Цифрлаштыру елына багышланган концерт-тамаша

Әнисә ШӘФИГУЛЛИНА,

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификция категорияле география укытучысы

Җиһазлау: телевизор, кәрәзле телефон, экран, презентация слайдлары.

Катнашалар: әби, онык, робот һ.б.

Кичә барышы

(Сәхнәдә слайдларда еллар күрсәтелә, фотолар, компьютер сурәте һ.б. чыга.)

Алып баручы (музыка фонында). Кешелек цивилизациясенең барлык үсеше фәнни техник прогресс белән тыгыз бәйләнгән. Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш безне күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Фәнни ачышларның тизләшүе кешелек дөньясын чын мәгьнәсендә астын өскә китерде. Кечкенә бәбидән алып карт әбигә кадәр шушы уңайлыклардан файдалана: һәркем диярлек өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, үзенә кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла.Цифрлы технологияләргә күчү фото- һәм киноаппаратлар, телевизорлар, барлык видеотехниканы җитештерүдә дә чын революция ясады. Мәгьлүм булганча, Татарстанда 2022 ел – Цифрлаштыру елы дип, ә Россия күләмендә Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игьлан ителде. Әлеге ел уңаеннан бүген 10 –11 нче сыйныф укучылары катнашында әзерләнгән тематик кичәбезне тәкъдим итәбез. Хәерле сәгатьтә! (Һәрбер күренеш алдыннан музыка куела.)

(Экранда чыга: 1985 ел)

1 нче күренеш

Әби (сөйләнә-сөйләнә телевизор карый). Менә әкәмәт, ииии, бу әрҗә эченә кешеләр ничек сыйган да ничек анда кереп утырган икән? Җитмәсә, сөйләшәләр дә бит әле, һич башыма сыймый бу. Менә заман әкәмәте, менә нинди адәм ышанмас хәлләр!

(Экранда чыга: 2005 ел)

2 нче күренеш

(Оныгы хәзерге заман әбисенә компьютер аша фотографияләр күрсәтеп утырганда, кинәт…)

Әби. Кара әле, улым, бу «кәмпүтерегез» эченә ничек минем кәгазь карточка кереп утырган. Аны башкалар да күрәме?

Онык. Дәү әни, бу компьютерга любой әйберне сканер аша кертеп була. Юсби (USB) дип атала ул. Нууу, чыбык инде, әби, чыбык синеңчә.

Әби (гаҗәпләнеп). Чыбыыык? Чыбык аша ничек кәгазь керә икән бу әрҗәгә? Нинди заманнар бу, шаккаткыч!

(Экранда чыга: 2015 ел)

3 нче күренеш

(Хәзерге заман әбисе компьютерда (яки телефоннан) скайп аша оныгы белән сөйләшә.)

Әби. Ииии, балам, кая оныкчыгымны күрсәт әле. Шушыннан гына сөйләшеп утырабыз инде. Кайчан кайтасыз соң авылга? Бик сагындык бит. Моннан бит оныкны да сөеп булмый, әмма сагынганда карап алырга күңелне юата инде бу нәрсә. Хәлләрегез ничек соң?

(Экранда чыга: 2020 ел)

4 нче күренеш

(Хәзерге заман әбисе телефонына төрткәли, төрткәли ватсапны ачмакчы булып, кирәкле кнопканы таба алмыйча азапланып утыра.)

Әби (үз-үзе белән сөйләшә). Кая әле, бу төшенә басып карыйм әле. Нәрсә булыр икән. Тәәәк. Теге бала әйткән иде инде менә шушы яшел кнопкага бассаң теләсә кем белән сөйләшә аласың дип. Батсапмы идеме шунда, фатсапмы? (Оныгына эндәшә.) Кая чык әле, балам, дөрес басаммы соң мин? Әәә, менә, чыкты, чыкты!!! Кара әле, күренә бит күренәәә. (Күршесе белән видеозвоноктан сөйләшә.) Нихәл, күршекәем. Менә ахырзаман, шушы кеп-кечкенә нәрсәдән генә аралашырга гына калды инде хәзер, короновирустан куркып ят инде име. Минәйтәм, бигрәк шәп уйлап тапканнар бу батсап дигән яшел нәмәрсәкәйне. Любой җирдән сөйләшеп була, ди бит хәзер шушының белән, әйе. Нәрсә? Сөйләшә алмыйсыңмыни әле, әә кунакларың бармыни? Ярар алайса, икенче юлы шалтыратырмын. Ярар, сау бул.

