Дөрес туклану ‒ сәламәтлек нигезе

№52

(Рус төркемендә татар теле дәресе. VIII сыйныф)

Илгизә ХӨСНИМӘРДАНОВА,

Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар

1. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү; тыңлап аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерүгә шартлар тудыру.

4. Үзеңнең туклануыңа аңлы караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет: лексик-грамматик материалны кулланып, үзеңнең туклануың турында сөйли белү.

Шәхси: яшьтәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә аралашу, үз туклануыңа бәя бирү.

Метапредмет: төрле чыганаклардан мәгълүмат эзләү, туплау, анализлау алымнарын куллану.

Дәреснең тибы: белемнәрне ныгыту.

Җиһазлау: компьютер, проектор, видеоматериал, аудиоязма.

Материал: дәреслек («Татарча да яхшы бел» Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 8 нче сыйныф / Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева. Казан: Татар. кит. нәшр., 2015), терәк схемалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

(Укучылар төркемнәрдә, парларда эшлиләр. Һәр укучының бәяләү бите бар.)

II. Мотивлаштыру. Дәрес максатын билгеләү

Укучылар, алдагы дәресләрдә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Сез бу теманы биология дәресендә өйрәндегез, химия дәресендә дә өйрәнерсез. Без барлык проблемаларны карадыкмы? Бу теманы өйрәнү кирәкме?

Видеофильм карау («Быть здоровым – здорово»)

Фильм нәрсә турында? (Сәламәтлек.)

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? (Гигиенаны үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга.)

Укучылар, бүген туклану турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? (Дөрес туклану сәламәтлек нигезе.)

Нәрсә соң ул – дөрес туклану? Без дәрестә бу сорауга җавап бирербез.

III. Актуальләштерү

Текст буенча эш (84 нче бит).

Табиб, авыруны карагач, нәрсә белән кызыксына?

Динарга нәрсәләр ашарга, эчәргә куша һәм нинди киңәш бирә? (Тексттан табып уку.)

Текстка нинди исем бирергә була? (Һәр төркем фикерен әйтә.)

Динарда «авитаминоз».

Нәтиҗә ясау. Бәяләү.

IV. Белемнәрне ныгыту

1. Лексик-грамматик материлны искә төшерү.

(Кайдан алырга? Нәрсәгә бай? Нишләр өчен? Нишләү өчен?)

Төркемнәргә материал конвертларда бирелә. Буклетлардан («Бәхетле», «Магнит», «Пятёрочка», «Тәмле» кибетләренеке), туклану темасына караган рәсемнәрдән файдаланып, өйрәнелгән лексика һәм грамматик формалар белән җөмләләр төзү.

(Һәр укучы җөмлә яза: бер биткә язалар, хаталар булса төзәтәләр, соңыннан һәр төркемнән бер укучы укый.)

Нәтиҗә ясала. Бәяләү.

2. КЛОК БАДДИС структурасы.

Укучылар, сәгать 11гә очрашу билгеләнгән дусты белән очрашып, бер-берсен сәламлиләр, тукланулары турында сөйләшәләр (сорау-җавап формасында). Релли Робин (исемлектә фамилиясе алда булган укучы башлый).

Билгеләнгән вакыттан соң (4 минут) укучылар урыннарына утыралар.

Укытучы парларда эшне тикшерә:

Дустың сиңа нинди сорау бирде?

Дустыңның җавабын башкаларга III затта әйт.

(Шул рәвешле берничә парның сөйләшүе тикшерелә.)

Нәтиҗә ясала. Үзбәя.

3. Тыңлап аңлау (аудиоязмада диалог тыңлау, диалог эчтәлеге белән бәйле тест биремнәре үтәү).

Улым, әйдә, «Әкият» кафесына керәбез.

Дәү әнием, минем бик эчәсем килә, кока-кола алыйк әле. Мин аны бик яратам.

Улым, кока-кола файдалы эчемлек түгел. Анда организм өчен зарарлы матдәләр күп.

Ә нәрсә файдалы?

Сок, чәй, какао, кефир, йогырт файдалы, чөнки аларда организм өчен кирәкле витаминнар бик күп.

Чәйдә дә витаминнар бармы?

Әйе, чәйдә барлык витаминнар да бар диярлек.

Ә сөт? Син бит миңа һәрвакыт иртән кайнаган сөт эчәргә кушасың. Ләкин мин аны яратмыйм.

Тешләрең таза булсын өчен, сөт эчәргә кирәк.

Ә какао?

Какао да файдалы, туклыклы. Аны да эчәргә кирәк.

Кефир белән йогыртны кайчан эчәләр?

Аларны кичке аш ашаганнан соң эчсәң яхшырак.

Әбием, хәзер көндезге аш вакыты, әйдә, алайса, миңа алма согы алыйк әле.

Бик яхшы, сиңа алма согы алырбыз, үземә лимонлы чәй алам.

Тест биремнәре.

1. Әби белән оныгы … керәләр.

1) «Әкият» кафесына

2) «Макдональдс»ка

3) «Чәй йорты»на

2. Малай … ярата.

1) сөт

2) чәй

3) кока-кола

3. Тешләр таза булсын өчен , … эчәргә кирәк.

1) чәй

2) сөт

3) какао

4. Кичке аштан соң … эчсәң яхшы.

1) су

2) чәй

3) кефир

5. Хәзер … аш вакыты.

1) көндезге

2) кичке

3) иртәнге

6. Әби үзенә (1) …, оныгына (2) … ала.

1) лимонлы чәй

2) сөтле чәй

3) алма согы

Җаваплар:

Бирем 1 2 3 4 5 6(1) 6(2)
Җавап 1 3 2 3 1 1 3

Укучылар соңыннан җавапларын тикшерәләр (җаваплар тактага эленә), үзбәя (бәяләү критерийлары бирелә).

4. Плакат-рәсемнәр буенча эш.

Син ничек тукланасың?

Нәрсәләр ашарга яратасың?

Нинди туклануны сайлыйсың? (1) Яшәр өчен ашарга. 2) Ашау өчен яшәргә.)

(Укучылар үзләренең тукланулары турында сөйли.)

V. Йомгаклау

Нәрсә ул дөрес туклану? (Туклану кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү.)

(Төркемнәрдә укучылар туклануның моделен төзиләр.)

VI. Рефлексия

Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Үзегезгә нинди билге куяр идегез, ни өчен? (Аңлаталар.)

VII.Өй эше, аны үтәүгә инструктаж

Проектплакат яисә брошюра ясарга:

►      1 нче төркем – 89 нчы бит (кока-кола турындагы текст)

►      2 нче төркем – 90 нчы бит (чәй турындагы текст)

►      3 нче төркем – 93 нчы бит (Макдональдстагы ризык турындагы текст)

Үзбәя бите (лист самооценки)

Бирем

Билге

1 Текст буенча эштә катнашу
2 Лексик-грамматик материалны куллана белү (җөмләләр төзү)
3 Дустың белән очрашу, сорау бирү, аның соравын аңлау әйтә белү
4 Аудирование (тыңлап аңлау).7се дә дөрес ‒ «5»ле

1‒2 хата ‒ «4»ле

3 хата ‒ «3»ле

3тән күп хата ‒ «2»ле

5 Үзең турында сөйләү.Хатасыз сөйләү ‒ «5»ле

1‒2лексик-грамматик хата ‒ «4»ле

3‒4 хата ‒ «3»ле

6 Йомгаклау. Рефлексия