Дуслык белән көчле без!

Венера ИСКӘНДӘРОВА,

Арчадагы 10 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру;

– үзеңнең милләтенә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү;

– балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү;

– төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү;

– ата-аналар һәм социум, балалар бакчасы, балалар арасында хезмәттәшлек итү теләге булдыру.

Сүзлек эше: әләм, тугра, удмурт, башкорт, мордва, чуваш, Рәсәй.

Бәйрәм  барышы 

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына күп кенә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.Тик бер шарт белән: сезнең һәркайсыгыз кунакларны үзенә генә хас сүзләр белән сәламләсен.

Балалар.

– Хәерле иртә!

– Хәерле көн!

– Имин булыгыз!

– Хуш киләсез, кунаклар!

– Исән-сау гына килдегезме?

– Әссәләмугәләйкум!

– Йортыгызга бәрәкәт телим!

(Шулвакыт төчкерү тавышы ишетелә. Йорт иясе барлыкка килә.)

Йорт иясе. Ниһаять, мин дә сезнең күзләргә күренергә булдым әле.

Тәрбияче. И-и-и, кем соң әле бу?

Йорт иясе. Мин – Йорт иясе булам.

Тәрбияче. Ә-ә-ә, нәкъ үзе. Йорт иясе, каян килеп чыктың әле монда?

Йорт иясе. Мин бит сезне ел буена бакчагызның музей почмагындагы мич арасыннан күзәтеп тордым. Миңа бик рәхәт, кызык булды. Ләкин мин бүген мич арасыннан чыкмыйча булдыра алмадым. Минем сезне тикшереп карыйсым килде.

Тәрбияче. Рәхим ит, Йорт иясе! Без менә әле генә Идел буйлап сәяхәткә чыкмакчы булып тора идек. Әйдә, без сине үзебез белән ияртәбез.

Йорт иясе. Бик рәхәтләнеп.

Тәрбияче. Балалар, күзләрегезне йомыгыз да, әйдәгез, корабка утырып, Идел буйлап сәяхәткә китик. (Слайдта – корабль. Балалар күзләрен йомалар. Су тавышы.)

(Экранда карта барлыкка килә. Анда  Идел буенда урнашкан республикалар – Татарстан, Мари, Удмурт, Чувашстан, Мордва, Башкортстан, Россия күренеше.)

Тәрбияче. Балалар, Йорт иясе, игътибар белән карагыз әле, без кая килеп эләктек?

Балалар. Идел буена.

Тәрбияче.  Бик дөрес. Без сезнең белән Идел буена килеп чыктык. Игътибар белән карасагыз, Идел буенда урнашкан  республикаларны күрерсез.

Йорт иясе.  Менә-менә, миңа шушы жирләр кирәк тә инде. Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Минем кулымда тамгалы конвертлар. Бу конвертлар эчендә сораулар. Әгәр дә минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә менә бу хәрефләрне биреп барачакмын. Ә хәрефләр җыелып беткәч, тәрбияче апагыз белән минем сезгә әйтәсе килгән сүзне укырсыз. Мин 1, 2, 3 диюгә, күзләрегезне йомыгыз, 1, 2, 3 диюгә – ачыгыз! (Экранда республика әләмнәре, тугралары барлыкка килә.)

«Бу кайсы республика әләме?», «Бу кайсы республика туграсы?» уеннары

(Йорт иясе «К» хәрефен бирә. Экранда мари халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – кызыл шакмак.)

Тәрбияче. Балалар, без кайсы республикага барып җиттек?

Балалар. Мари республикасына.

Тәрбияче. Әйе, чынлап та, Мари республикасы икән бит. Картаның почмагында кызыл квадрат бар. Димәк, өстәлдәге кызыл квадратлыконвертны ачабыз. Һәрбер халыкның табышмаклары булган кебек, мари халкының да табышмаклары күптөрле. Безгә Йорт иясе мари халык табышмаклары язган, ә сез аңа җавап табыгыз.

  1. Ул булса – көн була, ул булмаса – төн була. (Кояш)
  2. Алсу битле кыз үсте, кызарып җиргә төште. (Алма)
  3. Канаты бар – очмый, аягы юк – артыннан куып житеп булмый. (Балык)
  4. Басу уртасыннан түгәрәк йомгак тәгәри. (Куян)
  5. Аяксыз, кулсыз өй саклый. (Йозак)

(Йорт иясе «Ы» хәрефен бирә.)

(Башкорт халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – зәңгәр ромб.)

Тәрбияче. Балалар, без кайсы республикага килеп җиттек?

Балалар. Башкортстан республикасына.

Тәрбияче. Бик дөрес. Карта почмагында зәңгәр ромб фигурасы да бар. Димәк, безгә зәңгәр ромблы конвертны ачарга кирәк. Бирем – экранда күрсәтелгән милли киемнәр арасыннан башкорт халык киемен табарга кирәк. (Һәрбер киемнең кайсы милләтнеке икәнен аерып әйтәләр.)

(Йорт иясе «Л» хәрефен бирә.)

(Мордва халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – сары түгәрәк.)

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, без кайсы республикага килеп җиттек?

Балалар. Мордва Республикасына.

Тәрбияче. Җыр тыңлый-тыңлый Мордва Республикасына да килеп җиткәнбез икән. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп «Кем җитезрәк?» дип аталган мордва халык уенын уйныйк әле.

