Цифрлаштыру һәм ФДББС шартларында мәктәптә төбәк, Татарстан тарихын укыту проблемалары

 

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,

Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Ел саен укыту программалары һәм дәреслекләребез алышынган саен яңа кыенлыклар калкып чыга бирә. Дөрес, проблемалар күтәрү бүгенге көндә макталган эш-гамәлләрдән саналмый. «Компетентлы укытучы барысын да үзе чишә!» дигән лозунг дистә еллар буена колакларыбызда чыңлап тора. Ләкин «Чирен яшергән – тиздән үлә!» дигән гыйбарәне дә онытмыйк. Шулай булгач, цифрлаштыру, өченче буын ФДББС кертелү шартларында тарих фәне укыту проблемаларын күтәрү кирәктер, минемчә.

  1. Күпчелек авыл мәктәпләрендә тарих укытучысының хезмәт урыны ФДББС таләпләренә җавап бирми. Кабинетлар информацияне экранга чыгаручы мультимидиа жайланмалары белән җиһазланмаган. Элеп куярга кәгазь карталар юк дәрәҗәсендә. Булганнары да СССР дәүләте чорында кайткан, иске карталар. Карталар белән эшләүне оештыру бик мөһим, чөнки ВПР, БДИ яки республика тикшерүләре – бөтенесе дә контурлы карта белән эшләүне таләп итә. Нәкъ менә контурлы карталар белән эш безнең аксый да. Программа материалы контурлы карталар белән эшләргә вакыт калдырмый. СССР чорындагы кебек сатып алу өчен контурлы карталар юк.
  2. Бүгенге көндә тарих фәне укыту программасы барлык Россия мәктәпләре өчен бердәй кертелә. «Конструктор» дигән программа аша тутырылган программаларда тәкъдим ителгән темаларны үтәргә мәҗбүрбез. Тарих фәне укытуга бирелгән вакыт атнасына 2 сәгатьлек программа тарих курсын тиешле укытырга мөмкинлек бирми. Шунысын да әйтергә кирәк, бер елга бирелгән 68 – 70 сәгатьнең 25% ы төрле тикшерүләргә, сыйныфтан тыш чараларга, бетмәс-төкәнмәс интернет хатларны үтәүгә китә. Укытучы гына түгел, тарих дәреслекләре язучы авторларыбыз да дәүләт стандартлары темаларын тормышка ашыру өчен 2 сәгатьлек программага темалар белән сыеша алмагач, дәреслекләребездә күп темаларны өстәмә проект материалы дип бирәләр. Дәреслекләребездәге һәр тема дата, исем, фактлар белән  тулы. Бер темада өчәр-дүртәр князь идарәсе чоры бирелә. Укучы аның хәтле фактларны истә калдыра алмый яки бик тиз оныта. Темаларны кабатларга дәресләр планлаштырсаң, темаларны үтеп бетерә алмыйсың. Мондый шартларда проект эшләргә, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә яисә контурлы карталар белән эшләргә вакыт калмый. Өйгә проект эшләре бирү интернеттан әзер эш күчереп китерүгә генә кайтып кала.
  3. Төбәк һәм Татарстан тарихы укыту укытучының позициясенә, белем дәрәҗәсенә һәм теләгенә бәйле. Россия тарихы дәреслекләре төбәк тарихын яктыртмый, берән-сәрән җөмләләр белән генә чагылыш таба. Әйтик, 6 сыйныфның А.В.Торкунова редакциясендәге Россия тарихы дәреслегендә Идел Болгары турында информация бөтенләй юк. Казан ханлыгы оешу турында нибары бер җөмлә генә бирелгән. Әгәр укытучы төбәк һәм Татарстан тарихы материаллары белән бәйләп алып бармаса, тулы тарихи картина була алмый. Кызганыч, моны бик аз, тарих фәне табигатьтән күңеленә салынган укытучы гына эшли ала.

Татарстан тарихы дәреслекләре белән китапханәләребез тулы. Ул яктан прблема юк. Төбәк тарихы һәм Татарстан тарихы укыту өчен  «Разговор о важном», 5 нче сыйныфта ОДНКНР дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, музей эшчәнлегендә туган як тарихын өйрәнергә һәм өйрәтергә мөмкинлекләр бар.

  1. Хәзерге «кесә телефоны буыны балаларында» тарих фәне белән кызыксыну, теләк уяту бик катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бигрәк тә 7 – 8 нче сыйныф укучыларында. Чөнки 5 – 6 нче сыйныфлар тарих фәнен кызыксынып укый. 9 нче сыйныфлар аттестатта «4»ле һәм «5»ле өчен тырышалар. Ә менә 7 – 8 нче сыйныфларда мотив төшенчәсе булмагач, укучы «Яңа тарих» – Европа тарихына кереп бата һәм укуга теләк төшә.
  2. Белем бирү системасында билгеләр кую системасы да аксый. «1»ле билгесе бөтенләй куелмый, «2»ле билгесе алу – укучыны куркытмый. «2»ле куйган өчен укытучы җавап тота. Мәктәпләребездә укучылар саны азайган заманда укучы дәрестә утырса, катнашса, авыл укытучысы өчен зур бүләккә әверелеп бара. Бетмәс-төкәнмәс чараларда, спорт ярышларында йөргән укучылардан тирән тарихи белемнәр таләп итеп тә булмый.

Гомумән, 20 ел буена БДИ сәясәте тарих фәнен генә түгел, мәктәп тормышын тамырдан үзгәртте. Ул фәннәрне кирәкле һәм кирәксезгә аерды. Милли төбәк тарихына, татар теленә балта чапты. Шулай да күпчелек чыгарылыш укучылары тарих һәм җәмгыять фәне сайлыйлар. Тик бүгенге көндә Татарстанда: «Безгә тарихчы, җәмгыять белемен белүче кирәкми, безгә физиклар кирәк!» – дип кычкырып тору, 10 нчы сыйныфка баручы укучыларны техник профильләргә куып кертү сәясәте тарих  фәненә тагын бер проблема тудыра. Ничек кенә булмасын, тарих фәне дәүләт сәясәте белән үрелеп бара. Шулай булгач, үзе тарих укытмаган кеше күтәрелгән проблемаларны аңламый, ажламаячак та.!