Дуслар җыелган җирдә
Дуслар җыелган җирдә
(Этнофестиваль)
Алсинә НУРИЕВА,
Чаллы шәһәре 51 нче “Торнакай” балалар бакчасы тәрбиячесе
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау бәйрәм сценарие.
Белем бирү өлкәләре: “Иҗтимагый – коммуникатив үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”.
Бурычлар:
белем бирү бурычлары: Россияне, Татарстан Республикабызны яратырга чакыру, балаларда Ватан өчен горурлык хисе тудыру; Ватан төшенчәсе һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында кыскача мәгълүмат бирү.
Үстерү бурычлары: балаларны милли киемнәр, халык мәдәнияте үрнәкләре белән таныштыруны дәвам итү, кызыксынучанлыкларын арттыру; бер-береңә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтүне дәвам итү.
Тәрбия бурычлары: балаларда кешелеклелек сыйфатлары, илебездә яшәүче халыкларга толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш:
пассив сүзлек: Ватан – отечество, Родина;
актив сүзлек: дуслар, мари, башкорт, чуваш, удмурт, таҗик, үзбәк.
Индивидуаль эш: төрле милләт атамаларын дөрес әйтүдә күнектерү.
Тәрбияченең алдан эшләнелгән эше: күрсәтмә әсбапларны әзерләү, презентация ясау.
Балалар белән алдан эшләнелгән эш: Россиядә һәм Татарстанда яшәүче төрле халыклар турында иллюстрацияләр карау, “Татарстан – үз илебез” темасына балалар белән әңгәмә үткәрү.
Әти-әниләр белән эш: төрле халыкларның милли киемнәрен әзерләү, төрле халыкларның милли ризыкларыннан күргәзмә оештыру.
Җиһазлар: магнитофон, ноутбук, проектор, аудиоязма “Идел буе халыклары көйләре”, “Карусель” уены, “Кайсы халыкның милли киеме уены”.
Бәйрәм барышы
Балалар Идел буенда яшәүче халыкларның милли костюмнарын киеп, төрле халыкларның чигүләре, борынгы предметлар белән бизәлгән залга “Туган тел” көе уйнаганда кереп, эскәмияләргә утыралар. Чигүле эскәтерләр җәелгән өстәлләрдә әти-әниләр әзерләгән милли ризыклардан күргәзмә оештырылган.
1 Алып баручы. Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән бәйрәмгә җыелдык. Шушы бәйрәмдә бер-беребезгә булган мәхәббәтебезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез.
1 бала.
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Дуслык бәйрәме!
2 бала.
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
Алып баручы. Балалар, без бүген бик зур дуслык бәйрәменә җыелдык. Бер-берегезгә карагыз әле, әти-әниләрегез тырышлыгы белән киемнәрегез нинди матур. Сез төрле халыкларның кадерләп саклаган, һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле булган мирасны чагылдырган киемнәр кигәнсез.
Ведущий. В нашем детском саду стало доброй традицией проводить День дружбы, где воспитанники каждой национальности завораживают нас культурой своего народа, окутывают нас теплым воздухом дружбы. Ведь наша республика самая многонациональная в России.
3 ребенок.
Наш Татарстан
Дружбой славится.
Нам жить в Татарстане
Очень даже нравится.
Алып баручы. Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Хәзер 4 нче төркемнән Лейла таҗик телендә дә шигырь сөйли.
Диёри арҷманди мо,
Ба бахти мо сари азизи ту баланд бод,
Саодати ту, давлати ту бегазанд бод.
Зи дурии замонахо расидаем,
Ба зери парчами ту саф кашидаем, кашидаем.
Зинда бош, эй Ватан, Тоҷикистони озоди ман!
Ведущий. В России русский язык является языком межнационального общения. Но есть ещё и язык международного общения – английский. В любой стране мира изучают и знают английский язык, поэтому он – наш главный помощник. Но и в нашем саду дети охотно изучают английский язык. Послушаем стихотворение и на английском языке.
