Дуслар кирәк һәркемгә

(5 – 7 яшьлек балалар өчен әкият сценарие)

Айгуль СИБГАТУЛЛИНА, Ләйсән ШӘЙХРАЗИЕВА, Ләйсән МИНДУБАЕВА,

Казандагы 161 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Катнашалар: автор, ике игезәк төлке, аю, бүре, керпе, куяннар, Йолдызчык.

Кичә барышы

Автор.

Бик матур зур бер урманда

Яшәгәннәр хайваннар.

Кирәк чакта бер-берсенә

Ярдәм кулы сузганнар.

Зирәк аю бу урманны

Гомер буе саклаган,

Хайваннарны ул үз иткән,

Кирәк чакта яклаган!

Бер хайван да аңа каршы

Бер начар сүз эйтмәгән,

Ике игезәк төлке генә,

Тәртипне үз итмәгән!

Төлкеләр йомшак куяннарның,

Күршеләре булганнар

Көн тууга аларга каршы

Яңа хәйлә корганнар…

1 нче төлке.

Бер дә аптырап тормагыз,

Без төлкеләр барында!

Китапларыбыз бик тә күп,

Хәйләләр сандыгында.

2 нче төлке.

Әйдәле, төлке игезәгем,

Барсына да күрсәтик.

Урнаштырыйк бу урманда

Бик шәп, хәйләле тәртип!

Автор.

Ике игезәк култыклашып,

Сандык янына китәләр.

Зур хәйлә сандыгын күргәч,

Хайваннар ай-вай итәләр.

Ә төлкеләр мактаналар,

Бу аларның сандыгы.

Әбиләреннән калган ул,

Төлке нәселе байлыгы.

1 нче төлке.

Әйдә әле, игезәккәем,

Барсына  алып курсәт!

Моның кадәр байлык белән

Күрсәтмибез без михнәт!

2 нче төлке.

Безнең дус булган хайваннар,

Килсеннәр,сорасыннар!

Хәйләләрнең иң шәпләрен,

Сайлап язып алсыннар.

Автор.

Хайваннар бик тә кызыкты,

Чиратка тезелделәр.

Төлкенең дусты булуны,

Алар өстен күрделәр.

Автор. Аю әйтте.

Аю.

Зур булсам да,

Белмим бернинди хәйлә.

Төлке белән дус булмасам,

Калырмын начар хәлдә.

Автор: Буре әйтте.

Бүре.

Мин куянның

Дусты була алмамын.

Кичә генә куян ашап,

Тәмләп телне ялмадым (эчен сыпыра).

Автор. Керпе әйтте.

Керпе.

Шундый йомшак куяннарның

Мин дә дусты түгелдер.

Алар матур, мин энәле

Куяннар миннән көлердер.

Автор.

Шулай итеп бөтен хайван

Төлке дусты булдылар.

Мескен куяннар бер читтә

Бер өчесе калдылар.

Басып торалар калтырап,

Сүзләрен әйтә алмый.

Аю карт аларны җәлләп,

Бераз алга атлады.

Бер төлкеләр сандыгына,

Бер куянга карады,

Ләкин төлке дуслыгыннан

Ул баш тарта алмады.

1 нче төлке.

Бу куяннарга  яшәргә

Инде озак калмады.

Ярый әле игезәгем бар

Ничек эйбэт алдады.

Куяннар дуслары булып,

Бер хайван да бармады (бииләр).

Автор.

Шулай сатулашып торып,

Көннәре узып китте.

Хайваннарның барчасы да

Өенә кайтып китте.

Куяннарның гына буген

Йокылары кермәде.

Өйләренә дә аларның

Керәселәре килмәде.

1 нче куян.

Ничек җиңеп чыгарга соң

Бу котычкыч кайгыны?

Безгә бит әби бирмәде

Зур хәйләләр сандыгы!

2 нче куян.

Төлкеләрнең дә дуслары

Арасына кермәдек.

Мондый ачы язмышны без,

Хәттә төштә күрмәдек…

Җыр.

Без мескеннәр, бичаралар

Табыйк икән нинди чаралар

Иртәгә үк явыз төлкеләр

Безне тотып алып китерләр.

Кемнән генә ярдәм сорарга

Җиргә әллә күккә карарга.

Төлке, керпе, аю, бүредән

Ничек котылу юлын табарга.

Автор.

Шулчак күктә нәни генә

Бер йолдызчык кабынды.

Нур чәчте бөтен галәмгә

Һәм урманга юл алды.

Куяннар аптыравыннан,

Тавышсыз-тынсыз калды.

Нәни йолдыз жәлләмичә

Үзенең нурын сипте.

Куяннарга да, ниһаять,

Бераз җан кереп китте.

3 нче куян.

Нәни йолдыз син күгеңнән

Безнең янга төштеңме?

Безнең ачы кайгыбызны

Уртаклашыйм дидеңме?

Йолдызчык.

Бөтен хайваннарны бергә

Мин бүген дуслаштырам.

Сихри йолдызчыклар чәчеп,

Барсын да берләштерәм.

Йолдызларымның сихерен

Сез үзегез күрерсез!

Әнә сихерче йолдыз дип,

Миңа сәлам бирерсез!

Автор.

Куяннар йолдызлар җыя,

Уйный, бии, шатлана.

Төнге йолдызлы урманда

Бүген бәйрәм, тантана!

Иртә килеп җитү белән

Йолдызкай юкка чыга.

Хәйләкәр төлкеләр белән

Хайваннар пәйдә була.

Ә куяннар ни күрсеннәр

Барсы аларга елмая.

Төлке әйтә:

2 нче төлке.

Куянкайлар, дусларыбыз, сез кая?

Безнең сихри хәйләләрне

Күрәсегез киләме?

Өчегезнең берәрегез

Укый, яза беләме?

Автор.

Ә куяннар аптырашып,

Аларга таба атлыйлар.

Йолдызчыкның могҗизасын

Алар хәзер аңлыйлар.

Җыр:

Дуслык нәрсә дисәгез,

Без ул турда беләбез.

Шатланабыз, көләбез,

Күмәк безнең гаиләбез!

Кушымта:

Дуслык кирәк һәркемгә

Ямь бирергә һәр көнгә.

Яшәргә язсын бергә,

Инде гомер-гомергә.

Дуслык нурын чәчәргә,

Без әзербез бу җиргә!

Кушымта:

Дуслык кирәк һәркемгә

Ямь бирергә һәр көнгә.

Аю.

Дуслык булганда гына,

Күрдек без тормыш ямен.

Татыдык күмәк дуслыкның

Аю балыдай тәмен!