Син аю көчле, зур!

Аю. Син минем башымны әйләндермә!

Карга. Дөресен әйтәм, ышан миңа.

Төлке, Куян, Бүре. Ә без?

(Карга белән аю тотынышып чыгып китәләр.)

Бүре. Юк инде! (Мылтыктан ата, карга курка һәм аюны ташлап сәхнәдән кача, колакларын кулы белән яба.)

Аю. Карга син кая?

Нигә инде син аны куркыттың?

Төлке. Кем инде хәзер безгә матур сүзләр әйтер?

Куян. Мин тагын ялгыз калдым.

Төлке. Әйдә дуслашабыз куян.

Куян боегып . Әй, карга! Син минем хыялым, син минем гүзәлем.

Буре. Әйдәгез без аны бергәләп чакырабыз.

Бергә. Карга, кайт!

         (Карга очып килә.)

Карга.

Мин барысын да аңладым!

Мин барыгызны да яратам,

Әйдәгез дуслашабыз.

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт!

Син минем якын дустым,

Мин синең якын дустың,

Яхшы һәрвакыт, янда

Булганы дусның.

Бергә.

Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын,

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын.