«Дусларга бер сүз…»

№66

Лилия ГАРИПОВА,

Яшел Үзәндәге 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

 Татар әдәбиятында якты эз калдырган шәхесләр күп. Шуларның берсе – Ризаэтдин Фәхретдин. Күпкырлы талант иясенең педагог буларак язган хезмәтләре без тәрбиячеләрне, аеруча кызыксындыра.

Менә кулымда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабын тотам, һәрбер юл, һәрбер сүз таныш:

– Өй эчендәгеләр белән гүзәл булыгыз.

– Укытучыга каршы килмәгез.

– Кесәңдә һәрвакыт кулъяулык булсын.

– Киемнәрегезне кисеп үзегез тегеп куегыз, ертыкларны ямагыз.

– Әтиегезнең байлыгы белән мактанмагыз.

– Авыруның хәлен белергә барыгыз, ләкин туйдырып бетермәгез.

– Ашап-эчкәннән соң, савыт-сабаларны үзегез юып куегыз.

– Уку әсбапларыгызны тәртиптә тотыгыз.

– Киемнәрегезне салгач элеп куегыз.

– Чәчләрегезне тарап, җыеп йөрегез.

– Ишек, тәрәзә кебек нәрсәләр белән уйнамагыз, югарыдан сикермәгез.

– Үзеңнән кечкенәләр белән дус, тату бул. Аларны рәнҗетмә.

Кечкенә чагымда бу сүзләрне әниемнән ишетеп үстем. Ризаэтдин Фәхретдин китапларын әнием укыдымы икән, ай-хай, ул да бу сүзләрне әнисеннән, минем нурлы йөзле әбиемнән ишетеп үскәндер. Укылып, авыздан-авызга сөйләнеп, кабатланып, тулыландырылып, халык җәүһәрләренә әверелгән бу хикмәтле сүзләр хәзер дә могҗизалы көчкә ия. Бала чакта без ул нәсыйхәтләрне кабул иттек һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үстек: салкын көз айларында күмәк хуҗалыкта кулларны туңдыра-туңдыра бәрәңге алу, чөгендер үстерү, аны җыеп тапшыру; мәктәп бакчасында яшелчәләрнең чүпләрен утап, су сибеп тору; ярыша-ярыша карлыган җыю, урманчы абый белән урманнарда агачлар утырту; үсә төшкәч, сыйныфта дежур торып, идәннәрне юу; атнага бер мәртәбә, терлекчеләрне ял иттерү масктыннан, күмәк хуҗалыкка барып хезмәт итеп кайту – без ялт иттереп башкарган эшләр.

Мәктәптән кайткач, форманы пөхтә итеп элеп куеп, өй киемнәренә алыштыра, форма якасын һәм җиң очларын, 2 – 3 көнгә бер юып, кабат тегә идек. Барысын да үзебез эшләдек, әйе, әнинең үгет-нәсыйхәтләрен яхшы сеңдердек. Кунаклар килгәч тә, табын артына чабып килеп утырмый, ә рөхсәт сорый идек.

Ризаэтдин Фәхретдиннең дөнья белән хушлашуына 80 ел. Еллар узган саен без үз заманының алдынгы вәкиле булган һәм чын мәгънәсендә дөрес яшәү рәвеше алып барган Ризаэтдин Фәхретдин иҗатының нинди әһәмияткә ия булуына төшенәбез. Галимнең ир балаларны, кыз балаларны тәрбияләүгә багышланган китапларын кулга ешрак алырга кирәклеген аңлыйбыз.

Хәзерге заманда төрле технологияләр, роботлар идарә иткән чорда, әти-әниләрнең балалары белән җылы, дустанә мөнәсәбәттә сөйләшеп утырырга вакытлары юк. Балалар күп нәрсәне интернет челтәре аша беләләр. Әлбәттә, кирәкмәгәнен дә шуннан алына. Интернет мәгълүматларын дөрес кулланмау – балаларда кырыслык, рәхимсезлек, нәфрәт хисләре тәрбияләнүгә, әти-әни нәсыйхәтләрен ишетеп үсмәү күп очракта аянычлы хәлләргә китерә. Ризаэтдин Фәхретдиннең югарыда истә алынган китабында дуслык, йөз, күз, борын, колак, кул, баш, утыру, йокы, йөрү, сәфәр, ашау-эчү, мәҗлес, кунак әдәпләре турында бәйнә-бәйнә язылган. Ата-аналар, балаларын тәрбияләгәндә, педагогның мирасын куллансалар, ешрак күз төшереп алсалар, алар, һичшиксез, яхшы тәрбияле, югары әхлаклы балалар үстерәчәкләр.

«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр», – дигән галим. Тәрбияле бала ул –синең ышанычың, горурлыгың, өметең, киләчәгең. Бала тәрбияне ата-анасыннан күреп үсә, олылар бала өчен үрнәк өлгесе булып тора. Бала әти-әнисенең аңа ягымлы карашын, җылы мөнәсәбәтен, үзенең гел кирәк икәнен тоеп үссә, ул кешеләргә карата да дус, тату мөнәсәбәттә булачак, ә иң мөһиме: җәмгыятькә файдалы һәм әхлаклы кеше булып үсәчәк!

Хәзерге җәмгыятьтә безне нинди мәсьәләләр, нинди күренешләр борчый, ниләргә гаҗәпләнәбез, ниләр күзәтәбез? Урамда чыккач кулъяулык файдаланмау; транспортта кәрәзле телефоннан кешегә әйтергә ярамый торган нәрсәләр турында бөтен кеше ишетерлек итеп кычкырып сөйләшеп бару; өлкән буынга урын бирмәү, сугыш ветераннарына начар мөнәсәбәт, балаларның үзара дорфа аралашулары. Хәер, гаҗәпләнмәскә дә өйрәнеп киләбез инде…

Без, педагоглар, әти-әниләр белән бергәлектә хәзерге заман баласын – мөстәкыйль, үзенең эш-гамәлләре өчен үзе җавап бирүче, анализлый белүче, сәламәтлеген кайгыртучы, дөрес фикер йөртүче, теге яки бу хәлдән чыгу юлын табучы, әхлак нормаларын белүче, кешеләр янында үз-үзен тота белүче яңа Кеше тәрбияләүне үз өстебезгә алабыз. Әлбәттә, иң беренче чиратта, әти-әниләр үзләре югары әхлаклы, тәрбияле кешеләр булырга тиеш. Без, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән элемтә урнаштырсак, кулга-кул тотынышып эшләсәк, уртак фикердә булсак кына, тәрбияле балалар үстерә алачакбыз.

Һәммәбезгә дә тәрбиянең татлы җимешләрен генә татырга язсын. Барыр юлларыбыздан тайпылмыйча, яңа үрләргә омтылыйк. Алда безне уңышлар көтсен.