Дөньяны тотып торучы иң зур көч – мәрхәмәт һәм мәхәббәт
№ 157
(X сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Фәридә ҺАДИЕВА,
Казандагы 10 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
коммуникатив: сөйләм телен үстерү;
тәрбияви: укучыларда мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләренең мөһимлегенә төшендерү.
Принциплар:
дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;
лингвистик: функциональ, бүлекара бәйләнеш;
гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
хосусый методик принциплар: чагыштыру, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.
Укыту ысуллары: эзләнү, тикшеренү.
Укыту алымнары: темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү.
Дәрес төре: катнаш дәрес.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
II.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Дәресебезне башлыйк. Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?
Сүзне алмагачтан башлап җибәрик әле. Күргәнегез бардыр: язлар җитеп, яз кояшы җирне иркәли башлау белән, алмагачлар шау чәчәккә күмелә. Карыйсың: таң чыкларында коенып, кояш нурларына сөенеп, сабый йодрыгы хәтле булып өлгергәннәр. Көзен инде алар җитешкән булыр.
III.
Алмагачтан матур, тәмле уңыш җыяр өчен нәрсәләр кирәк?
Укучылар. Туфрак, кояш, җылы яңгыр, тәрбияләү.
Укытучы. Шушы слайдка карап, аналогия барлыкка китереп карагыз әле. (Слайдта алмагач һәм бала үсүгә йогынты ясаучы факторлар рәсемнәре төркемләп күрсәтелгән.) Уйлагыз, каршыгыздагы партнерыгыз белән киңәшләшегез. (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы. Әйе, рәхмәт. Алманың нинди булып үсүе бик күп нәрсәләргә бәйле. Ә кеше белән хәлләр тагын да катлаулырак. Кешене ипи ашатып кына түгел, тәрбия ”ашатып” та үстерәләр. Бу мөһим, мәрхәмәтле эшкә гаилә, мәктәп, җәмгыять көчләре җигелгән. Бала – гаилә җимеше, алма алмагачта пешкән кебек.
Без үткән дәрестә Фәнис Яруллинның ”Яралы язмышлар” әсәреннән өзекләр укыдык. Бүген дәрестэ таблица тутырырга тәкъдим итәм. Бу әсәрдә күтәрелгән проблемаларны чишү юлларын табарга ярдәм итәр. Минем сорауларга җавап биргәндә сез аны тутырып барачаксыз.
(Һәр өстәлдә таблица ята).
Идеяләр | Фактлар | Сораулар | Эш планы |
-Балалар йортында тәрбияләнүче балаларның барысы да бар: ашау, кием, тәрбиячеләр… Ә ни өчен соң әсәр ”Яралы язмышлар” дип атала? (Уйлыйлар, иңсә партнеры белән сөйләшәләр).
Димәк, аларга нәрсә җитми?
у: ана назы, ана сөте, ана җылысы.
-Текстта моның турында ничек язылган? (Укучылар табып, “фактлар” яки “идеяләр” графасына язып куялар).
-Автор бу балаларны теплицадагы үсемлекләр белән чагыштыра? Ни өчен? (тексттан табалар).
-Яхшы. Чәчәкләрнең тамырлары бетонга төртелсә, балалар күңелләре нәрсәгә төртелә?
у: мәрхәмәтсезлеккә, шәфкатьсезлеккә.
-Әсәрдәге балалар нинди шәфкатьсезлекләргә очрый? (укучылар тексттан табалар, таблицаны тутыра баралар).
-Әмма әсәрдә мәрхәмәтле Миңсылу апа образы да бар. Ни өчен ул балаларга бөтен күңел җылысын бирергә тырыша?
у: аларның күңелләренә шәфкать салыр өчен.
-Рәхмәт, дөрес. Сезнең өстәлләрдә сораулар бар: -дөньяда нәрсә еш очрый? –бу ни өчен барлыкка килә? –ничек бу яралы йөрәкләрне дәвалап була? –Әгәр балаларга җылылык, сөю күрсәтмәсәң, нәрсә булырга мөмкин?
Сез башта уйлыйсыз, аннары чиратлашып шуларга җаваплар язасыз. (фикерләрен исбатлап,тексттан фактлар табалар).
-Димәк, ни өчен автор балаларга карата булган гаделсезлекне күрсәтә?
у: чөнки балалар-җәмгыять киләчәге, гаделсезлек күреп үскән балалар нинди кеше булырлар, киләчәк тә шундый булыр.
-Яхшы, укучылар. Бик дөрес җавап. Таблицадагы “сораулар” графасын сез өйдән киләсе дәрескә тутырып киләсез.
Йомгаклау этабы. Дәрескә нәтиҗәләр ясала, укучыларга билгеләре әйтелә. Саубуллашу.
Фәнис Яруллинның иҗат дәрьясында һәр туган көнгә сөенеп, әйләнә-тирәгә оптимистик караш сирпеп, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүче, олы җанлы шәхес иң алгы планга килеп чыга! Бу шәхесне, бу иҗатны тулаем белер, аңлар өчен безгә чын биеклекләргә – Вөҗдан, Намус, Кешелеклелек биеклекләренә күтәрелергә кирәк. Аның әсәрләре гел шуңа чакырып тора.