Дуслар белән күңелле

№54

(«Язгы каникул» хикәясе өстендә эш)

Руфинә ЙОСЫПОВА,

Ютазы районы Урыссу бистәсендәге 2 нче төп мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

v               «Язгы каникул» хикәясендәге яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

v               текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

v               алып бара аналитик фигылен, инфинитив + кирәк төзелмәсен сөйләмдә куллануны ныгыту.

Үстерү  максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Җиһазлау: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек (80‒81 нче битләр); методик ярдәмлек (42 нче бит); презентация материаллары; Р.З.Хәйдәрова «Татарский язык в таблицах».

Дәрес барышы

I. Оештыру

1) Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

‒ Кояшлы иртә кебек! Татар телен,Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

‒ Ә хәзер, әйдәгез әле, 1 нче номерлы укучылар, басыгыз. 2 нче номерлы укучылар, басыгыз. 3 нче номерлы укучылар, басыгыз. 4 нче номерлы укучылар, басыгыз. Хәзер «партнёру по плечу, по лицу дайте пять». Утырыгыз. (1 мин.)

2) Дәресне башлау.

‒ Бүген сыйныфта кем дежур? (Хәерле көн! Бүген 4 нче март, җомга көн, сыйныфта барысы да бар.)

‒ Балалар, сез мәкальләр әзерләп килгәнсез. Башта аларны укып чыгыйк. Русчага тәрҗемә итегез. Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

•        Дус акчадан кыйммәтрәк.

•        Дусларын онытканның, үзен дә онытырлар.

•        Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

•        Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була.

•        Дус авырлыкта беленер.

‒ Ә хәзер игътибар белән тактага карагыз әле.

‒ Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?

‒ Малайлар, хоккей, уен һ.б.

‒ Алар нишлиләр? Сез ничек уйлыйсыз: алар дуслармы?

‒ Әйе, алар дуслар.

‒ Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

‒ Дуслык турында.

‒ Дөрес. Бүгенге дәресебезнең эпиграфы да шундый (тактага языла): Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

‒ Балалар, бүген без дуслык турында текст укыячакбыз. Текстны аңлар өчен, без нәрсәләр белергә тиешбез? Для того, чтобы понять текст что мы должны знать?

‒ Сүзләрне кабатларга, алар белән җөмләләр төзи белергә, яңа грамматик формаларны кабатларга, текстны сәнгатьле укырга (повторить новые слова, уметь составлять с ними предложения, повторить грамматические формы, читать выразительно текст).

‒ Молодцы! Правильно. Дөрес, балалар. (Самоанализ битләрен тарату.) У вас на партах лист самооценки. Поставьте себе оценки.

II. ДЖОТ‒ТОТС (өй эше)

Һәр укучыда 4 чиста кәгазь бите.

1. Өйгә бирелгән сүзләрнең  тәрҗемәсен искә төшерәләр.

2. Бу сүзне  әйтәләр һәм кәгазь битенә язып куялар. Калганнар бу сүзне язмый.

3. Язылган ягын өскә каратып, өстәл уртасына куялар.

4. Бөтен кәгазьләр беткәнче, 1‒3 адымнарын кабатлыйлар.

‒ Хәзер 1 нче номерлы укучылар cүзләр язылган кәгазьләрне аерып алалар һәм өстәлгә тезәләр. 1 нче өстәлдәге 1 нче укучы язылган сүзләрне укый. Кем өстәргә тели?

‒ Поставьте сами себе оценки. Оцените домашнее задание.

III. Актуальләштерү

‒ Ребята, сейчас наша задача вспомнить такие глаголы, как бара, алып бар, кайта, алып кайта, керә, алып керә, чыга, алып чыга.

Слайдлар аша алып бара, алып чыга һ.б. аналитик фигылен искә төшерү.

Идет                   несет         возвращается     приносит

Бара           алып бара  кайта        алып кайта

Заходит     выходит    заносит     выносит

Керә           чыга           алып керә            алып чыга

2. Ситуатив күнегүләр эшләү.

1) Как скажете о том, что:

‒ мальчик идет в школу;

‒ девочка несет сумку;

‒ ученик возвращается из школы;

‒ папа приносит компьютер;

‒ мама заходит в магазин;

‒ Рустам выходит из школы;

‒ учитель заносит книгу;

‒ Марат выносит тетрадь.

2) Как попросите друга:

‒ принести домой книгу;

‒ принести лопату;

‒ занести  сумку;

‒ вынести на улицу мяч;

‒ вынести клюшку.

‒ Ребята, какие глаголы мы сейчас вспомнили? (Алып бара, алып кайта, алып керә, алып чыга.)

‒ Запомнили?

– Молодцы, оцените себя.

3. Фигыльнең инфинитив формасын таблица аша искә төшерү.

‒ Таблицаларны ачабыз (20 нче бит).

4. Инфинитив + кирәк төзелмәсен куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

ФИНК‒РАЙТ‒РАУНД РОБИН (3 мин.)

Укучыларга биремнәр язылган карточкалар таратыла. Уйлыйлар, җавапларын язалар, командаларда бергәләшеп тикшерәләр. 4 нче номерлы укучылар җавап бирә.