«Кем җитезрәк?» мордва халык уены

(Ике бала чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.)

(Балалар уен уйныйлар. Йорт иясе «С» хәрефен бирә. Рус халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – куе сары квадрат.)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән кая килеп җиттек?

Балалар. Россия Федерациясенә.

Тәрбияче. Йорт иясе безгә нинди тамгалы конверт астында бирем әзерләгән?

Балалар. Куе сары төстәге конвертта.

Тәрбияче. Әйе. Биремне укып карыйк әле. Рәсәйдә нинди халыклар яши? Алар нинди телләрдә сөйләшәләр? Безгә бүген кунакка рус халкы вәкиле килгән. Сүзне аңа бирәбез.

Что мы Родиной зовём?

Дом, где мы с тобой живём,

И берёзки, вдоль которых

Рядом с мамой мы идём.

Что мы Родиной зовём?

Поле с тонким колоском,

Наши праздники и песни,

Тёплый вечер за окном.

Что мы Родиной зовём?

Всё, что в сердце бережём,

И под небом синим-синим

Флаг России над Кремлём.

(Йорт иясе «У» хәрефе бирә. Экранда удмурт халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – алсу квадрат.)

Тәрбияче. Балалар, бу кайсы республика картасы?

Балалар. Удмурт Республикасыныкы.

Тәрбияче. Бирем нинди конвертта булды инде?

Балалар. Алсу квадратлы конвертта.

Тәрбияче (биремне укый). Мисалларны чишеп, Удмурт Республикасының башкаласын әйтегез.

4+2= Ж

8–1= У

5+3= И

2+7=А

8 6 9 7
И Ж А У

 

(Татар халык көе яңгырый. Слайдта – карта, почмагында – яшел түгәрәк.)

Тәрбияче. Балалар, без кайсы республикага килеп җиттек?

Балалар. Татарстан Республикасына.

Тәрбияче. Йорт иясе безгә нинди тамгалы конверт астында бирем әзерләгән?

Балалар. Яшел түгәрәк билгесе астында.

Бирем. Милли ризыклар арасыннан татар халык ашларын табарга.

(Йорт иясе «Д» хәрефен бирә.)

Тәрбияче. Менә, Йорт иясе, безнең балалар синең биремнәрне үтәделәр, ә хәзер әйдә, син әйтергә теләгән сүзне төзеп укыйк инде. (Балалар тәрбияче ярдәмендә сүз төзиләр.ДУСЛЫК сүзе килеп чыга.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Йорт иясе биргән барлык биремнәрне үтәдегез. Киләчәктә дә барлык кешеләр, дуслар, туганнар, башка милләт вәкилләре белән дус яшәрсез дип өметләнеп калам. Дуслык булса, бөтен җир шарында гомергә тынычлык булыр. Тынычлык булса гына дус-тату гомер итәргә мөмкин.

Балалар, бәйрәм барышында «Дуслык» сүзенен беренче хәрефен таптык.

“Д” хәрефе белән аны Татарстан Республикасы төгәлләде. Ә кичәбез “К” хәрефен табу белән башланды. Аны Мари республикасы башлады. Шушы илләрне үз эченә алган ике илдән безгә бүген кунаклар килгән. Татар халкы кунакларны каршы алырга ярата. Шуңа күрә мари халкын алар бүген кунакка чакырганнар. Әйдәгез, сүзне башта татарларга бирик әле.

– Исәнмесез!

Туган телем – анам теле,

Иң борыңгы бабам теле.

Буыннардан буыннарга,

Күчеп килгән заман теле.

Мари дуслар.

Салам лийже.

Ут күршеләр булып яшибез без!

Якташ безнең телләр, гәҗитләр.

Тынычлык hәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак безнең гел дә теләкләр!

Безнең милли ризыгыбыз – «Бәрәңге пәрәмәче». Әйдәгез, бүген без шуны әзерлик әле.

Тәрбияче. Бик теләп, кунакларны да сыйларбыз.

Иң башта алъяпкыч ябабыз, башка – яулык, кулга перчатка киябез, кулны юабыз. Ә хәзер камыр куябыз. Аның өчен он, йомырка, сөт,тоз, чүпрә, шикәр комы кирәк. Камырны ясап куябыз. Камыр кабаргач, түгәрәкләр ясыйбыз. Ә эчлеген инде алдан әзерләп куябыз. Аңа инде бәрәнге, сөт, тоз, май кирәк булачак.  Түгәрәкләрне уклау таягы ярдәмендә тәгәрәтәбез һәм бәрәңге боламыгын уртага салабыз, азрак кырыйларын бөгеп куябыз. Ә хәзер эшкә керешкәнче, кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.

– Өстәлдә уклау таягы, камыр белэн эшләү өчен махсус такталар. Эшкә керешәбез. Әзер пәрәмәчләрне табаларга тезәбез. Кулларны салфеткага сөртәбез. Пәрәмәчләребез әзер. Кухняга, пешерергә бирәбез.

– Ә хәзер беразял итик. Дуслык турында «Дуслык җыры»н җырлыйбыз.

– Балалар, без җырлаган арада безнен пәрәмәчләребез пешкән. Әйдәгез, кунакларны сыйлыйк.

Балалар. Бик теләп.

Тәрбияче.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

– Игътибарыгыз өчен рәхмәт.