Чиста булырга кирәк
(Беренче кечкенәләр төркемендә
темасына оештырылган эшчәнлек конспекты)
Айназ ЛОКМАНОВА,
Әлмәттәге
25 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Белем юнәлешләрен интеграцияләү: “Физик үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Социаль-коммуникатив үсеш”.
Максат. балаларның физик һәм психик үсешен саклау, сәламәт яшәү рәвеше буенча белем һәм күнекмәләр формалаштыру, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану.
Бурычлар.
Белем бирүче. шәхси гигиена күнекмәләре турында сөйләү;
үз сәламәтлегең турында кайгырту теләге формалаштыру;
гимнастика элементлары кулланып хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү.
Үстерүче. Уен эшчәнлегендә активлык һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
Тәрбияви. яшьтәшләреңә яхшы мөгамәлә, эмоциональ ярдәмчеллек, түземлек һәм ирешелгән нәтиҗәләргә шатлану тәрбияләү.
Әсбаплар һәм җиһазлар.
Җиһазлау. Савыт белән су, стаканнар; сабын, сөлге, Алсу курчак
Күрсәтмә һәм тарату әсбаплары: Уенчык, чисталыкка кагылышлы рәсемнәр.
Алдан эшләнгән эш: балалар белән “Сәламәтлек”, “Иртәнге гимнастиканың әһәмияте”, “Шәхси гигиена күнекмәләре”, “Нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы” темаларына әңгәмәләр.
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, уен моментлары, мактау, иллюстрацияләр карау, ситуатив күнегүләр.
Сүзлек эше: сәламәтлек, авыру, витамин, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, гимнастика, гигиена, чисталык, файдалы, зарарлы
Барышы:
Тәрбияче.Бүген безгә кунакка Алсу курчак килгән.
– Исәнме, Алсу!
Алсу курчак. Исәнмесез, балалар!
Тәрбияче.
– Ой, исәнме шапшак кыз.
Кайда шулай булдың?
Кулларың кап-кара.
Беләкләреңне кара!
Алсу курчак. Урамда уйнадым.
Тәрбияче. – Балалар, әйтегез әле, мондый пычрак килеш йөрергә ярыймы?
Балалар. – Ярамый.
Тәрбияче. – Нигә ярамый?
Балалар. – Пычрак – ул микроб. Аннан чирләргә мөмкин.
Тәрбияче. – Әйе, һәрвакыт чиста булырга кирәк. Балалар, Алсуга нишләргә соң хәзер?
Балалар. – Юынырга кирәк.
Тәрбияче. – Балалар, әйдәгез, Алсуга юынырга булышыйк. Юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк була? Су, сабын, сөртенү өчен сөлге кирәк.
Курчакны юындырам:
Мә, сиңа су,
Бит, кулыңны юу.
Чиста су,чиста су,
Юу, юу, юу.
Алсу курчак. Рәхмәт, балалар. Мин хәзер нинди чиста!
Тәрбияче. Чиста булып йөрсәк без сәламәт булырбыз. Сез сәламәтлекнең нәрсә икәнен беләсезме?
Сәламәтлек кеше һәрвакыт шат һәм бөтен нәрсәне булдыра. Сәламәтлек барыбызга да – кечкенәләргә, зурларга, хәтта хайваннарга да кирәк. Балалар, әйдәгез, Алсу курчакка сәламәт булу өчен кагыйдәләрне әйтик әле. Авырмас өчен нишләргә кирәк?
Балаларның җаваплары.
– Урамнан кергәч, ашар алдыннан, туалеттан чыккач кулларны сабынлап юарга кирәк;
- Йөткергәндә я төчкергәндә авыз һәм борынны кулъяулык белән ябырга кирәк;
- Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юып ашарга кирәк;
- Чиста савыт-сабадан ашарга кирәк;
- Иртән һәм кич тешләрне чистартырга кирәк.
Алсу курчак. Сәламәт булу өчен кагыйдәләрне хәзер мин дә белдем. Әле мин юлда бик кызыклы китап таптым. Анда сәләмәтлек турында төрле киңәшләр язылган. (Тәрбиячегә бирә)
Тәрбияче. Бик зур рәхмәт сиңа, Алсу курчак, без аны балалр белән бик яратып укырбыз.
Алсу курчак. Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ләкин миңа хәзер кайтырга кирәк, сау булыгыз!