Бирем. Нокталар урынына, тиешле кушымчалар ялгап, сүзләр куеп языгыз. Мәсәлән, барырга кирәк.

1 нче өстәл.

юын

чәй эч                            кирәк

урамга чык(г)

2 нче өстәл.

мәктәпкә бар

дәрес әзерлә                  кирәкми

укы

3 нче өстәл.

кәшәкәне суга тыг

кычкыр                         ярамый

үпкәлә

2. Инфинитивны кертеп, ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажете о том,что:

‒ не надо идти в школу;

‒ надо пить чай;

‒ надо выйти на улицу;

‒ надо умыться;

‒ не надо уроки делать;

‒ клюшку нельзя мочить.

– Ребята, о чем мы сейчас научились говорить? (Употреблять инфинитив со словами кирәк, кирәкми, ярамый.) Вы все запомнили? Надо ещё повторить? Ребята, кто знает на «5»? Молодцы! Похлопали.

– Молодцы, оцените себя.

3. Транскрипция слов.

‒ А сейчас вспомним транскрипцию новых слов, о которых мы говорили в начале урока.

(Яңа сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерү өчен, презентация материалы белән эш. Сүзләрнең тәрҗемәсе һәм дөрес әйтелеше өстендә эш циклдагы һәр дәрестә дә кулланылырга тиеш.)

Сүзләрнең дөрес әйтелешен искә төшерү

кәшәкә [кәшәкә]

күптән [күптән]

алып чык [а0лып чық]

бозыла [бŏзŏла]

ялгыз [йа0лғыз]

күңелсез [күңелсес]

кереп кит [кэрэпкит]

нигәдер [нигәдэр]

Ситуатив күнегүләр:

Как скажешь о том,что:

‒ Ринат давно на улице;

‒ Друг, вынеси клюшку;

‒ Клюшка испортится;

‒ Ты дома один;

‒ Почему-то тебе грустно.

‒ Ребята!Что мы научились говорить?

Молодцы! Оцените себя.

Физминут. МИКС‒ФРИЗ‒ГРУП

Көй астында укучылар йөреп торалар. Көй туктагач, алар катып калалар. Сорауларның җавабына туры килгән саннарча төркемнәргә берләшәләр.

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст белән эш.

1. Текстны укытучының үрнәк укуы.

2. Укучыларның кычкырып укуы.

3. Хәзер хикәяне рольләргә бүлеп укыйбыз. Автор сүзләрен Ирина укысын, Гали – Никита, ә Ринат ‒ Данил.

За чтение текста поставьте себе оценки.

V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау күнегүләре, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

1. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укыгыз.

2. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш (методик пособие, 43 нче бит, 6 нчы бирем).

1) Найдите в тексте предложение, где говорится о том, что:

‒ сегодня каникулы;

‒ Гали дома один;

‒ Ринат давно ходит на улице;

‒ Ринат просит у Гали лопату;

‒ Гали говорит,что клюшку мочить нельзя;

‒ в школу идти, уроки делать не надо.

2) Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары (методик кулланма, 43 нче бит, 6 нчы бит).

1. Гали бик иртә торды.

Гали бик соң торды.

2. Ринат урамга көрәк алып чыкты.

Ринат урамга кәшәкә алып чыкты.

3. Гали матур сөйләшә.

Гали ямьсез сөйләшә.

4. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырыгыз (83 нче бит, 1 нче күнегү).

Ринат инде күптән урамда йөри икән. Мин өйгә кердем. Мәктәпкә барырга,дәрес әзерләргә кирәкми. Нигәдер күңелсез булды. Мин бүген бик иртә тормадым. Мин дә урамга чыктым. Ринат миңа: «Көрәк алып чык әле!» ‒ дип кычкырды. Мин көрәк алып чыкмадым. Ринат миңа: «Өйгә кереп кит», ‒ диде.

‒ Сез текстны аңладыгызмы? Үзегезгә билге куегыз.

5. Дәфтәрдә эш.

Галинең иртәнге режимын күрсәткән җөмләләрне дәфтәргә язу, фигыльләрнең заманнарын билгеләү.

‒ Күнегүне эшләгән өчен билгеләр куегыз.

VI. Өйгә эш

1. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнү.

2. Дустың турында 4 җөмлә язарга.

3. Дуслык турында шигырьләр табып килергә.

VII. Йомгак. Рефлексия

‒ Балалар, дәрестән чыгар өчен, сез билет тутырырга тиеш. Өстәлләрегездә яфраклар ята. Укажите на этих листочках что узнали нового на уроке? Что было трудно на уроке? Желательно написать на татарском языке, можно и на русском.

Прикрепите эти листочки на дерево. Яфракларыгызны агачка беркетегез.

‒ Ә хәзер, укучылар, бүген эшләгән эшләрегезне бәяләгез.

Укучылар, бүгенге дәресне «5»легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә «4»ле куя, кемнәр «3»ле куя?

‒ Сау булыгыз, укучылар!