Исең китәр инде, роботлаштырылган заманда яшибез дими ни дисең. Ашарыңа да роботлар пешерә башласа. Хәер, кем белсен. Мин бала вакытта, яшел кнопкага гына басып күршекәем белән аралашып ятармын дип бер дә уйламаган идем түлке.

Онык. Әй, әби, син әле күп нәрсәне белмисең. Кешеләргә эш тә калмады, иң авыр эшләрне  күптәннән роботлар эшли. Чит илләрдә бала тәрбияли торган роботлар да бар дип сөйлиләр. (Музыка. Шул музыка астына масаеп робот  килеп чыга.)

Робот. Киләчәктән сезгә кайнар сәлам! (Робот өзек-өзек тавышлар чыгарып сөйләшә һәм хәрәкәтләнә.)

Әби. Әстәгафирулла! Ахырзаман дигәнең шушы була микәнни? Робот дип сөйләнгән идең, каршыбызга ук килеп чыкты түгелме соң?

Каян килеп чыктың син, робот, безнең авылга?

Робот. Ме-нә сез-нең а-выл-да бар бит ә-ле бай эш-мә-кәр. Шул ал-ды ми-не ү-зе-нә хез-мәт-кә. Баш-та а-вы-лы-гыз бе-лән та-ны-шып ки-лер-гә уй-ла-дым. Әл-лә нит-кән ти-мер бе-тон объ-ект-ла-ры-гыз бул-ма-са да, бик ма-тур и-кен-че төр-ле дөнь-я и-кән сез-нең мон-да! Та-би-га-те ма-тур! Ме-нә у-рам буй-лап ки-ләм, бу би-на-да та-выш-лар и-ше-теп кил-дем, мә-дә-ни-ят йор-ты ди-гән и-кән, мон-да сез бик ма-тур кон-церт ку-еп я-та-сыз и-кән, ми-ңа да кы-зык то-е-лып кит-те. Мин дә бит ин-де – ба-шым мил-ли-он прог-рам-ма-лар-ны ү-тәү-гә кай-тып кал-ган бер ти-мер ки-сә-ге. Ә ми-нем, сез-нең ян-га ки-леп аз гы-на бул-са да кү-ңел а-ча-сым, ял и-тә-сем кил-де. Җыр-бию, у-ен көл-ке я-ра-там мин. Әй-дә-гез, бер-гә-ләп кү-ңел а-чыйк бү-ген! (Тамашачылар янына төшеп утырып, концертны карап бара.Кконцерт шулай дәвам итә.)

Алып баручы. Алда әйтеп киткәнчә, 2022 ел Россия күләмендә Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.

Бүген сәхнәдә үткәнебез һәм хәзергебез чагылыш таба. Без үткәннәрне онытып, бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгелбез.

Без күпмилләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию-җырлары да безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез һәм сезнең игьтибарыгызга тәкьдим итәбез. Шуңа күрә, әйдәгез, үткәннәребезгә кайтып, борынгы йолаларыбызны искә төшереп, бүгенге көн иҗаты белән хозурланып алыйк әле. Сәхнәдә керәшен халык йоласыннан өзек. Рәхим итегез! (Керәшен халык йоласы күренеше.)

Алып баручы. Җыр бит ул – сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр – борынгылардан калган хикмәт. Җыр ул чор киртәләрен дә үтә белә. Сезнең каршыгызда З. Гадел «Туган як» җыры белән. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы.

Бие, әйдә биегез!

Һәммәсе таң калсыннар.

Симет яшьләре диеп,

Сокланып карасыннар!

Каршы алыгыз, сәхнәдә – «Сәйлән» хореография түгәрәге кызлары үзләренең «Милли тәлгәшләр» биюе белән. (Бию башкарыла.)

Алып баручы. Кыйммәтле ташларны, ялтыратыр өчен, станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен, мичләрдә яндыралар. Агачлардан җанга ятышлы әйберләр ясау өчен, ничәмә-ничә корал кулланалар. Ә җырчының миче дә, станогы да, коралы да – аның күңелләргә үтеп керә торган, безне моң чишмәсенә алып кайта торган тавышы. Сәхнәдә Ә.Ерикәй сүзләренә И.Шакиров көй язган «Идел буе каеннары» җыры белән 8 нче сыйныф кызлары. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы.

Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз.

Без биеми кем биесен –

Безнең шундый чагыбыз.

Сәхнәбез түрендә мәктәбебез каршында эшләп килүче «Сәйлән» хореография түгәрәге укучылары катнашында «Роботлар» биюе. (Бию башкарыла.)