Алып баручы. 2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасы белән, телләрне яклау өчен 21 февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
Ведущий. Ежегодно с 2000 года 21 февраля отмечается международный день родного языка. Этот праздник ещё очень молодой. Но мы считаем, что этот праздник очень важный и нужный. Без языка не существовал бы мир. На языке мы думаем, общаемся, творим.
Есть слово такое хорошее – «наш».
И пусть ты татарин, якут иль чуваш,
Родился ли русским, мордвой, осетином,
Будь Родине добрым и любящим сыном!
Алып баручы: Ә хәзер Татарстан Республикасының дәүләт телләребез турында шигырьләр тыңлыйк:
1 бала:
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
3 ребенок:
Русские, казахи, татары и армяне,
Мы черные, и русые, и смуглые, и белые
Живем мы все большой и дружной семьей.
Алып баручы: балалар, Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши, беләсезме?
Балалар: татарлар, руслар, удмуртлар, марилар, башкортлар, чувашлар, мордвалар һ.б.
Алып баручы: экранга карагыз әле, балалар. Нинди милләт киемен күрәсез? Бу кием ничек атала?
(Экранда татар халкының билбау, рус халкының кокошник, чуваш халкының хушпу, башкорт халкының җилән, мордва халкының панар, мари халкының шурка, удмурт халкының дэрэм дип аталучы милли киемнәре күрсәтелә).
Ведущий: А теперь, ребята средней группы номер 10 приглашают нас на русскую народную игру “Карусель”. Выходите ребята, беритесь за ленточки и поедем кататься на карусели.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле хәзер удмурт халкының “Дядя Трифон”дип аталган уенын уйныйбыз. Балалар түгәрәк буенча йөриләр, бу вакытта удмурт киеме кигән бала уртага чыга һәм сөйли:
У дяди Трифона
Семеро детей, семь сыновей.
Они друг на друга глядят
и делают вот так.
(Сөйләп бетергәч, берәр хәрәкәт күрсәтә, калган балалар кабатларга тиеш. Ялгышкан балага җәза бирелә.)
Ведущий: ребята, у нас сегодня в гостях моя подруга Наргиза. Она по национальности узбечка и хочет вас научить узбекской игре.
Наши детки на кроватках крепко-крепко спали (спят).
Наши детки утром рано быстро-быстро встали (потягиваются).
Наши детки тюбетейку и иголку брали (имитируют шитье).
Наши детки тюбетейку шили, вышивали,
Наши детки тюбетейку быстро надевали (надевают).
И на празднике веселом вместе танцевали (танцуют под народную музыку).
Ведущий: Давайте поиграем с родителями в марийскую народную игру “Бой петухов”. А вы ребята, будете болельщиками.
Алып баручы: безнең бакчаның 3 нче төркем балалары Вәсилә Фәттахова репертуарыннан “Туган як” җырын рус һәм татар телләрендә башкаралар. Ә үзләре Иде буенда яшәүче халыкларның затлы киемнәрен кигәннәр, матур итеп төрле халыкларның музыка уен коралларында да уйныйлар. Сез дә тыңлап карагыз әле.
Алып баручы: менә бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Тыныч булсын аяз күгебез,
Балкып торсын көләч йөзегез!
Һәммәбездә бары бер теләк
Дус яшик, әйдәгез, бергәләп!
Ведущий: На этом наш вечер, посвященный дружбе народов подошел к концу, давайте все споем песню “Родной язык” Габдуллы Тукая. А затем попробуем угощения разных народов.
Кулланылган әдәбият:
- К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова. “ Әхлак нигезе – матур гадәт”. Методик кулланма. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2004 ел.
- Н. Р. Мирхазова. “ Мин бәхетле гаиләм белән”. Методик кулланма. Казан. Хәтер. 2011.
- “Сабыем” сайты.
- “Салават күпере” журналы, 2021 ел, 10 нчы сан.