Алып баручы. «Хәтердән башка – йолалар, тәрбиядән башка – рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка – шәхес, ә шәхестән башка халык – тарихсыз», дип әйтелә халыкта. Милли йолаларыбыздан Кызыл туй, Сабантуй, Аулак өй, Каз өмәләре, Нәүрүз, ел да җәйге челләдә яратып үткәрелә торган – Карга боткасы, Яңгыр яудыру йоласы… Боларның барысы да – борынгы бабаларыбызның рухи хәзинәсе. Әлеге йола-бәйрәмнәр онытылмасын, буыннан-буынга тапшырылсын иде дигән теләктә сезгә «Аулак өй»дән бер күренеш тәкъдим итәбез. («Аулак өй»дән бер күренеш.)

Алып баручы. Илһам – күңел канаты. Адәми зат та кайчандыр очкандыр, очу теләге аның төшенә күчеп калгандыр. Җәяү йөререгә калгач, иңдәге канатлары җанына сеңгәндер. Сеңгән дә, илһамга әверелеп, шул канатлар күңелне биеккә дәшәдер.

Сәхнәдә Мәүлет Борһанов язган «Туган тел» шигырен Х.Әдилә укый. Рәхим ит!

Туган тел

Бу телдә дала җилләре,

Болыннарның хуш исе,

Бәллүр чишмәләр сафлыгы,

Урманнар җиләслеге.

Кар-бураннарның салкыны,

Учакларның ялкыны.

Бар бу телдә тынычлык та,

Җилкенү дә талпыну,

Бал, җиләкләр тәме анда,

Кайчак әрем әчесе.

Борычлы да, суганлы да,

Сизми аны кайсысы?

Сүзләрендә тылсымлы көч,

Кирәк икән, ялвара,

Кирәк икән, ул боера

Һәм алга әйдәп бара.

Бу тел сагышландыра да,

Көйдерә һәм сөйдерә.

Дошманнарга шөбһә сала,

Дусларга канат бирә.

Туган телеңне яхшы бел:

Җырлы да ул, моңлы да,

Камилләшкән борынгы тел

Күпләрне сокландыра.

Мин күптән гашыйк бу телгә,

Дусларыма билгеле.

Ана теле – татар теле –

Гүзәл гөлләрнең гөле.

Алып баручы. Дуамал да, тапкыр да, җор да син, яшьлек! Яшьлек – гомернең җыры. Һәркем шушы җырны мөмкин кадәр матуррак башкарырга тырыша. Сәхнәдә Х.Сөмбел башкаруында «Шәрык биюе». Көчле алкышлар, дуслар!

Тәмамлау өлеше

(Сәхнәгә кабат робот чыга.)

Робот. Эх, рәхәт тә булды соң бүген! Әлеге тамашаны карап, күңелләрем рәхәтләнеп китте, үземне тимер кисәге итеп кенә түгел, хәтта җәмгыятебезнең җанлы бер кешесе итеп тойдым! Сез бәхетле, кешеләр! Чөнки сезнең барысы да үз ихтыярыгызда. Теләсәгез – туктап уйланасыз, теләсәгез – елыйсыз, көләсез, күңелегезгә ни рәхәт, шуны эшлисез. Ни кызганыч, миңа командаларны башка кеше бирә. Мин айлар-еллар дәвамында башкалар ихтыярында, алар боерганча башкаларның күңелен күреп, боерыклар үтәп яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә дә, һәр минутның кадерен белеп яшәгез, кешеләр! (Робот чыгып китә.)

Алып баручы. Бер дә күңелсезләнмә, робот дус! Сез булмасагыз, кешелек дөньясы күпкә артта калган булыр иде. Ә хәзер сез күпме кешегә эшне җиңеләйттегез!

Салкын чишмәләр тау-ташлар арасына кире керми, җылы инеш гел түбән ага, без – кешеләр бу дөньяга мәңгегә дип килмәгән. Шуңа күрә бер килгән гомернең кадерен белеп, бер күрешү – үзе бер гомер дип, дөньяның гүзәллеген тоеп, матурлыкны күреп яшик, дуслар! Әмма шулай да, тормышка аңлы рәвештә җайлашып, кешелек җәмгыяте оештырган-төзегән  мөмкинлекләрдән иркенләп файдаланып, бер-беребезгә шәфкатьле, игътибарлы булып яшәргә онытмасак иде.

Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең 2022 ел – Цифрлаштыру елына багышланган концерт-тамашабыз тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтеп, саубуллашабыз. (Сәхнәдә барлык катнашучылар «Саубуллашу» җырын башкара. Пәрдә ябыла.)